Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
| Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
| E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
| Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 893 ученика, 150 воспитанников |
| У нас учат: | 66 учителей, 14 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Театр фестивале игълан ителә! 22.01.2014

Талантлы балаларны барлау, укучыларда сәхнә әсәрләренә карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, гимназиядә Театр фестиваль-конкурсы игълан ителә.
Конкурста 1-11 сыйныф укучылары катнаша һәм сәхнә әсәрләреннән 15 минутлык өзек белән чыгыш ясый. Чара март аенда (язгы каникулның беренче көнендә) уздырылачак.
Чыгышлар жюри тарафыннан түбәндәге критерийлар буенча бәяләнәчәк:
- сайланган әсәрнең укучыларның яшь үзенчәлегенә туры килүе;
- актерлык осталыгы;
- сәхнә зәвыгы;
Барлык укучыларга да уңышлар телибез!
-
"Илһам" бию ансамбленә уңышлар телибез!! 15.01.2014

Мәскәү районының мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Танцевальная мозайка" конкурсы булып узды. Анда безнең гимназиянең Сабирова Гөлфия Ильясовна җитәкләгән бию коллективы "Туган ягым" һәм "Ритмы Востока" биюләре белән финалга уздылар. Гала-концерт 6 февральдә узар дип көтелә. Ә без биючеләребезгә уңышлар телибез!
-
Иң озын чирек башланып китте! 09.01.2014

Менә, шулай итеп, 2014 елга да аяк бастык. Яңа елның беренче уку көне белән сезне, дуслар!!! Иң озын һәм иң җаваплы чирек, шуңа күрә укучыларның һәрбарчасына тырышып укырга, укытучыларга сабырлык белән тырышып эшләргә язсын!
-
Кышкы лагерь үз эшен дәвам иттерә
27.12.2013
25 декабрь көнне гимназиябез каршында ял һәм сәламәтләндерү лагеры үз эшен башлап җибәрде. Анда йөрүчеләр һәр көнне кызыклы чараларда катнаша. Театрга, чыршы бәйрәменә йөриләр, маскарад оештыралар. Менә шундый кызыклы маҗаралар белән үрелеп бара кышкы лагерьда вакыйгалар.
-
Гимназия көне белән котлыйбыз!!! 26.12.2013
Бүген, 26нчы декабрь, гимназиядә традицион бәйрәм - "Гимназия көне бәйрәме".
Хөрмәтле әти-әниләр, гимназия укучылары, барыгызны да бәйрәм белән!
1 сыйныф укучыларын гимназистлыкка кабул итү көне белән котлыйбыз!Тулырак.... -
Гимназиядә традицион фәнни-гамәли конференция узды. 25.12.2013

25 нче декабрь көнне матур традициягә әверелгән, укучыларның фәнгә тартылуларына бер юнәлеш биргән чара уздырылды. Ул - Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли яшүсмерләр конференциясе. Әлеге конференциядә катнашучылар елдан-ел арта һәм масштабы да киңәя бара. Ә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр өләштеләр.
-
Бездә иң көтелгән вакыйгалар!!! 25.12.2013

24 нче декабрьдән башлап бездә традицион бәйрәм – “Гимназия көне” башланып китте. Әлеге бәйрәм кысаларында атна буена укучыларны төрле кызыклы чаралар көтә. Мәсәлән, 24 декабрьдә гимназиядә традицион көрәш ярышы узса, 25 декабрьдә "Мәрҗани укулары" конференциясе узды. Әлеге чараларда актив катнашкан һәм җиңүче укучыларга саллы бүләкләр тапшырылды. Кичен бу чара татарча дискәтүк белән тәмамланды. Ә 26 декабрьдә, барлык коллектив, укучылар һәм аларның әти-әниләре бергәләп "Халыклар дуслыгы йортына" барачаклар. Анда бездә ел саен уза торган “Татар халык җырлары фестивале”нең Гала-концерты узачак. Әлеге чаралар турында тулырак алдагы яңалыкларда!
-
"Кыш. Кар. Пушкин. Музыка" 18.12.2013

Гимназиянең Әдәби кунакханәсе бүген А.С.Пушкин иҗатын яратучыларны "Кыш. Кар. Пушкин. Музыка" исеме астында кышкы кичәгә җыйды. Чарада А.С.Пушкинның шигырьләре, аның сүзләренә язылган романслары яңгырады. Чараны Пушкинчылар иҗат мәктәбе җитәкчесе Ә.Д.Бушуева татар музыка мәктәбе белән берлектә әзерләде.
-
Яңа ел алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерик!!! 13.12.2013

Яңа ел алдыннан түбәндәге куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерик!!!
-
Укучыларның кышкы сынау чоры башланды.
10.12.2013
Бүген Республика мәктәпләре белән беррәттән гимназиябездә 4 нче сыйныф укучылары өчен математикадан БДИ сынавы, 11 сыйныфлар өчен белемнәрен тикшерү тестлары узды. Әлеге тестлар алдагы көннәрдә 5-10 сыйныфлар өчен үткәрелер дип көтелә. Укучыларга бу чараларда бары тик уңышлар гына телисе кала!









