Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
| Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
| E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
| Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 893 ученика, 150 воспитанников |
| У нас учат: | 66 учителей, 14 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
"Яшь диктор бәйгесе" 12.02.2015

Шәһәр күләмендә "Яшь ТНВ каналы" уздырган "Яшь диктор" бәйгесендә безнең укучыларыбыз да актив катнашты: 3В сыйныфы укучысы З.Шәфигуллина I дәрәҗәдәге лауреат, ә 8В сыйныфы укучысы А.Галләмова III дәрәҗәдәге лауреат исемнәренә лаек булдылар. Укучы кызларыбызны җиңүләре белән колтлыйбыз, иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
"Мәгариф. Карьера" күргәзмәсе 12.02.2015

Бүген, 12 нче февральдә, 9-11 нче сыйныф укучылары "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә "Мәгариф. Карьера" дип аталган 15 нче махсус күргәзмәдә катнашалар.
-
Районкүләм "Татар кызы һәм Татар егете" конкурсы 12.02.2015

Кичә, ягъни 11 нче февраль көнне, районның класстан тыш эшләр үзәгендә "Татар кызы һәм Татар егете" конкурсы булды. Безнең гимназиянең 11 нче сыйныф укучылары А.Шакирова һәм Б.Сәфәров уңышлы чыгыш ясап шәһәр турына уздылар. Укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз, булачак шәһәр конкурсында иҗади уңышлар телибез!
-
А.С.Пушкинны искә алу көне 10.02.2015

Бүген гимназиянең әдәби кунакханәсендә рус шагыйре А.С.Пушкинны искә алу кичәсе булды. Чарада укучылар бөек шагыйрьнең шигырьләрен, поэмаларыннан өзекләр укыдылар.
-
Котлыйбыз! 10.02.2015

Татар теленнән республика күләмендә уздырылган олимпиадада гимназиянең 10А сыйныфы укучысы З.Шаһвәлиева призер исеменә лаек булды. Зәйнәпне һәм аны олимпиадага әзерләгән укытучысы Ф.Р.Хисаметдинованы уңышлары белән котлыйбыз!
-
Әти-әниләр җыелышы узды 04.02.2015

Кичә, ягъни 3 нче февральдә, гимназиянең актлар залында 5-8 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен җыелыш булды.
-
"Үлемсез полк" акциясенә әзерлек 22.01.2015

Гимназиядә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. Бу атнада укучылар "Үлемсез полк" акциясенә сугыш кырларында һәлак булган әби-бабайлары турында мәгълүмат җыйдылар.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 20.01.2015

Район күләмендә уздырылган "Яшь диктор" конкурсында 8В сыйныфы укучысы А.Р.Галләмова 1 нче урынны, 3В сыйныфы укучысы З.Ю. Шәфигуллина 3 нче урынны яуладылар. Котлыйбыз!
-
Сингапурча укыту методикасы буенча дәресләр узды
17.01.2015
16 нчы гыйнвар көнне Сингапурча укыту методикасы буенча ачык дәресләр булып узды. Башлангыч сыйныфларның 3В сыйныфы (укытучысы Гарапшина К.Р.) һәм 4В сыйныфы (укытучысы Загидуллина Г.Р.) укучылары дәресләрдә аеруча активлык күрсәттеләр.
Өлкән сыйныфларда әлеге методика буенча ачык дәресләрне укытучылар Шарипова З.Н., Гарипова А.И., Шакирова Г.А. уздырдылар. Дәресләр уңышлы да, күңелле дә узды. -
Ш.Мәрҗанинең туган көненә багышланган линейкалар узды 16.01.2015

Бүген 16 нчы гыйнвар көнне гимназиянең музейлар комплексында мәшһүр галим, мәгърифәтче, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) туган көненә багышланган бәйрәм линейкалары узды









