МБДОУ - Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Карлыгач» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово ул.Колхозная д. 20 б |
| Телефон: | +7(855)-562-40-31 |
| E-Mail: | DKarlygach.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карлыгач" |
| Руководитель: | Фазлиева Гульнур Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 90 |
| У нас учат: | 8 |
МБДОУ - Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Карлыгач» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
-
Хуш киләсең, Көз Сылу! 13.11.2014

Октябрь ае бакчабызда актив әзерлек белән башланып китте. Балалар, әти - әниләре белән бердәмлектә, табигый материаллардан "Көзге матурлык" дип исемләнгән күргәзмә әзерләде.Күргәзмә Көз Сылуны каршы алуга әзер иде. Барлык төркемнәрдә дә көзге иртәләр узды. Әзерләнгән бәйрәм эчтәлегендә һәр балага уен- бирем,табышмак җитәрлек булды.Тәрбиячеләр дә читтә калмады, кызыклы әкияти геройларны оста итеп башкардылар. Бәйрәм барышыннда, "Көзге матурлык" оста куллар күргәзмәсенә нәтиҗә ясалды.Ахырда, килгән кунаклар, әкияттәгедәй серле дөнья итеп бизәлгән залда гаилә фотографияләренә төште.
-
Хәрби хезмәткә озаттык! 28.10.2014

Буген бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, Мөслим муниципаль районында хәрби хезмәткә чакырылучылар көне уңаеннан, Мизгел яшьләр узәгендә концерт номерлары күрсәтте.Хәрби хезмәткә баручы егетләребезгә уңышлар теләнде.
-
Без булдырабыз! 24.10.2014

"Карлыгач" балалар бакчасы коллективы, "Кояшкай" балалар бакчасы белән бердәмлектә, оешма- предприятиеләрнең смотр конкурсында катнашты.Моңлы җырлар, күңелле биюләр, уен- көлке белән сәхнәләштерелгән скетчлар тамашачының көчле алкышларына лаек булды.Финалны көтеп калабыз!
-
17.10.2014

17 нче октябрь көнне,Мөслим районының гимназиясендә, Мөслим муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары Советының VII отчет-сайлау конференциясе үтте. Конференциядә бакчабызның профсоюз председателе Бадертдинова Гөлназ Илгизәр кызы катнашты.
-
26.09.2014
Варяш-Баш авылы балалар бакчасында узган, район балалар бакчалары мөдирләре семинарында, Шаяхметова З.В. һәм Бәдертдинова Г.И. уңышлы чыгыш ясады.
-
Курчак театрын кунак иттек! 23.09.2014

Буген безгә кунакка "Веселая компания" дип исемләнгән курчак театры килде. Балалар игътибарына,Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган, "Дедушкина медаль" дип исемләнгән әкиятне сәхнәләштерде.
-
Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!
20.09.2014
20 нче сентябрь көнне йөгерү бәйгесендә бакчабызның тәрбиячеләре сынатмады.
-
Янгын сүндерү бүлегенә сәяхәт 16.09.2014

Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары,тәрбияче апалары Харисова Ләйсирә һәм Бәдертдинова Гөлназ белән, 123 номерлы Мөслим районы янгын сүндерү бүлегенә сәяхәт ясады.Сәяхәттән балалар бик күп киңәшләр җыеп,янгын сүндерү машиналарының үзенчәлеген белеп кайттылар.
-
Рәсем конкурсы. 15.09.2014

Балаларның сәламәтлеген саклау,гадәттән тыш хәлләр булдырмау нигезендә, уртанчы һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә, "Юл йөрү кагыйдәләрен сакла!", "Уттан сак бул!" дип исемләнгән айлык уздырыла. Балалар өйрәнгән белемнәрен рәсем конкурсында исбатлады.
-
Рамазан ае мөбарәк булсын! 17.07.2014













