МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д.Кубяково, улица Гвардейская, дом 4а |
| Телефон: | +7(855)-563-55-48 |
| E-Mail: | Skub.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубяковская СОШ" |
| Руководитель: | Мухамадиева Лайсина Расиловна |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 97 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагогов |
МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Гашыйклар көне 14.02.2017

"Гашыйклар көне" көнне 9 нчы класс укучылары җитәкчелегендә күргәзмә оештырылды. Һәр класс үз валентинкасын булдырды.
-
9,11 сыйныф укучылары сынап карау имтиханында катнаша. 11.02.2017

-
Канат тарту ярышлары 08.02.2017

Патриотик айлык дәвам итә. Класслар арасында канат тарту ярышы үтте.
-
Мәктәп музеенда 3 нче класс укучылары 08.02.2017

Патриотик айлык кысаларында график нигезендә 1-6 нчы класс укучылары мәктәп музеенда булачаклар. Бүген 3 нче класс укучылары музей экспонатлары белән танышып чыкты.
-
Патриотик айлык кысаларында 06.02.2017

Патриотик айлык кысаларында укучылар арасында баскетбол, волейбол ярышлары башланды.
-
Медицина уку йортларына керергә теләүче укучылар өчен очрашу 04.02.2017

Мөслим үзәк хастаханәсенең актлар залында медицина уку йортларына керергә теләүче укучылар өчен очрашу үтте. Очрашуны үзәк хастаханәнең баш табибы Р.А.Морзаханов алып барды. Укучылар үзәк хастаханә белән таныштылар. Казан дәүләт медицина университеты турында презентация карадылар. Очрашуга медицина университетында укыган студентлар да чакырылган иде. Алар да үз фикерләрен белдерделәр. Мәктәптән 9 нчы класстан 5 укучы катнашты.
-
Әтиләр Советының чираттагы киңәйтелгән утырышы 03.02.2017

Әтиләр Советының чираттагы киңәйтелгән утырышы узды. Әтиләрне "Сукмаклар буйлап" түгәрәгендә шөгыльләнүче (җит. Низамова Д.Н.), 9 нчы класта укучы экскурсовод Низамова Р.А. музей тарихы, аның бүлекләре белән таныштырды. Аннары "Минем әти - иң яхшысы" дигән күргәзмә белән таныштылар. Утырыш актлар залында дәвам итте. Башта әтиләргә 4 нче класс укучылары (җит. Гараева Р.Н.) Ф.Яруллинның "кызыл алма" әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Мирхазианова А., Ханнанова Л. җыр башкардылар. Директор Л.Р.Мухамадиева әтиләрне мәктәпнең социаль паспорты белән таныштырды, Совет эшчәнлегенә тукталды. Әтиләргә "Вакытның бер сәгате", "Үткән минутлар кайтмый" дигән видеороликлар тәкъдим ителде. 2 нче класс җитәкчесе Шаймарданова Р.Г. "Гаиләдә әти авторитеты. Әти тәрбиясе нинди була?" темасына чыгыш ясады. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллина Д.Р. 1 нче яртыеллыкта тәрбия эшчәнлегенә анализ ясады, игътибар ителәсе өлкәләргә тукталды. Соңыннан фикер алышу үтте. Һәрбер класс йөкләмә алды.
-
Патриотик айлыкка старт бирелде 30.01.2017

Патриотик айлыкка гомуми линейкада старт бирелде. ТИН укытучысы Ханнанов Ф.Г. укучыларны айлык планы белән таныштырды.
-
Студентлар белән очрашу 27.01.2017

Мәктәптә “Белем йортыбызда без кабат” дип аталган студентлар белән очрашу үтте. Кичәдә Казан, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләренең төрле уку йортларында, Мөслим аграр көллиятендә укыган студентлар катнашты. Укучылар белән даими элемтәдә торучы, мәктәптә үткәрелә торган бер генә чарага да битараф булмаган, бүгенге көндә авыл мәдәният йортын җитәкләгән Миләүшә апа Ранасовна кунак итеп чакырылган иде. Ул бүген-иртәгә олы тормыш юлына басарга торучы 9 нчы, 11 нче класс укучыларына үзенең төпле киңәшләрен бирде. Бүгенге катлаулы да, авыр да заманда тормышта үз урыныңны табу өчен, нинди сыйфатларга ия булырга кирәклегенә басым ясады. Студентлар төркемнәрдә эшләделәр. Аларга “Уңышка юл”, “Уңыш формуласы”, “Уңышлы булу өчен нинди сыйфатларга ия булу кирәк?” дигән биремнәр тәкъдим ителде. Максатка юл”, “Вакыт ашыга” дигән видеороликлар каралды, фикерләр тыңланды. 11 нче класс укучылары тарафыннан студентлар өчен “Мәктәп фотоальбомыннан” дигән видеоролик әзерләнде.
-
Деловая игра в 9 классе.
24.01.2017
В 9 классе деловая игра по теме «Кадровый вопрос» проведена классным руководителем Фатиховой Э.А. Учащиеся работали в 3-х группах. Они должны были составить бизнес план, открыть свой бизнес, придумать торговую марку, логотип своей компании, разработать программу рекламной акции. Ребята справились на «отлично». Классный руководитель в конце игры пожелал ребятам, чтобы они были целеустремленными, энергичными, общительными.











