Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
| Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
| E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
| Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 893 ученика, 150 воспитанников |
| У нас учат: | 66 учителей, 14 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Гимназия Финляндиядә яшәүче татарларны кабул итә 13.10.2015

10 нчы октябрьдә гимназиягә Финляндиядә яшәүче татар балалары килде. Алар Казанның истәлекле урыннарында булдылар, Болгарга экскурсиягә бардылар, гимназия укучылары белән таныштылар һәм традицион Татар халык җырлары фестивален тамаша кылдылар. Кунаклар 16 нчы октябрьгә кадәр Казанда булачаклар.
-
Игътибар! Тиздән! 07.10.2015

Кадерле балалар һәм хөрмәтле сыйныф җитәкчеләре!
13 нче октябрь көнне традицион "Татар халык җырлары фестивале" нең сайлап алу туры уздырылачак.
Чарада Финляндиядән килгән кунаклар булыр дип көтелә.
Барлык сыйныфларга да иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Өлкән яшьтәге ветеран укытучыларны котлау дәвам итә 06.10.2015

Өлкәннәр декадасы уңаеннан, өлкән яшьтәге укытучыларны, гимназия хезмәткәрләрен котлау акциясе дәвам итә.
-
Мөгаллимнәр көне белән! 05.10.2015

Мөхтәрәм мөгаллимнәребез һәм мөгаллимәләребез!
Елның һәр көне, көннең һәр сәгате, сәгатьнең һәр минуты, минутның һәр секунды - укытучыларныкы. Чөнки һәр секунд саен дөньяда яшәүче миллиардлаган халык арасыннан кем дә булса үз укытучысына иксез-чиксез рәхмәтен белдереп тора. Чөнки бу дөньяда булган барлык белемнәр, барлык корылмалар, барлык ачышлар һәм казанышлар - укытучылар хезмәте.
Сезнең һәммәгезне дә матур һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез, һәрдаим хөрмәткә лаеклы эшегездә һәм тормышыгызда уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез. "Укытучы" исеменең данын саклагыз, әлеге зур исемне олылый белгән һәм аңлаган киләчәк буын тәрбияләп үстерегез!
-
Тирә-юньне санитар чистарту декадасы башланды 03.10.2015

1 сеннән 9 нчы октябрьгә кадәр Казан шәһәре күләмендә "Тирә-юньне санитар чистарту декадасы" игълан ителде. Бу чараны тормышка ашыру максатында, гимназия буенча өмә графигы төзелде, һәр сыйныф үз кишәрлеген тәртипкә китерү буенча эшне башлап җибәрде.
-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2015

Кадерле өлкән яшьтәге укытучыларыбыз, техник хезмәткәрләребез һәм ветеран укытучыларыбыз!
Сезне көзге якты бәйрәм - Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз!
Сезгә исәнлек-саулык, иминлек, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның игътибарын, яратуын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.
-
Республикада "Көзге мәрхәмәтлелек айлыгы" игълан ителде 12.09.2015

7 - 14 нче сентябрь көннәре республикабызда "Көзге мәрхәмәтлелек айлыгы" дип игълан ителде. Шул уңайдан, гимназиядә дә төрле чаралар уза.
-
Юлда йөрү кагыйдәләрен истә тот! 11.09.2015

Болгар радиосының "Чәк-чәк шоу" тапшыруы алып баручылары һәм Мәскәү районы ЮХИДИ инспекторы Р.Р.Хәмидуллин белән берлектә юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерү буенча укучылар белән очраштылар.
-
"Сәламәт яшәү рәвеше бәйрәме" акциясе игълан ителде 08.09.2015

2015 елның 7-16 сентябрь көннәрендә Республикабыз күләмендә "Сәламәт яшәү рәвеше бәйрәме" акциясе игълан ителде.
-
Телефонная линия "Ребенок в опасности" 05.09.2015

Телефонная линия "Ребёнок в опасности" 8 (843) 238-33-59
с мобильного 123
Телефонная линия работает в круглосуточном режиме и позволяет своевременно принимать меры по предупреждению и пресечению деяний, создающих угрозу для жизни и здоровья несовершеннолетних.









