МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 100 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Белем көне / День знаний 01.09.2020

Ата-аналарны яңа уку елы башлану белән котлыйбыз.Барыгызга да шатлык ,сәламәтлек,уңышлар һәм иминлек теләп калабыз! Яңа уку елы сезгә бары тик уңай эмоцияләр генә алып килсен!
Поздравляем родителей наших детей с началом нового учебного года! Всем радости, здоровья, успехов и благополучия! Пусть новый учебный год принесет всем Вам только положительные эмоции!
-
Юлларда балалар./Дети на дороге. 28.08.2020

Хәзерге шау-шулы заманда юл йөрү кагыйдәләрен белмәү сәбәпле кече яшьтәге балалар белән күңелсез хәлләр килеп чыга. Менә шундый хәлләр килеп чыкмасын өчен безнең "Ләйсән"балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Балалар белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган әңгәмәләр, уеннар үткәрелә. Әлеге чараның максаты: балаларны юл йөрү кагйдәләренә буйсынырга, үтәргә кирәклеген, юл билгеләрен аера белүне, урамда бер-берсенә карата игътибарлы, ярдәмчел, әдәпле булуларын тәрбияләү. 28 август көнне "Юлларда балалар!" акциясендә үткәрелгән чара балалар өчен кирәкле һәм файдалы булды
В нашем детском саду "Ляйсан" большое внимание уделяется воспитанию культур поведения на дорогах и знанию правил дорожного движения. С детьми проводим различные мероприятия: беседы, игры, занятия. На прошлой недели в детском саду прошла акция "Дети на дороге!", посвещенная формированию у детей дошкольного возраста навыков безопасного поведения в окружающей дорожно-транспортной обстановке. Акция была очень полезная для детей. Цель акции: воспитание у детей культуры поведения на дорогах, формирование устойчивых навыков безопасного поведения на улицах и дорогах..
-
Су белән тәҗрибә/Эксперимент с водой 26.08.2020

Бакчабызның зурлар төркеме балалары төрле тәҗрибәләр үткәрергә бик яраталар. Бу юлы без суның кайбер үзлекләре белән таныштык. Балалар белән бергә суның кайларда булуын искә төшердек. Суны сөт белән чагыштырып, төрле төстәге буяулар салып карадык... Әлеге тәҗрибәдән балалар шуны аңладылар: су сыек,иссез, төссез. Су губкага, җиргә бик яхшы сеңә, кайнар һәм салкын була ала. Балалар бик канәгать калдылар!
Дети старшей группы очень любят эксперименты, исследования. В этот раз мы знакомились с некоторыми свойствами воды. Вместе с детьми вспоминали, в каких местах есть вода. Сравнивали воду с молоком... После проведения опытов, ребята узнали, что вода жидкая, прозрачная, без запаха, без вкуса. Вода очень хорошо впитывается в губку, в землю, бывает холодной, теплой и горячей. Дети остались довольны!
-
Мин үскәч кем булырга телим?/Кем я хочу стать в будущем? 25.08.2020

"Мин үскәч кем булырга телим?"
Буген бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының башында әлеге сорау бөтерелде. Чөнки бүген алар нәкъ менә шушы темага карата рәсем ясадылар. Соңыннан үзләренең рәсемнәрен күрсәтеп, киләчәктә кем булачакларын нәниләргә дә сөйләп бирделәр.
"Кем я хочу стать в будущем?"
Сегодня воспитанники подготовительной группы нарисовали рисунки на эту тему. А потом по рисункам рассказали о своей будущей профессии . -
Конференциядә/Конференция работников образования 24.08.2020

Бүген район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды. Әлеге чарада “Ләйсән” балалар бакчасында озак еллар балалар тәрбияләүдә зур көч куйган тәрбияче Имамова Розалия Миргазиян кызы Татарстан Республикасы Магариф министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.
Сегодня в районном доме культуры прошла августовская конференция работников образования. -
Дәүләт флагы көне/День Государственного флага 21.08.2020

Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы" Указы нигезендә гамәлгә куелган. Әлеге көн турында бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Россия флагының барлыкка килү тарихы, андагы төсләрнең нәрсә аңлатулары турында әңгәмә оештырды. Ахырдан балалар әлеге флагны рәсемдә ясап та күрсәттеләр.
Ежегодно 22 августа отмечается День Государственного флага Российской Федерации. Он был установлен на основании указа президента РФ от 20 августа 1994 года "О Дне Государственного флага Российской Федерации".В связи с этим воспитательница организовала беседу с детьми подготовительной группы, где говорили об истории этого дня,о значении цветов флага. После беседы каждый нарисовал флаг России.
-
Чисталык һәм тәртип./Чистота и порядок. 20.08.2020

Балалар кечкенәдән чисталыкка, тәртипкә өйрәнеп үсәргә тиеш. Тирә-якта үсеп утыручы үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү, чисталыкка өйрәтү зур бурыч булып тора. Балаларны бакчадагы чәчәкләрне тәрбияләргә, аларның төпләрен йомшартып, су сибәргә, корыган яфракларын җыеп алу кебек хезмәт алымнары нәкъ менә балалар бакчасыннан ук өйрәтелә башлый.
С целью воспитывать уважение и бережное отношение к растеним, сегодня дети поливали цветы, убирали сорников.
-
Яңа уку елын әзерлек\Подготовка к новому учебному году. 19.08.2020

Безнең “Ләйсән” балалар бакчасы яңа уку елына әзерлек буенча муниципаль конкурсында 2 урынга лаек булды һәм район Магариф бүлегенең мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Наш детский сад «Ляйсан» занял 2 место в муниципальном конкурсе по подготовке к новому учебному году и был награжден грамотой управления образования Муслюмовского муниципального района РТ.
-
Гөмбә төрләре\Виды грибов 18.08.2020

Табигать көзгә авышты. Инде көз җитүен сизепме, урманнарда төрле гөмбәләр баш калкытты. Балалар гөмбәләрне күреп белсәләр дә, кайвакыт агулы гөмбәләрне аера белмиләр. Бүген Алия Фирдавесовна мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын гөмбә төрләре белән таныштырды. Балалар гөмбәләрнең өлешләрен, төсләрен соңыннан пластилин белән әвәләп ясап та күрсәттеләр.
Лето прошло. Осенью, как известно, в лесу вырастают грибы. Дети, иногда даже не знают, как отличить ядовитые грибы. Сегодня, Алия Фирдавесовна познакомила детей подготовительной группы с видами грибов. А затем дети сами слепили грибы из пластилина. -
Китапханәгә сәяхәт/Экскурсия в библиотеку 17.08.2020

Безнең балалар бакчасы китапханә белән элек-электән бик тыгыз элемтәдә тора. Бу элемтә балаларда китап укуга кызыксыну тудыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү максатыннан уздырыла. Бүген зурлар төркеме балалары тәрбияче апалары белән Мөслим үзәк китапханәсенә бик тә файдалы һәм кызыклы сәяхәткә бардылар. Китапханәче Миләүшә Рашитовна балаларга китап турында бик күп кызыклы мәгълүмат бирде. Китапларны да дәваларга кирәклеге балаларга бик кызыклы булды. Балалар битләре ертылган, тышы купкан китапларны вакытында төзәтергә кирәклеген аңладылар.
Детские сады давно плодотворно сотрудничают с библиотеками. Это сотрудничество призвано способствовать пробуждению интереса детей к чтению, познанию нового. Воспитанники нашего детского сада посетили центральную библиотеку Муслюмовского района. Детям было очень интересно. Нам провели небольшую экскурсию, познакомились с читательским залом.








