Чаңгыда шуабыз.
02.02.2024
Чаңгы шуу белән шөгыльләнгән кешенең мускуллары нык була. Чөнки шуу процессында безнең гәүдәнең барлык өлешләре дә хәрәкәткә килә, бигрәк тә аяклар һәм куллар!!
Урамда йөреп кергәннән соң, йокының нинди тәмле икәнен кем генә белми икән! Хәтта сабый бала да, урамнан кергәч, рәхәтләнеп «изрәп» йоклый.
Чаңгы күп кенә авырулардан саклый. Алай гына да түгел, синең иммунитетың тагын да яхшырачак. Миңа калса, кыш көне бу аеруча мөһим!
Чаңгыда һәр теләгән кеше рәхәтләнеп шуа ала. Моның өчен көчле физик әзерлек кирәкми. Сиңа бары тик чаңгы, таяклар, һәм иң мөһиме, теләк кирәк булачак. Чаңгы, шулай ук, куркынычсыз спорт төренә керә, чөнки шуганда җәрәхәт алу куркынычы артык зур түгел..
<