МБОУ Баланнинская основная общеобразовательная школа Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423973, РТ, Муслюмовский район, с. Баланны, ул. Советская, д. 80 |
| Телефон: | +7(855)-563-68-24 |
| E-Mail: | sbalan.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Баланнинская ООШ |
| Руководитель: | Сафин Фатих Нуруллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 15 учащихся /3 воспитанника |
| У нас учат: | 11 учителей / 2 воспитателя |
МБОУ Баланнинская основная общеобразовательная школа Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
15 нче февраль – Муса Җәлил туган көн. 15.02.2021

“Туган телләр һәм һәм халыклар бердәмлеге елы” һәм патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, мәктәптә “Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып” дип аталган әдәби кичә үтте. Кичәдә укучылар шагыйрьнең туган ягы, тормыш һәм көрәш юлы турында сөйләделәр, презентация күрсәттеләр. Башлангыч сыйныф укучылары шагыйрьнең балалар өчен язган, ә югары класс укучылары көрәш елларын чагылдырган шигырьләрен сөйләделәр. Аерым әсәрләр сәхнәләштерелде. Кичәдә шулай ук М.Җәлил сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Кичә барлык катнашучылар белән “Салют сиңа, Муса Җәлил!” җыры белән тәмамланды.
-
Татар әдипләренең әсәрләренә рәсемнәр ясалды, күргәзмә оештырылды. 15.02.2021

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында татар әдипләренең әсәрләренә рәсемнәр ясалды, күргәзмә оештырылды/
-
"Лыжня России-2021". 13.02.2021

В рамках Года родных языков ми народного единства в школе прошла "Лыжня России-2021".
-
Әхлак дәресләре. 12.02.2021

2021нче ел –«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» уңаеннан классларда:"Һәр милләтнең үз бәйрәме. Төрле милләтләрнең гаилә традицияләре, гаилә бәйрәмнәре" темасына әхлак дәресләре үтте.
-
Балалар бакчасы яңалыклары. 12.02.2021

Мөслим авылы гомумустерешле"Ләйсән"балалар бакчасында семинарда катнаштык, үзебезгә бик күп яңалык алдык.
-
“Искиткеч вожатый” конкурсы. 11.02.2021

"Искиткеч вожатый” конкурсының муниципаль туры үтте. Бәйгедә безнең мәктәптән Хасанова Рената катнашты һәм "Иң ягымлы вожатый" номинациясендә җиңүче булды. Котлыйбыз!
-
Мин – туган җирем патриоты. 08.02.2021

«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» кысаларында «Мин туган җирем патриоты» темасына класс сәгатьләре үтте. Чарада Район Советы һәм Башкарма комитетыннан, вәкил буларак, Кашапов Марат Иршат улы катнашты. Укучылар класс сәгатендә бик актив булдылар.
-
КОВИДКА-19 га каршы. 05.02.2021

КОВИДКА-19 га каршы
-
“Татар матбугаты” темасына әңгәмә . 05.02.2021

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан, башлангыч класс укучылары “Татар матбугаты” темасына әңгәмә үткәрделәр. “Ялкын”, “Салават күпере”, “Сабантуй” журналларына күзәтү ясадылар. Андагы мәкаләләр белән таныштылар. Үзләре дә язып карадылар.
-
Әдәби укулар. 04.02.2021

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан, татар теле һәм әдәбияты кабинетында “Әдәби укулар” үтте. Анда барлык класс укучылары да катнашты. Укучылар аеруча Ә.Еники, Ф.Садриев хикәяләрен, М. Әхмәтҗанов шигырьләрен укучылар аеруча яратып укыдылар. Соңыннан укылган әсәрләр буенча фикер алыштылар, иллюстрацияләр ясадылар.










