МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 100 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
"Әкияттә-кунакта" 24.03.2020

"Әкияттә- кунакта" проектын дәвам итеп, уртанчылар төркеме балалары әкиятләр өчен декорацияне үзләре ясап уйнарга яраталар.
-
"Хуш киләсең, Нәүрүз" 20.03.2020

Ел саен уза торган традицион йола бәйрәме булган Нәүрүз быел да "Ләйсән" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә гөрләп узды. Нәүрүз – Яңа көн, язны каршылау, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Бәйрәм төркем тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчесе белән берлектә әзерләнде. Нәүрүз турында шигырьләр, җырлар җырлап, бергә төрле уеннар, ярышлар оештырдык. Әлбәтта, алдакчы Убырлы һәм Кыш бабайдан башка бәйрәм узмады, алар Нәүрүзбикәне качырган иде. Балаларыбыз ярдәме белән бәйрәмгә Яз кызы-Нәүрүзбикә килде. Ул Кыш бабай белән төрле ярышларда ярышты. Нәүрүз тынычлык, иминлек бәйрәме булып истә калсын!
В день весеннего равноденствия в нашем детском садике «Ляйсан» был проведен праздник «Науруз-байрам», посвященный пробуждению природы, наступлению Нового года по солнечному календарю. Большой праздник для всего ДОУ подготовили воспитатели совместно с музыкальным руководителем. Весенние песни, танцы, хороводы, игры и сюрпризы радовали детей. Не обошлось и без непрошенных гостей — хитрой Убырлы и Деда Мороза. Они спрятали от ребят Науруз. Но добро всегда побеждает, и благодаря находчивости ребят прекрасная Науруз появилась на празднике.
-
Их,күңелле уйнавы 17.03.2020

Табигатьтә яз булса да, кышның әле бер дә китәсе килми. Бүген төнлә килеп, бар дөньяны акка күмеп, кар яудырып киткән. Көндез саф һавада уйнарга чыккач балалар җепшек кардан төрле-төрле фигуралар ясадылар, кар йомарлыклары тәгәрәтеп уйнадылар. Бик күңелле булды.
-
"Бала- скилс" бәйгесе 13.03.2020

Бүген "Күбәләк" балалар бакчасы базасында "Бала скилс" дип исемләнгән, һөнәрләргә багышланган район - күләм бәйге узды. Әлеге чарада безнең бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеменнән Юнусов Аяз, Бариева Ралина, Шакиров Ранис, зурлар төркеменнән Шамсиев Кәрим, Халиуллин Рүзәл, Сахипяров Камилдә катнашты. Алар матур һәм эчтәлекле итеп үзләренең булачак һөнәрләре турында сөйләделәр. Балаларыбыз уңышлы чыгыш ясап җиңүче дипломы һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.
-
"Кояш гомере телим мин - әнием сиңа" 12.03.2020

Бүген бакчабызның зурлар төркемендә 8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Кояш гомере телим мин - әнием сиңа" исеме астында музыкаль бәйге узды. Кунакка килгән әниләр командаларга бүленеп үзләрен тапкырлыкта сынадылар, җыр-биюдә осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм кичәсе уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Кичә азагында балаларыбыз әниләрегә үзләренең нәни куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Килегез, кошкайлар.... 10.03.2020

«Ләйсән» балалар бакчасында ел саен “Кошларга ярдәм ит” акциясы узды. Балалар быел да әлеге акөиядә теләп катнаштылар, әтиләребез, бабаларыбыз ярдәме белән ясалган менә шундый матур сыерчык оялары алып килделәр. Ояларыбыз инде агачларга да урнаштырылды, хәзер җырчы кошларыбызның килүен генә көтәсе калды.
В детском саду «Ляйсан» была проведена акция «Помоги птицам». Дети принесли скворечники, сделанные вместе с родителями.
-
Гаиләм-минем терәгем 06.03.2020

Бүген бакчабызның уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә бик матур чара "Гаилә бәйрәме" үтте. Бәйрәмдә балалар әти-әниләргә, әби-бабайларга багышлап шигырьләрен сөйләделәр, матур-матур җырларын җырладылар, биюләрен күрсәттеләр. Бәйрәм төрле-төрле кызык биремнәр белән үрелеп барды. Бәйрәм азагында балалар әниләргә-әбиләргә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Әнием-кадерлем 03.03.2020

Бакчабызның уртанчылар төркеме балалары танып белү эшчәнлегендә, әти-әниләргә хөрмәт һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү максаты белән, әниләргә хас булган күркәм сыйфатларны чәчәк таҗларына язып беркетеп куйдылар.
-
Китапханәдә кунакта. Экскурсия в библиотеку. 27.02.2020

27 февраль көнне бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары район үзәк китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханәдә хезмәткәре балаларны ачык йөз белән каршы алды һәм китап дөньясына кызыклы сәяхәт кылырга тәкъдим итте. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар китапханәчене зур кызыксыну һәм игътибар белән ничек китаплар сайларга, китапларның нинди принцип буенча урнашуын, китап белән ничек дөрес итеп мөрәҗәгать итәргә, үзеңне ничек тотарга кирәклеген тыңладылар.
Для детей подготовительной группы была организована экскурсия в районную центральную библиотеку. Работники библиотеки радушно встретили ребят и предложили совершить увлекательное путешествие в мир книг. Дошколята с большим интересом и вниманием слушали библиотекаря, как выбирать книги, по какому принципу располагаются книги, как правильно обращаться с книгой, как вести себя в библиотеке.
-
Мәктәп белән дәвамчанлык. Преемственность со школой 25.02.2020

" Ләйсән" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Тукай мәктәбендә экскурсиядә булдылар. Балаларны мәктәп китапханәсе, спортзал, уку класслары белән таныштылар. Азактан балалар 1 нче класс укучылары белән күңелле старт уеннарында көч сынаштылар.
Воспитанники подготовительной к школе группы МБДОУ "Ляйсан" были на экскурсии в школе им.Г.Тукая. В школе провели экскурсию по школе, познакомили детей со школьной библиотекой, спортзалым, учебными классами и т.








