Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Меллятамакская начальная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423976, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Мелля-Тамак. ул. Кооперативная д. 27б |
| Телефон: | 89372993063 |
| E-Mail: | Smell.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Меллятамакская НОШ" |
| Руководитель: | Хусаенова Гульнара Голусовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 7 учащихся, 9 воспитанников |
| У нас учат: | 2 учителя, 2 воспитателя. |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Меллятамакская начальная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Сүзлекләр дөньясына сәяхәт 06.12.2021

Туган телләр һәм халыклар бердэмлеге елы уңаеннан, М. Тамак авыл китапханәсе белэн төзелгэн план нигезендә китапханәче Л. Игошева укучыларны язучы, галим, лексиканы тирәнтен өйрәнүче В. И. Даль белән таныштырды. Аның тууына 200 ел уңаеннан оештырылган тематик сәгать бары тик уңай хисләр генэ калдырды. Сүзлекләр турында бик кирэкле мәгълүмат тупланды.
-
Коррупция каршы көрәш декадасы 06.12.2021

Коррупциягә каршы көрэш декадасы кысаларында 1-4 сыйныфларда класс сәгате оештырылды. Класс сәгатен башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнара Гөлүс кызы Хөсәенова алып барды.
-
Инвалидлар декадасы дәвам итә... 04.12.2021

Инвалидлар декадасы кысаларында мәктәпкүләм "Без бергә" дип исемләнгән ярминкә оештырылды. Укучылары, мәктәпкәчә төркемдә тәрбияләнүчеләр, аларның әти-әниләре, мәктәп коллективы бу чарага бик актив катнаштылар.
-
День добрых сердец 02.12.2021

Воспитанники дошкольной группы присоединились к акции "День добрых сердец" в рамках мероприятий, приуроченных Декаде инвалидов. Они своими руками нарисовали фигурки в виде сердца и передали теплоту своих маленьких сердец другим
-
Татар халкының милли ризыклары белән танышуны дәвам итәбез 01.12.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәпкәчә төркемдә тәрбияләнүчеләр "Татар халык ашлары белән танышу" темасына практик эшчәнлектә катнаштылар. Милләтебезнең ризыклары белән якыннанрак танышу максатында, кызлар үз кулларына белән кыстыбый ясадылар, тәрбияче апалары ярдэмендә пешерделәр, төркем егетләрен чәй өстәленә чакырып сыйладылар. Эшчәнлекне тәрбияче Л. Хәмидуллина оештырды.
-
Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган сыйныф сәгате 30.11.2021

"Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен син бел!" дип исемләнгән тәрбия сәгате барышында укучылар юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерделәр. Транспорт чараларын күргән очракта икеләтә игътибарны арттыру, кышкы чорда юлларда бигрәк тә игътибарлы булу турында сыйныф җитәкчеләре һәрдаим аңлату эшләре алып баралар.
-
Мастер - класс "Түбәтәй ясыйбыз" 24.11.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан чаралар оештыру, балаларның активлыгын арттыру буенча һәрдаим эшчәнлек алып барабыз. Шул максаттан оештырылган мастер -класс вакытында балалар бакчасы тәрбиячесе Л.Хәмидуллина татарның милли бизәге – түбәтәй турында мәгълүмат бирде. Бу әңгәмә барышында тәрбияләнүче нәниләр түбәтәй белән якыннанрак таныштылар, кәгазь материаллар кулланып татар түбәтәен ясадылар.
-
"Бәхетле балачак" бәйгесе 22.11.2021

4 нче сыйныф укучысы Сираев Айдар "Бәхетле балачак" бәйгесенә катнаша. Айдар оста итеп шигырьләр укый. Уңышлар сиңа, Айдар!
-
Әхлак кагыйдәләрен өйрәнү дәвам итә.. 19.11.2021

"Мөслим егете. Мөслим кызы" муниципаль проектын тормышка ашыру максатында башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә әхлак кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган сыйныф сәгате оештырылды.
-
"Шигырь минем йөрәгемдә..." 16.11.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Л.Леронның 60 яшьлегенә багышланган сыйныф сәгатендә башлангыч сыйныф укучылары балалар язучысының тормыш юлын, иҗатын өйрәнделәр, матур шигырьләрен укыдылар.












