Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнесуньский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422167, Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Верхняя Сунь, ул. К. Маркса, д. 5 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | https://edu.tatar.ru/mamadysh/v-sun/dou,razina.1966@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнесуньский ДС" |
| Руководитель: | Муллахметова Разина Расуловна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 2 воспитанника (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнесуньский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57
-
"Баланны күзәтү" 20.10.2012

"Яшелчә, җиләк - җимеш" проекты буенча, Н.Мадьяровның "Балан" шигырен уку алдыннан, без баланны күзәттек. Эшчәнлек алдыннан мин түбәндәге бурычларны максат итеп куям: балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, витаминлы ризыклар белән кызыксыну теләге уяту. Балаларның фикерләү сәләтен, диалогик сөйләмен үстерү. Матур әдәбият аша урман җиләк -җимешләре турындагы белемнәрен баету, тулыландыру.
-
"Авыл!" -диеп типсен йөрәкләр. 17.10.2012

Муниципаль район башлыгы Анатолий Петрович Иванов балалар белән гади дә, аңлаешлы да итеп әңгәмә корды. Балаларның җавапларыннан ул бик канәгатъ калды.
-
"Район кунаклары безнең бакчада" 17.10.2012

Балаларның җаваплары кунакларның күңеленә бик хуш килде. Мәктәпкә киләсе елга укырга керүче 6 бала да укып күрсәтте. Хадиуллин Искәндәрнең оста итеп җавап бирүенә сокланып, үскәч "Глава" булырлыгың бар диеп, Анатолий Петрович Иванов барыбызны да сөендерде, һәм уңышлар теләде.
-
"Саф һавада уеннар!" 05.10.2012

-
"Саф һавада физкультура эшчәнлеге" 28.09.2012

Физкультура эшчәнлеген балалар урамда бигрәк яраталар. Бүгенге эшчәнлекнең төп максаты ераклыкка сикерү.
-
"Урманга экскурсия" 22.09.2012

Балаларда игътибарлылык, әйләнә- тирә табигатькә, урманга карата сакчыллык, миһербанлылык сыйфатлары, экологик культура тәрбияләү максатыннан елның төрле фасылында урманга экскурсиягә барабыз.
-
"Чәчәк орлыклары җыябыз" 14.09.2012

Җитешкән ( өлгергән) чәчәк орлыкларын балалар бик теләп җыялар.
-
"Сабантуй-2012" 31.05.2012

Бакчабызда Сабантуй!
Шатлыклар күңелебездә.
Ал кояш күгебездә.
Килегез, дуслар бәйрәмгә,
Сабантуй бүген бездә!
-
"Хатип абый мәчет - музее"на экскурсия. 26.05.2012

Мәчет - музейдагы экспонатларның күплегенә, төрлелегенә исең китәрлек. Менә кайда ул авылыбызның тарихы!.
-
"Сарыкчылык комплексына экскурсия" 12.05.2012

Балалар белән, эшмәкәр Мотыйгуллин Р.М. ның сарыкчылык комплексына, экскурсиягә бардык. Комплекс эчендә яшь бәрәннәрне , ә утарда сарыкларны күзәттек. безнең балалар һәр экскурсиядән бик сөенеп кайталар.






