Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а |
| Телефон: | +7(843)-644-01-05 |
| E-Mail: | Sydg.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Ядыгерь" |
| Руководитель: | Нуриев Рамис Расимович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 151 обучающихся |
| У нас учат: | 27 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Технология фәне укытучыларының район семинары 26.04.2022

26 апрель көнне мәктәбебездә район күләмендә технология фәне укытучыларының семинар-практикумы үткәрелде. Семинар барышында укытучылар ачык дәресләр карадылар, мастер-класста катнаштылар һәм түгәрәк өстәл артында киңәшмә үткәрделәр. Шулай ук, мәктәбебез кунаклары өчен туган якны өйрәнү музеена экускурсия оештырылды, ял концерты үткәрелде.
26 апреля 2022 года на базе нашей школы прошел семинар-практикум для учителей технологии на тему «Подходы к модернизации и технологии обучения предметной области «Технология» в условиях внедрения обновленных ФГОС». В рамках семинара были представлены открытый урок в соответствии с ФГОС, мастер-класс, а также рассмотрены актуальные вопросы организации внедрения обновленных ФГОС.
-
Габдулла Тукай иҗаты - рәсемнәрдә 26.04.2022

Габдулла Тукай иҗатына багышлап, мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары рәсемнәр ясадылар. Ученики начальных классов школы приняли участие в конкурсе рисунков, посвященном творчеству Габдуллы Тукая.
-
Тукай - безнең күңелләрдә! 26.04.2022

Яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел. Мәктәбебездә бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган кичә үткәрелде, китап күргәзмәсе оештырылды. 136 лет со дня рождения нашего любимого поэта Габдуллы Тукая. Учащиеся нашей школы приняли активное участие в мероприятии, посвященном этой знаменательной дате. Также, была организована книжная выставка, посвященная жизни и творчеству великого поэта.
-
"ЭкоВесна-2022" 25.04.2022

"ЭкоВесна - 2022" акциясе кысаларында мәктәбебездә өмәләр үткәрелде, мәктәп яны территориясе һәм ял паркы чистартылды.
-
БалаSkills Мини-чемпионаты җиңүчеләрен котлыйбыз! 25.04.2022

2022 нче елның 21 нче апрель көне Кукмара районында белем алучы укучылар һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар хәтерендә искиткеч зур вакыйга булып истә калыр, мөгаен. Манзарас авылында урнашкан урта мәктәптә һәм “Батыр” спорт комплексында бу көнне БалаSkills, JuniorSkills, WorldSkills стандартлары буенча 6 яше тулган балалар, урта һәм югары сыйныф укучылары Мини-Чемпионатта төрле юнәлешләрдә көч сынашты. Әлеге бәйгедә безнең мәктәп укучылары да катнашты һәм зур уңышларга иреште. "Агач эшкәртү" компетенциясендә Мусин Камил - 2 нче урын (җитәкчесе - Хайруллин Р.А.), "Кулинария" өлкәсендә Хасанов Илгизәр һәм Галиева Галия - 2 нче урыннар (җитәкчеләре - Нуриева М.М. һәм Гильмуллина Р.Н.), Башаров Ислам, Миннибаева Камилә, Самиева Иделиядән торган команда "Мультимедияле журналистика" компетенциясендә катнашып, шулай ук 2 нче урын яуладылар (җитәкчеләре - Шафигуллина Л.Р.). Барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин!
-
Яз һәм сәнгать фестивале 22.04.2022

Әй, бу яз! Йөрәкләрне җилкендереп, күңелләрне серле моңга күмүче илаһи мизгел. Кайдадыр ашкыну, җанлану тойгысы табигать дөньясына гына кагылып калмый, кешеләр тормышына да үтеп керә. Менә, безнең мәктәбебездә дә 19-22 нче апрель көннәрендә "Яз һәм сәнгать фестивале" дип исемләнгән матур бәйрәм чаралары үтте. Соклангыч яз һәм яшьлек бәйрәме “Сәнгать фестивале” мәктәбебездә беренче тапкыр гына үткәрелми. Бәйрәм барышында без укучылар башкаруындагы җыр-биюләрне, сәхнә әсәрләрен карадык, мәктәбебезнең иҗади яктан сәләтле, талантлы укучыларын ачыкладык.
-
Җир көне. День Земли 22.04.2022

Барлык илләрдә дә 22 апрельдә Җир көнен билгеләп үтәләр. Бу чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме. Бу көнне Җир йөзендә булган экологик һәлакәтләр турында искә төшереп, шушы экологик проблемаларны чишүдә нинди өлеш кертә алуыбыз турында уйланырга тиешбез. Ә Россиядә Җир көне 1992 елдан билгеләп үтелә. Җир көне — яз көне үткәрелә торган бәйрәм. Бу көнне һәр кеше табигатькә игътибарлырак булырга тиеш. Әлеге дата уңаеннан мәктәбебезнең "Эко Лайф" эко-отряды, җитәкчеләре Шафигуллина Л.Р. һәм Хазиева З.Ф. белән берлектә, түгәрәк өстәл оештырдылар. Әңгәмә барышында алар җир шарында булган экологик проблемалар, аларны чишү юллары, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр, бөҗәкләр, кошлар, хайваннар турында сөйләштеләр. День Земли отмечается во всех странах 22 апреля. Это праздник чистой воды, земли и воздуха. В этот день мы должны вспомнить об экологических катастрофах, произошедших на Земле, и подумать о том, какой вклад мы можем внести в решение этих экологических проблем. А в России День Земли отмечается с 1992 года. День Земли-праздник, проводимый весной. В этот день каждый человек должен быть внимательнее к природе. В честь этой даты эко-отряд нашей школы "Эко Лайф" совместно с руководителями Шафигуллиной Л. Р. и Хазиевой З.Ф. организовали круглый стол. В ходе беседы они рассказали об экологических проблемах, существующих на земле, о путях их решения, о растениях, насекомых, птицах, животных, занесенных в Красную книгу.
-
"Кызыл китап" акциясе 22.04.2022

22 апрель - Җир көне уңаеннан мәктәбебез укучылары арасында "Кызыл китап" дип исемләнгән акция үткәрелде. Укучылар Кызыл китапка кертелгән җәнлекләрне барладылар, үзләре ясаган китапларны, рәсемнәрне тәкъдим иттеләр.
22 апреля во всём мире отмечается День Земли. В честь этой даты в нашей школе прошла акция под названием "Красная книга". Участники акции представили рисунки и книжки, сделанные своими руками и подготовили рисунки животных, занесенных в Красную книгу.
-
ЭкоВесна - 2022 21.04.2022

"ЭкоВесна-2022" кысаларында мәктәбебезнең 5-8 сыйныфларының әйдаманнары 1-4 нче сыйныф укучылары өчен экологик викториналар оештырдылар. Чаралар барышында укучыларга табигать белән бәйле булган табышмакларга һәм кызыклы сорауларга җавап бирергә, төрле биремнәрдә катнашырга тәкъдим ителде.
-
Театр - яктылыкка, нурга илтә! 21.04.2022

19-22 нче апрель көннәрендә мәктәбебездә үткән "Яз һәм сәнгать фестивале" кысаларында 1-10 нчы сыйныф укучылары әкиятләр һәм спектакльләрдән өзекләрне сәхнәләштерделәр.












