МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/
Визитная карточка
| Адрес: | 423294, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Урмышла, ул. Центральная, д.6 |
| Телефон: | +7(855)-953-12-02 |
| E-Mail: | Urmschla@list.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Урмышлинская ООШ" |
| Руководитель: | Хабибуллина Рузалия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 27 |
| У нас учат: | 9 |
МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/ - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 ( 228 ) 229 230 >>
-
Башлангычлар өчен "Аҗаган-2014" уеннары 28.02.2014

1-4нче сыйныф укучылары өчен бүген "Аҗаган -2014" уеннары үткәрелде. Командалар арасында флаг эзләү, яралыны госпитальгә илтү, кошлар өчен җимлекләргә азык салу кебек кызыклы ярышлар оештырылды. Нәтиҗәдә "Кояш" командасы-13 балл, "Солдатушки" командасы -13 балл җыйды.
ДУСЛЫК ҖИҢДЕ!
-
Викторина 27.02.2014

Технология, музыка, рәсем атналыгы кысаларында, бүген технология фәне буенча Хисамова Э.Н. викторина үткәрде. Укучылар кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр, табышмаклар чиштеләр, командалап һәм аерым-аерым да ярыштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Өлкән сыйныфлар арасында
1 урын-Хисамов Илназ (9 кл)
Башлангычлардан
1 урын - Сунгатуллин Сәйдәш (3кл).
Командалар арасында егетләр- 16 балл, кызлар- 13 балл җыйды. Молодцы!
-
Волейбол ярышы 26.02.2014

6-9 сыйныфлар арасында мәктәп беренчелегенә Волейбол ярышы үткәрелде.
-
Могҗизалар кыры 25.02.2014

Татар теле һәм әдәбияты атналыгын йомгаклап, 6-9нчы сыйныфлар арасында, татар теле укытучысы Хабибуллина Р.Н. "Могҗизалар кыры" уены үткәрде.Уен барышында укучылар кызыклы сорауларга җавап эзләделәр, очколар җыйдылар, призлар алдылар. Уенның җиңүчесе 9нчы сыйныф укучысы Зәкиева Ләйлә булды. Котлыйбыз!
-
Җыр һәм строй смотры 24.02.2014

Мәктәптә 2-9нчы сыйныфлар арасында "Җыр һәм строй" смотры үтте.
Нәтиҗәләр:
1 урын - 7 сыйныф
2 урын - 8 сыйныф
3 урын - 9 сыйныф.
Иң шәп командир дип 3нче сыйныфтан- Хисамова Э., 6нчы сыйныфтан - Мостафина А., 7нче сыйныфтан - Хисамов З., 8нче сыйныфтан - Залалтдинов Р. билгеләнде. Молодцы!!!
-
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне 22.02.2014

Бүген, кадерле егетләребезне, Ватанны саклаучылар көне белән мәктәбебез кызлары тантаналы рәвештә тәбрик итте. Исәнлек, укуларында, тормышларында зур уңышлар, озын гомер теләделәр алар. Шулай ук укучылар традицион "Туган якка солдат сәламе" кичәсендә дә катнаштылар. Солдат хатлары укыдылар, биеделәр, җырладылар.
-
Мәдәният елын ачу. 21.02.2014

5-7нче сыйныфлар катнашында "2014-Мәдәният елы"н ачу тантанасы үтте.
-
"21нче февраль-Халыкара туган тел" көне 21.02.2014

"21нче февраль-Халыкара туган тел" көненә багышланган мәктәпкүләм чара үткәрелде. (оештыручы татар теле укытучысы С.И. Мифтахова) 5-7нче сыйныф укучылары туган телгә, туган җиргә багышланган иҗат эшләре белән таныштырдылар.
-
4нче сыйныфлар өчен олимпиадалар
20.02.2014
Мәгариф идарәсенең 119нчы номерлы приказы нигезендә 4нче сыйныф укучылары рус теле, әйләнә- тирә дөнья, татар теле фәннәре буенча олимпиаданың муниципаль турында катнаштылар. Корнилова Илинә- рус теле, әйләнә- тирә, Хабибуллин Искәндәр татар теле.
-
"Мин кулыма китап алам" 19.02.2014

19нчы февраль көнне мәктәптә "Мин кулыма китап алам" дигән исемдәге фәнни-практик конференция узды. 7нче сыйныф укучылары әзерләгән бу конференция (җитәкчесе татар теле укытучысы Мифтахова С.И.) фронтовик язучыларның иҗатына һәм аларның батырлыгына багышланган иде.













