Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Меллятамакская начальная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423976, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Мелля-Тамак. ул. Кооперативная д. 27б |
| Телефон: | 89372993063 |
| E-Mail: | Smell.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Меллятамакская НОШ" |
| Руководитель: | Хусаенова Гульнара Голусовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 7 учащихся, 9 воспитанников |
| У нас учат: | 2 учителя, 2 воспитателя. |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Меллятамакская начальная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Халыкларның милли киемнәре белән танышабыз... 12.11.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, "Татар милли киемнәре. Алар нинди ? ”дип исемләнгән әңгәмә М.Тамак авылы китапханәчесе Л.Игошева белән бергә эзерләнде һәм оештырылды. Чарада “Салават күпере” журналының яңа саны белән мәктәпкәчә төркемдә тәрбияләнүче балалар танышты. Бу сан тулысы белән Идел буе халыклары костюмнарына багышланган иде. Әңгәмә барышында тәрбияләнүчеләр “Түбәтәй” уенына катнаштылар, рус һәм татар киемле курчаларны чагыштырып карадылар, сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр.
-
"Хуш килэсең, алтын көз!" 12.11.2021

Алтын көзне укучылар, балалар сагынып көтеп алдылар, алар бу мизгелгә багышланган шигырьлэр, җырлар өйрэнделәр, сынамышларны күзэттелэр.
Алтын көзгэ багышланган бәйрәм мәктәбебезгэ шатлыклы мизгеллэр буләк итте.
Бәйрәм белән, барыгызны да! Карлы, матур кышларга аяк басарга язсын!!! -
Нәниләргә әкият укыйбыз 22.10.2021

Мәктәбебезнең 3-4 сыйныф укучылары авыл китапханәсенә еш һәм бик зур теләк белән йөриләр. Аларны татарча әкият, хикәяләр, энциклопедияләр кызыксындыра. Туган телләр әм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Мәрхәмәтлелек айлыгы кысаларында, «Бакалар һәм тычкан», "Өч аю", “Мактанчык песи баласы”, “Нечкәбил”, “Ак бүре”, “Кызыл калфак” дигән әкиятләр белән мәктәпкәчә төркемдә шөгыльләнүче балаларны да таныштырдылар. Кечкенәләргә әкият уку кызыклы булса, укучыларга уку күнекмәсе алу бик мөһим.
-
Әтиләр көне уңаеннан оештырылган акциядә актив катнаштык 18.10.2021

Рәсәй Президенты указы нигезендә октябрь аеның өченче ял көне Әтиләр көне дип билгеләп үтеләчәк. 2021 елда ул 17 октябрьгә туры килде. Мәктәптә укучы һәр баланың әтисе турында мәгълүмат тупланды, фотолар, видеороликлар форматында Инстаграмдагы шәхси биттә яктыртылды.
Бәйрәмегез котлы булсын, хөрмәтле әтиләр!
-
Мәрхәмәтлелек айлыгы дәвам итә 16.10.2021

Укытучылар һәм укучылар коллективы көзге кояшлы көннән файдаланып мәктәп яны территориясен коелган яфраклардан, кипкән үләннәрдән арындырдылар
-
Театр куябыз 15.10.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан авыл мәдәният йорты каршысында эшләп килүче "Тамчылар" балалар театры түгәрәгенә йөрүче укучылар Аманулланың "Мактанчык Әтәч" әкиятен сәхнәләштерделәр. Бу әсәр аша алар дуслыкның кадере, мәрхәмәтлелек, үзара ярдәмләшү кебек сыйфатлар белән якыннан таныштылар. Сәхнәдә, зур аудитория каршысында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр
-
Китапларга кунакка барабыз 15.10.2021

"Мәктәп укучыларына мәдәният" проекты кысаларында мәктәпкәчә тәрбия төркемендә тәрбияләнүчеләр авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Экскурсия барышында алар татарча яңа китаплар белән таныштылар, кызыклы мәгълүмат тупладылар
-
Энциклопедияләр дөньясына сәяхәт... 11.10.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан беренче сыйныф укучылары татарча энциклопедияләр белән таныштылар. Укучыларга кызыклы мәгълүмат җиткерелде, энциклопедияләрнең төрле булуы, төрле өлкәләргә каравы аңлатылды
-
Брейн-ринг уенында катнашу 08.10.2021

Бу көнне Мәллә-Тамак авылы китапханәсе оештырган, Укытучылар көненә багышланган чарада мәктәп коллективы бик теләп катнашты һәм матур уен күрсәтте. Укытучы, тәрбиячеләр үз белемнәрен тикшерделәр, кызыклы сорауларга җавап бирделәр
-
Минем туган җирем - Татарстан 07.10.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәпкәчә тәрбия алучы балалар белән тәрбияче Лилия Хәмидуллина "Минем туган җирем - Татарстан" дип исемләнгән әңгәмә оештырды












