МБОУ Баланнинская основная общеобразовательная школа Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423973, РТ, Муслюмовский район, с. Баланны, ул. Советская, д. 80 |
| Телефон: | +7(855)-563-68-24 |
| E-Mail: | sbalan.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Баланнинская ООШ |
| Руководитель: | Сафин Фатих Нуруллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 15 учащихся /3 воспитанника |
| У нас учат: | 11 учителей / 2 воспитателя |
МБОУ Баланнинская основная общеобразовательная школа Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Инглиз теленнән "Just a dictation" мәктәпкүләм диктант. 17.03.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 7 класс укучылары инглиз теленнән "Just a dictation" мәктәпкүләм диктантын яздылар.
-
Класс сәгате. 16.03.2021

Мәктәптә "Кырымның Россиягә кушылуы" темасына класс сәгате үтте. Балаларга Кырым, аның үткәне, хүзергесе турында мәгълүмат бирелде.
-
Күргәзмә оештырылды. 15.03.2021

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында башлангыч класс укучылары белән татар халык әкият геройларын пластилиннан ясап, күргәзмә оештырылды.
-
"Безнең кызлар-йолдызлар, егетләр - ут кебекләр" исемле зур бәйрәм. 13.03.2021

13 март көнне Нәүрүз бәйрәме уңаеннан "Безнең кызлар-йолдызлар, егетләр - ут кебекләр" исеме астында зур бәйрәм үткәрелде.Спорт ярышлары, кызыклы уеннар оештырылды.
-
Районкүләм «Кызыл, сары, яшел» смотр-конкурсы. 12.03.2021

Башлангыч класс укучылары районкүләм «Кызыл, сары, яшел» смотр-конкурсының агитбригадалар ярышында уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Район мәктәпләре директорларының тәрбия эшләре урынбасарлары флэш-семинары. 11.03.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, район мәктәпләре директорларының тәрбия эшләре урынбасарлары флэш-семинары үтте. Анда катнашучылар өчен эшлекле уеннар, тренинглар оештырылды. Флэш-семинарда тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары тәҗрибә уртаклаштылар.
-
Фоат Садриевка – 80 яшь . 10.03.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Баланлы мәктәбендә Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Фоат Садриевка багышланган кичә үткәрелде. Аңа бүген – 80 яшь. Кичәдә укучылар аның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Хикәяләрдән өзекләр укылды. Презентация күрсәтелде. Аерым өзекләр сәхнәләштерелде. Әдипкә багышланган күргәзмә тәкъдим ителде.
-
В.И.Вернадский исемендәге Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре. 09.03.2021

9 класс укучысы Халитов Айрат 8-11 класс укучыларының В.И.Вернадский исемендәге Бөтенроссия тикшеренү эшләре конкурсының региональ этабында уңышлы чыгыш ясап лауреат исеменә һәм конкурсның Дипломына лаек булды.Айратның фәнни җитәкчесе математика укытучысы Әхмәтова С.Ф. Бөтенроссия конкурсы лауреатын әзерләгән өчен ТР Фәннәр Академиясенең Рәхмәт хаты белэн бүләкләнде.
-
8 март- бәйрәме белән!!! 08.03.2021

С праздником весенним!
С днём 8 Марта!
Пусть здоровье будет
Лучшим из подарков!
Пожелаем счастья,
Молодости вечной,
И шагать по жизни
Бодро и беспечно!
-
Балалар бакчасы яңалыклары. 06.03.2021

6 март көнне бакчада 8 март -Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе булды.Балалар әниләргә багышлап җырлар җырладылар,ярышларда катнаштылар,җырлы-биюле уеннар уйнадылар










