Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мензелинский район, г.Мензелинск, ул.Челнинский тракт, д.1А |
| Телефон: | +7(855)-553-51-01 |
| E-Mail: | sch1104_tg@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия" г. Мензелинска РТ |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Самигулловна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 318 |
| У нас учат: | 33 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Конкурс на создание лучшей слайдовой интернет презентации «Мир без наркотиков, мир счастливы людей». 15.03.2019

С 28 февраля по 5 марта 2019 года среди школ и школьных отрядов профилактики правонарушений несовершеннолетних г. Мензелинск прошел конкурс на создание лучшей слайдовой интернет презентации «Мир без наркотиков, мир счастливы людей». Все участники отразили проблему наркомании, её причины действия и последствия, а также предложили свои меры борьбы с ней. Самыми лучшими стали:
Школьный отряд по профилактике правонарушений «Знатоки» СОШ №1 (Галиуллина Аида и Фатхуллина Алина), «Кристалл» МБОУ «Гимназия» ( Шарифуллина Рузиля, Минаев Айзат), Мухаметшина Алия, Хуснутдинова Регина, Рылова Ангелина. Все участники были награждены грамотами и памятными подарками. Мы благодарим вас за активное участие в конкурсе и желаем вам творческих успехов!
-
"Ел сыйныф җитәкчесе" бәйгесе 15.03.2019

14 март көнне Актанышта "Ел сыйныф җитәкчесе" бәйгесенең зона туры булып узды. Гимназиядән Нуриева Г.Ф., зона турына үтеп, әлеге бәйгедә катнашу хокукы алды. Нәтиҗәләр буенча, Гүзәл Нуриевна 2 нче дәрәҗәдәге Дипломга лаек булып, үзенең заман белән бергә атлавын дәлилләде. Афәрин! Гүзәлгә республика турында да уңышлар теләп калабыз.
-
"Без бергә!" 15.03.2019

Бүген гимназия укучылары, республикакүләм "Без бергә!" бәйгесенең район турында катнашып, үзләренең чын талант ияләре булуларын кабаттан исбатладылар. Иң күзгә бәрелеп торган чыгышлар - безнең укучыларныкы, диделәр, балаларны әзерләүче укытучылар.
-
"Без бергә!" 15.03.2019

"Без бергә!" бәйгесендә гаилә чыгышлары үзләренең күңелгә үтеп кереп, иң яхшы хисләр тудыра алулары белән аерылып торалар иде. Гимназиянең иң сәләтле, иң күркәм гаиләсе - Минемуллиннар гаиләсе дә шундыйлардан, аларның чыгышы тамашачыларның күңелен ачты, үрнәк чыгыш булды. Афәрин!
-
Татарстанның 100 еллык юбиее уңаеннан күргәзмә 15.03.2019

Татарстанның 100 еллык юбиее уңаеннан гимназиядә бик күп чаралар оештырылды. Китапханәчебеә Ризванова Ә.Ш. оештырган күргәзмә шундыйлардан. Күргәзмәдә республика тарихы, аның күркәм кешеләре, җитәкчеләре турында да мәгълүматлар табарга була.
-
"Уйнагыз, гармуннар!" 07.03.2019

Татар милли традицияләренең иң күркәме - татар кешесенең җыр-моңга гашыйк булуы, гармун уйнап, элек-электән күңел юата белүе, бәйрәмнәрне матур итеп үткәрә алуы. 4 нче сыйныф укучылары, 8 нче Март бәйрәмнәрендә "Уйнагыз, гармуннар!" кичәсе оештырып, укучыларыбызның игътибарын гармун уен коралына юнәлтте, аның матурлыгына тагын бер сокланырга мәҗбүр итте. Кичәдә Минзәлә шәһәренең иң төп гармун остазы Альберт Зиннур улы катнашты. Гимназиянең инглиз теле укытучысы Марат Фәез улы, һәрвакыттагыча, кичәнең үзәгендә булды. Гармунда уйнарга өйрәнеп килүче укучыларыбыз да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Кичә бик күңелле, хисле булды. Афәрин! Сыйныф җитәкчесе Раушания Шамил кызына бик рәхмәтлебез.
-
8 нче Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән! 07.03.2019

8 нче Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән! Язгы бу бәйрәм беркемне дә битараф калдырмый. Балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен өләшә, малайларыбыз кызларны-гүзәл затларны сөендерә, мәктәп администрациясе үз хезмәткәрләрен котлый. Мәктәбебез бүген шат авазлардан гөрләп тора. Һәммәгезне дә бәйрәм белән!
-
"Озын толым" бәйгесе 07.03.2019

Гимназия кызлары - бик сөйкемле, зыялы, озын чәчле кызлар. 8 Март бәйрәмнәренә багышлап, 5-11 нче сыйныф кызлары арасында "Озын толым" бәйгесе үткәрелде. Иң актив җанатарлар, билгеле, малайлар булды.
-
Ветераннарыбызны котладык 07.03.2019

Лаеклы ялга чыккан педагогик хезмәткәрләребез мәктәпне бик хөрмәт итәләр, бәйрәмнәрдә килеп, коллектив һәм укучыларыбыз белән күрешеп яшиләр. 8 нче Март бәйрәмнәренә багышланган чараларда да алар табын түрендә булдылар, һәрвакыттагыча, гимназиягә бәйрәм кәефе алып килделәр, төрле чараларда катнаштылар.
-
“Без бергә” Республикакүләм фестиваль – конкурсының мәктәп туры 04.03.2019

Бүген гимназиядә балалар иҗатының “Без бергә” дип исемләнгән Республикакүләм фестиваль – конкурсының мәктәп туры узды.
Бәйгедә төрле сыйныфладан да катнашучылар булды. Алар үзләренең чыгышларын зур иҗади якын килеп башкардылар.
Афәрин, балалар, булдырдыгыз!










