МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/
Визитная карточка
| Адрес: | 423294, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Урмышла, ул. Центральная, д.6 |
| Телефон: | +7(855)-953-12-02 |
| E-Mail: | Urmschla@list.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Урмышлинская ООШ" |
| Руководитель: | Хабибуллина Рузалия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 27 |
| У нас учат: | 9 |
МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/ - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 ( 229 ) 230 >>
-
Кул көрәше ярышлары.
18.02.2014
Мәктәптә "Спорт һәм сәламәтлек" айлыгы кысаларында кул көрәше ярышлары үтте.Иң көчле укучылар дип 1 сыйныфтан- Хабибуллин Сәйдәш, 2 сыйныфтан- Даутов Реналь, 3 сыйныфтан-Гатауллин Данис, 4 сыйныфтан--Хабибуллин Искәндәр, 5сыйныфтан-Хисамова Нәргизә, 6 сыйныфтан -Мустафина Адилә, 7 сыйныфтан- Хисамов Зөлфәт, 8 сыйныфтан- Газизов Айдан, 9 сыйныфтан -Хисамов Илназ табылды. Булдырдыгыз укучылар! Әфарин!
-
Герой-шагыйрь- Муса Җәлилгә 108 яшь 17.02.2014

-
Әлифба бәйрәме 15.02.2014

Беренчеләребез тагын да бер баскычка үстеләр, алар өчен "Әлифба" бәйрәме үтте. Үзләренең нинди уңышларга ирешкәннәрен, өйрәнгән һөнәрләрен мәктәп коллективына һәм ата-аналарга җиткерделәр. Мәктәп директоры Р.Н. Хәбибуллина исә алардан киләчәктә тагын да зур уңышлар көтеп калуларын белдерде, сыйныф җитәкчесе Хасаншина Р.Г.га уңышлар теләде.
-
"Әфганстан -йөрәк ярасы" очрашу 14.02.2014

Бүгенге очрашуга,Әфганстанда хезмәт иткән авылдашыбыз, Кәримов Нәфис абый килгән иде.Укучыларга ул үзе күргәннәрне сөйләде. Сорауларга җавап бирде. Укучылар исә аңа музыкаль чыгышларын тәкъдим иттеләр. Бу очрашу бик истәлекле булыр дип ышанабыз.
-
Шашка ярышы нәтиҗәләре
13.02.2014
Мәктәп буенча
1 урын - Фасхутдинов Ильфат (9кл)
2 урын- Гараева Гөлур (6кл)
3 урын - Шайхулова Гөлназ (8кл)
Афарин!!!
-
Пионербол ярышы 12.02.2014

"Спорт һәм сәламәтлек" айлыгы дәвам итә. 1-4нче сыйныфлар арасында пионербол ярышы үтте.
I урын- 4класс
II урын- 3 класс
III урын- 2 класс.
Молодцы!!!
-
Әфганстан күңел ярам 11.02.2014

Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга-25 ел уңаеннан планлаштырылган чаралар дәвам итә.Бүген укучылар бу темага документаль фильм карадылар.
-
"Спорт һәм сәламәтлек" айлыгын ачу 10.02.2014

Бүген мәктәптә "Спорт һәм сәламәтлек" айлыгын ачу тантанасы булды. Физкультура укытучысы Абдуллина И.М. 1-7 сыйныфлар катнашында: сәламәтлек саклау кагыйдәләре турында сөйләделәр, гимнастик күнегүләр күрсәттеләр, спортка багышланган шигырьләр, җырлар белән чыгыш ясадылар.
-
Өстәмә каникуллар 07.02.2014 17 февральдән 23 февральгә кадәр беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә каникуллар билгеләнде. Алар өчен каникулда төрле кызыклы чаралар оештырылачак.

-
Шашка ярышлары 07.02.2014

Мәктәптә Спорт айлыгы кысаларында "Шашка-шахмат" турниры бара













