Филиал муниципального бюджетного дошкольного образовательного учреждения Аюский детский сад "Милэшкэй"-Ямаковский детский сад "Салават купере" Мензелинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Аю "Милэшкэй" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе филиалы Җәмәк "Салават күпере"балалар бакчасы.
Визитная карточка
| Адрес: | 423715,Республика Татарстан,Мензелинский муниципальный район,дер.Ямаково,ул.Ф.Галиева,д.14А |
| Телефон: | 8(927) -472-46-18; 8(85555)2-60-14 |
| E-Mail: | 2869000003@tatar.mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Хасаншина Нурия Гилмбаяновна |
| У нас учатся: | 3 |
| У нас учат: | 2 |
Филиал муниципального бюджетного дошкольного образовательного учреждения Аюский детский сад "Милэшкэй"-Ямаковский детский сад "Салават купере" Мензелинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Аю "Милэшкэй" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе филиалы Җәмәк "Салават күпере"балалар бакчасы. - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Безнең уңышлар/Наши успехи. 05.12.2023

Безнең бакча тәрбиячеләре “Минем куркынычсыз балачак” балалар юл хәрәкәтен профилактикалау буенча республика конкурсында җиңү яуладылар.Алар дидактик уен номинациясендә катнаштылар. Алга таба да уңышлар телибез.
Поздравляем наших воспитателей с победой в республиканском конкурсе по профилактике детского дорожно-транспортного травматизма “Мое безопасное детство”, в номинации дидактическая игра.Желаем дальнейших успехов.
-
Йөрәк җылым сиңа,әнием! 23.11.2023

-Әни. . . Әнкәй. . . Әнием! Никадәр наз, җылылык, йомшаклык. Шушы сүзләргә яшәешнең әллә никадәр матур хис-тойгылары сыйган! Тик әниләр янында гына без үзебезне ышанычлы тоябыз, аларның кайнар кочагының җылысын сизәбез. Бүгенге бәйрәмебездә балалар әниләренә җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бергәләшеп уеннар уйнадылар,соңыннан нәни куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр.
-
Безнең уңышлар. 22.11.2023

-
20.11.2023

Использование лэпбука как средство познавательного и речевого развития дошкольников.Лэпбуки помогают быстро и эффективно закрепить изученное в занимательно-игровой форме.
Балаларда танып белү һәм сөйләм үсеше чарасын ныгыту буенча лэпбук ярдәм итә.Балалар өйрәнгәнне кызыклы уен формасында тиз һәм нәтиҗәле итеп истә калдыра.
-
4 ноябрь-Бердәмлек көне. 03.11.2023

4 ноябрь – Бердәмлек көне. “Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек – электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән.Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
Җәмәк “Салават күпере” балалар бакчасында да Бердәмлек көне турында сөйләштек.
Безнең республикабызда төрле милләт халыклары яши: татарлар, руслар, чувашлар, марилар, башкортлар һ.б. Барлык милләт кешеләре дә үзара дус яшиләр:бер-берләренә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр. Без бакчабызда, туган телебез белән беррәттән, рус телен дә өйрәнәбез.Рус телендә җырлар җырлыйбыз, шигырьләр сөйлибез.
-
01.11.2023

Җәмәк “Салават купере” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр-Ахметшина Лиана,Булгакова Валерия Минзәлә муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында “Җәлил укулары” дигән әдәби конкурста катнаштылар һәм призлы урыннар алдылар.Котлыйбыз,тагы да зур уңышлар телибез.
-
ЮИД отряды бездә кунакта. 26.10.2023

Көзге каникул алдыннан Кадрәк гомум белем бирү мәктәбенең «Светофор» ЮИД отряды Җәмәк “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр алдында « ПДД да каникуллар булмый»программасы белән чыгыш ясады.
Каникуллар-машина йөртүчеләр һәм җәяүле балалар аеруча сак булырга тиеш вакыт. Каникул вакытында балалар күпчелек вакытларын урамда үткәрәләр. Кечкенә җәяүлеләр күңелсез хәлгә эләкмәсен өчен, ЮИД отряды аларга куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен , киемдә яктылыкны чагылдыручы элементлар куллануны, юлның үтү кагыйдәләрен искә төшерделәр,Игътибарлы, сак булырга чакырдылар.
Балалар игътибар белән тыңлап утырдылар, “Сорау-җавап” уенында теләп катнаштылар.
-
Бакчада "Көзге бал" 25.10.2023

Һәрбер чорның үз матурлыгы бар.Кыш үзенең ачы бураннары,яз-тезелешеп кайткан казлары белән матур.Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи.Ә көз?Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый.Безнең балалар бакчасында "Көзге бал" бәйрәме булды.Балалар Көз турында шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар,табышмакка җавап таптылар,уеннар уйнадылар.Ә соңыннан әниләренә "Башак" әкиятен күрсәттеләр.
-
Шагыйрә Вәсимә Хайруллинага 80 яшь. 19.10.2023

Якташыбыз , шагыйрә,Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хайруллина Вәсимә Лотфулла кызына тиздән 80 яшь тула. Күңелендә яшьтән үк шигырь уты йөрткән Вәсимә ханым гомеренең кырыклап елын укытучылык хезмәтенә багышлаган, үз туган төбәгендә укытып балалар тәрбияләгән. Ул—туган ягына береккән , яшәгән, эшләгән кеше.. Шагыйрә буларак 1992 елда аның беренче китабы—”Тәгәрмәчле яңгыр”—Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. Аннан Казан һәм Чаллы басмаханәләрендә бер-бер артлы балалар өчен язылган китаплары дөнья күрә: “Чәчәкле төш”, “Көмеш балдак”, “Тормыш бакчасы”, “Чәчәк саен бер кояш”, “Син бик кирәкле кеше”, “Табышмаклы букча”.»Тылсымлы таяк”һ.б.
Вәсимә Хайрулина,өлкәннәр акылы белән,сабыйлар дөньясында яратып, аларның балалыгыннан тәм табып яши блүче шагыйрә.Ул балаларга аңлаешлы,гади итеп яза.
Җәмәк балалар бакчасы тәрбиячесе Хасанова Г.,Кадрәк авылы китапханәчесе Гарнышева А. балаларны Вәсимә апаның шигырьләре белән таныштырдылар.Аның теле табышмакларга бик бай. “Табышмаклы букча” китабыннан табышмакларга җаваплар таптылар.
Ул үзенең шигырьләре белән балаларны һәр яклап тәрбияли.Өлкәннәрне хөрмәт итәргә,үпкәләмәскә,гафу итә белергә,табигатьне сакларга,яхшыны яманнан аерырга өйрәтә.
-
Табигатьнең җанлы ияләре. 17.10.2023

Дөньяда могҗизалар күп,аларның берсе-хайваннар патшалыгы.Хайваннар дөньясы бик күп төрле. Октябрь башында Бөтендөнья хайваннарны яклау көне билгеләп үтелде.Бу мәктәпкәчә яшьтәге балаларда хайваннарга карата сакчыл мөнәсәбәт,җаваплылык,мәрхәмәтлелек,әхлак һәм экологик культура формалаштыра.
Бездә кунакта китапханә мөдире Гарнышева А.апалары булды.Ул балаларны хайваннар дөньясы белән таныштырды.Балалар белемнәрен тагы да арттырдылар,табышмакка җаваплар таптылар,уеннар уйнадылар.





