Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
| Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
| E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
| Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 893 ученика, 150 воспитанников |
| У нас учат: | 66 учителей, 14 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Котлыйбыз! 14.11.2015

Гимназиянең 2В сыйныфы укучысы А.Нигъмәтуллина VII Халыкара "Талантлар бердәмлеге" эстрада җыр фестиваль-конкурсында катнашып, мәртәбәле 2 нче урынны яулады. Амелияне җиңүе белән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез!
-
Укуның II чиреге башланып китте 09.11.2015

Бүгеннән укуның II чиреге башланып китте. Укуыгызда, эшегездә уңышлар телибез!
-
Көзге каникул башланды 02.11.2015

2 нче ноябрьдән көзге каникул башланды һәм ул 8 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Каникуллар файдалы узсын!
-
Көзге мәрхәмәтлелек айлыгы 30.10.2015

Гимназиядә "Көзге мәрхәмәтлелек айлыгы" кысаларында 61 нче коррекцион мәктәпкә уку кирәк-яраклары җыелды. Акциядә катнашкан сыйныфларга, әти-әниләргә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Фестивальнең Гала-концерты узды 29.10.2015

Бүген гимназиянең актлар залында традицион "Татар халык җырлары фестивале" нең Гала-концерты булып узды. Һәр сыйныф та бу матур чарага бик тырышып әзерләнгән иде. Мәртәбәле жюри җиңүче сыйныфларны түбәндәгечә билгеләде:
Гран-при - 5Б сыйныфы. Сыйныф җитәкчесе - Л.К.Хәлиуллина;
1 нче урын - 2В сыйныфы. Сыйныф җитәкчесе - С.Ф.Әшрәпова;
2 нче урын - 4В сыйныфы. Сыйныф җитәкчесе - К.Р.Гарәпшина;
3 нче урын - 7Б сыйныфы. Сыйныф җитәкчесе - Т.Ф.Камалова.
Җиңүче сыйныфларны котлыйбыз! Алга таба иҗади уңышлар телибез!
-
Зәңгәр күлгә сәяхәт 27.10.2015

8А сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчеләре З.Н.Шәрипова җитәкчелегендә, җырларда җырланган Зәңгәр күлгә коенырга бардылар.
-
2 нче ноябрьдән көзге каникуллар башлана 24.10.2015

2015 елның 2 ноябреннән республика мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Каникул 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, 2015-2016 уку елына балаларга аларның гомере һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгын тәэмин итүче оешкан ял булдыруга шартлар тудыру, каникуллар вакытында укучылар өчен үткәрелә торган чараларның бердәй планын гамәлгә ашыру максатыннан, шулай ук әти-әниләрнең күпсанлы сораулары буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан каникуллар үткәрүнең бердәй вакыты тәкъдим ителгән иде. Закон буенча каникуллар үткәрү вакыты турындагы карар кабул итү хокукы аерым мәктәп администрацияләре карамагында. Шулай да, күпчелек ата-аналар фикеренчә, республиканың барлык мәктәпләрендә дә бер үк вакытта каникул булдыру балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кулай.
-
"Макулатура" акциясе 22.10.2015

Бүген гимназиядә "Макулатура" акциясе узды. Бу чарада һәр сыйныф та актив катншты. Шулай ук иң күп макулатура җыйган сыйныфлар да билгеләнде Алар: 2В, 5Б, 4А, 1Б сыйныфлары. Һәр катнашучы сыйныфка, гаиләләргә рәхмәт белдерәбез!
-
ВСЕРОССИЙСКИЙ ДЕТСКИЙ ЛИТЕРАТУРНЫЙ ФЕСТИВАЛЬ "МОЙ ПУШКИН" 15.10.2015

Юные пушкинисты гимназии приняли участие во Всероссийском детском литературном фестивале " Мой Пушкин". Ученик 8А класса Рафис Гарипов стал победителем фестиваля, ученик 8А класса Инсаф Шарафиев занял почетное третье место. Поздравляем ребят и желаем творческих успехов!
-
Татар халык җырлары фестиваленең сайлап алу туры узды 14.10.2015

13 нче октябрь көнне гимназиядә традицион Татар халык җырлары фестиваленең сайлап алу туры узды. Чарада 2-10 сыйныфы укучылары катнашты. Жюри әгъзалары чыгышларны башкару осталыгы, сыйныфтагы барлык укучыларның катшулары, артистлык сәләте, тышкы зәвык кебек критерийлардан чыгып бәяләде. Ноябрь аенда узачак Гала-концертка түбәндәге сыйныфлар узды: 2В, 3А, 3Б, 4В, 5Б, 7Б, 8А, 9Б, 9В. Шулай ук фестивальдә Финляндиядән килгән кунаклар да булды.









