МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д.Кубяково, улица Гвардейская, дом 4а |
| Телефон: | +7(855)-563-55-48 |
| E-Mail: | Skub.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубяковская СОШ" |
| Руководитель: | Мухамадиева Лайсина Расиловна |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 97 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагогов |
МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
"Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә һаман яңара" 25.02.2017

Мәктәптә ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңгелек булып калган батыр солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһите булып үзләренең хәрби бурычын намус белән үтәгән, Чечняда тынычлык урнаштыруда катнашучы батыр һәм кыю йөрәкле егетләргә багышланган "Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә һаман яңара" дип аталган батырлык дәресе узды. Батырлык дәресендә куркусыз әфганчы-интернационалистлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары Камалов Ирек, Каримов Назыйм, Гараев Ильдар катнашты.
-
"Зарница -2017" - 1 место! 22.02.2017

Команда МБОУ "Кубяковская СОШ" в военно-спортивной игре "Зарница -2017" заняла 1 место (рук. учитель физкультуры Ханнанов Ф.Г.) Поздравляем ребят с победой и желаем дальнейших успехов!
-
Спорт бәйрәме 22.02.2017

"Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан, 22.02.17 көнне Әтиләр Советы рәисе Ханнанов Ф.Г., физкультура укытучысы Гайров И.З Октябрь, Баек, Карамалы авылы җирлекләре катнашында Спорт бәйрәме оештырдылар. Спорт бәйрәмендә ата-аналар комитеты, Әтиләр Советы членнары да актив катнашты. Волейбол, кул көрәштерү, эстафета, канат тарту ярышлары үтте. Нәтиҗәдә Карамалы авылы җирлеге командасы - 1 нче, Октябрь - 2 нче, Баек - 3 нче урынны яулады.
-
“Без бергә” Республикакүләм фестиваль – конкурсы 20.02.2017

Балалар иҗатының “Без бергә” дип исемләнгән Республикакүләм фестиваль – конкурсының мәктәп туры дәвам итә. Бүген укучыларыбыз әлеге конкурсның “Хореография” номинациясе кысаларында үзләренең көчләрен сынадылар. “Сөмбел” бию төркеме тамашачыга "Татар яшьләре" биюе һәм рус халык биюе "Калинка"ны тәкъдим итте. Ә "Бусинки" бию төркеме "Снежок" биюен күрсәтте. Алар - җиңүчеләр!
-
“Без бергә” Республикакүләм фестиваль – конкурсы 17.02.2017

Балалар иҗатының “Без бергә” дип исемләнгән Республикакүләм фестиваль – конкурсының мәктәп туры дәвам итә. Бүген укучыларыбыз әлеге конкурсның "Нәфис сүз" ("Художественное чтение" ) номинациясе кысаларында үзләренең көчләрен сынадылар.
-
"Россия чаңгы юлы - 2017" 17.02.2017

Мөслимдә "Россия чаңгы юлы - 2017" бәйгесе узды. Спорт сөючеләр февральнең кояшлы көннәреннән файдаланып калырга ашыга. Россия чаңгы юлы бәйгесе дә шуны истә тотып оештырылды. Бүген олысы-кечесе “Кояшлы Ык” ял зонасында чаңгыда шуды. Җиңүчеләр 9 номинациядә билгеләнде. Күбәк урта мәктәбе “Җиңүгә омтылыш” номинациясендә бүләкләнде.
-
Иптәшләрчә очрашу 17.02.2017

Бу көнне мәктәптә Баек төп һәм Күбәк урта мәктәбе командалары арасында спорт ярышлары узды. Укучылар баскетбол, волейбол уйнадылар. Канат тарту ярышлары да узды.
-
Олимпиада нәтиҗәләре 17.02.2017

4 нче класс укучылары арасында районда математика һәм рус теленнән олимпиада узды. 4 нче класс укучысы Хаматшина Л.математикадан җиңү яулады, ә рус теленнән призер булды. Ләйсәнне уңышлары белән котлыйбыз.
-
Минем әти - иң яхшысы 17.02.2017

Патриотик айлык кысаларында "Минем әти - иң яхшысы" дигән мини проект эшләнде. Укучылар әтиләре белән төшкән фотоларын алып килеп, алардан күргәзмә оештырылды.
-
“Йолдызлык - 2017” 15.02.2017

Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында “Йолдызлык - 2017” талантлы яшьләр фестиваленең сайлап алу туры үтте. Безнең мәктәптән Мирхаҗиянова Азалия, Закирова Алия, Ханнанова Лилия, Шакуров Айдар, Ханнанова Равия уңышлы чыгыш ясап, фестивальнең дипломантлары булдылар. “Тамчы” кызлар вокаль ансамбле гала-концертта чыгыш ясау хокукы алды. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез! Укучыларны конкурска әзерләгән җитәкчеләргә рәхмәт белдерәбез.











