Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
| Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
| E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
| Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 893 ученика, 150 воспитанников |
| У нас учат: | 66 учителей, 14 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Коррупциягә юк дип әйтик! 23.10.2014

"Коррупциягә юк дип әйтик!" дип исемләнгән сыйныф сәгатьләре узды.
-
Месячник по профилактике ПАВ 20.10.2014

В гимназии стартовал месячник "Жизнь без наркотиков".
Телефон горячей линии психологической службы центра "Ресурс" : 240-71-24
-
Агачлар утырттык 18.10.2014

-
Җыр бәйрәме 17.10.2014

Гимназиянең актлар залында традицион татар халык җырлары фестиваленең сайлап алу туры булды. 2 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр катнашкан бу бәйрәмдә һәр сыйныф бер татар халык җырын башкарды. Фестивальнең гала-концертына түбәндәге сыйныфлар узды: 2Б, 3А, 3В, 4А, 4Б, 5А, 7А, 8А, 8Б, 8В, 9Б, 11А, 11Б. Катнашкан һәр сыйныфка һәм сыйныф җитәкчесенә рәхмәт белдерәбез. Гала-концертка узган сыйныфларга уңышлар телибез!
-
"Дөньяда хезмәт иткән - кешене кеше иткән..." 10.10.2014

8 нче октябрь көнне гимназиядә "Дөньяда хезмәт иткән - кешене кеше иткән" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Чарада гимназиянең ветеран укытучылары, өлкән яшьтәге хезмәткәрләре, укытучылар коллективы һәи ике ел дәвамында гимназияне яңарткан, матурлаган "Ремстройсервис" оешмасында эшләүчеләр катнашты. Бәйрәмдә укучылар һәм укытучылар башкаруында биюләр, җырлар, шигырьләр яңгырады.
-
Җитәкчебез - Халык укытучысы! 08.10.2014

Хөрмәтле директорыбыз Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллинаны "Халык укытучысы" дигән мактаулы исем алуы белән чын күңелебездән котлыйбыз!
Камәрия Зиннуровна! Сезгә җан тынычлыгы, күңел көрлеге, сәламәтлек, хәерле гомерләр телибез!
-
Татарстан Президенты бездә кунакта 07.10.2014

2014 елның 1 нче сентябреннән гимназия Милли мәгариф үзәге статусында эшли башлады. Шул уңайдан, 6 нчы октябрьдә, гимназиябездә республикабыз башлыгы Рөстәм Миннеханов, ТР ның Премьер-министры урынбасары - фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һ.б. мәртәбәле кунаклар булды. Алар Ш.Мәрҗани исемендәге музейлар комплексы, милли көрәш түгәрәге, яңартылган ашханә белән таныштылар.
-
Татар халык җырлары фестиваленең сайлап алу туры 03.10.2014

17 нче октябрьдә традицион "Татар халык җырлары фестивале"нең сайлап алу туры узачак. Әлеге бәйге-фестивальгә бүгенге көндә һәр сыйныфта әзерлек бара.
Исегезгә төшербез: җырларны бәяләгәндә түбәндәгеләргә игътибар ителәчәк:
- Башкару осталыгы- Җырның “минусовка” га башкарылуы- Сыйныфтагы барлык укучыларның да катнашуы- Артистлык сәләте- Тышкы зәвык, костюмнар- Җырның сүзләрен белү. -
ТИЗДӘН... 02.10.2014

6 нчы октябрьдә диспут-клубның чираттагы утырышы булачак. Әңгәмәнең темасы: Һөнәр сайлау җиңелме?
Катнашалар: өлкән сыйныф укучылары, гимназиянең яшь укытучылары
Алып бара: Кәримов Рөстәм Айрат улы, диспут-клуб җитәкчесе, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, КДУ аспиранты.
Эксперт комиссиясе әгъзаләре:
Настявина Гөлнур Рәшит кызы, югары квалификацияле укытучы, Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре;
Славнова Дания Әнвәр кызы, шахмат буенча халыкара класслы атказанган спорт мастеры;
Насыйбуллин Гәрәй Закир улы, гимназиянең элеккеге укучысы, “Ремстойсервис” төзүчелек оешмасының генераль директоры.
Уздыру урыны: 1/2 кабинеты.
Вакыты: 13.00 сәг.
-
Өлкәннәр көне белән котлыйбыз! 01.10.2014

Хөрмәтле өлкән яшьтәге укытучыларыбыз, техник хезмәткәрләребез!
Сезне чын күңелебездән өлкәннәр көне белән котлыйбыз. Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы телап калабыз.
Бүген сезгә котлау юллыйбыз без,
Сәлам сезгә безнең буыннан!
Бар дөньяны бүләк итәр идек
Әгәр килсә безнең куллардан.









