Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а |
| Телефон: | +7(843)-644-01-05 |
| E-Mail: | Sydg.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Ядыгерь" |
| Руководитель: | Нуриев Рамис Расимович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 151 обучающихся |
| У нас учат: | 27 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Интеллектуаль чемпионат 25.02.2022

Мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучылары арасында бүген ТНВ каналында оештырылып килүче «Тамчы-шоу» дип исемләнгән интеллектуаль уенда катнашучыларны сайлап алу максатыннан «Интеллектуаль чемпионат» үткәрелде. Чара барышында укучыларга төрле өлкәгә кагылышлы булган сорауларга җавап бирергә туры килде. Нәтиҗәдә укучылар арасыннан иң күп балл туплаган өч катнашучы билгеләнде. Алар март аенда уздырылачак тапшыруда мәктәбебез данын яклаячаклар. Зур уңышлар, яхшы әзерлек телибез аларга!
-
Химия атналыгы 24.02.2022

24 февраль көнне мәктәбебездә химия-биология атналыгы кысаларында 8 нче сыйныфларда химия фәненнән "Яшь химик" дип аталган интеллектуаль бәйге үткәрелде. Бәйгедә укучылар химия фәненнән алган белемнәрен күрсәттеләр, көч сынаштылар.
-
Химия атналыгы 24.02.2022

9 нчы сыйныфларда "Бөек Җиңүдә химия фәне һәм галим химикларның роле" дигән темага информацион дәрес үткәрелде. Укучылар Бөек Ватан сугышы елларында галим химикларның эшчәнлеге, химик элементларның хәрби профессияләре белән таныштылар.
-
Биология атналыгы 24.02.2022

Мәктәбебездә химия-биология атналыгы дәвам итә. Атналык кысаларында бүген төрле чаралар оештырылды. Шуларның берсе - 5 нче сыйныфта "Гөмбәләр патшалыгына сәяхәт" темасына үткәрелгән интеллектуаль уен.
-
Биология атналыгы 22.02.2022

В рамках недели биологии в школе для учащихся 6 класса была проведена интеллектуальная игра "Звёздный час" на тему "Птицы".
-
Күңелле стартлар 21.02.2022

Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында һәм якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәбебезнең башлангыч сыйныфларында укучы малайлар арасында күңелле стартлар оештырылды.
-
ГТО 21.02.2022

Мәктәбебез укучыларына бүген ГТО значоклары тапшырылды. Афәрин, укучылар!
-
"Мин солдат булгач" рәсем күргәзмәсе 19.02.2022

Мәктәбебезнең 2-7 нче сыйныфларында белем алучы укучыларыбыз 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган рәсем күргәзмәсендә катнаштылар.
-
Реализация проекта "Киноуроки в школах России" 19.02.2022

В рамках Всероссийского проекта "Киноуроки в школах России" сегодня были проведены киноуроки для учащихся начальных и 7, 9 классов. А также были проведены разъяснительные работы с родителями о важности Проекта для подрастающего поколения.
Подробная информация о проекте размещена на сайте "Киноуроки в школах России" по ссылке: https://kinouroki.org/ -
Укытучылар өчен квест 18.02.2022

Мәктәбебездә үтүче психология атналыгы кысаларында бүген тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Яббарова Айгөл Илгизәр кызы укытучылар коллективы белән күңелле чара үткәрде. «Сәяхәт» дип аталган квест вакытында ике командага да 4 тукталышта төрле кызыклы биремнәр үтәргә, зиһен җитезлеген һәм хәтер байлыгын сынап карарга туры килде. Шулай ук, укытучылар белән хәрәкәтле психологик күнекмәләр дә үткәрелде. Командалар ярышын компетентлы жюри күзәтеп барды һәм бәяләде. Нәтиҗәдә ике команда да тигез баллар туплады. Афәрин! Квест бик мавыктыргыч һәм җанлы үтте.












