Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
| Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
| E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
| Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 472 обучающихся |
| У нас учат: | 50 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Мөслимлеләр кагыйдәләре 13.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында 1 нче сыйныф укучылары мөслимлеләр кагыйдәләре белән танышты.
-
"Туган телдә иң матур сүз" акциясе 13.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 1-11 сентябрь көннәрендә мәктәбебездә "Туган телдә иң матур сүз" акциясе үткәрелде. 2-11 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре белән бергәләп, тормышыбызда төп рольне уйнаган төшенчәләр турында әңгәмә корды, һәр укучы күңеленә иң якын сүзне тактага язып элде. Иң матур сүзләрнең "гаилә" төшенчәсе белән бәйле булуы аеруча сөендерә.
-
Татарча диктант - 2021 11.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәбебездә оештырылган "Татарча диктант" дөньякүләм белем тикшерү акциясе бүген бер төркем әти-әниләрне ана теле кабинетына җыйды. Безнең мәктәп мәйданчыгында оештырылган әлеге акциядә барлыгы 283 кеше катнашты. Иң яшь диктант язучыларыбыз 6 нчы сыйныфта укыса, иң өлкән кунагыбыз 66 яшьтә булды. Телебезгә битараф булмаган әти-әниләр, бездән махсус бланклар алып, диктантны өйдә дә яздылар. Барлык язма эшләр ай дәвамында тикшерелеп, билгеләре diktant.tatar сайтында урнаштырылачак.
-
"Мөслим егете. Мөслим кызы" прокты старт алды 10.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәбебездә кызыклы, мавыктыргыч һәм бик тә әһәмиятле "Мөслим егете. Мөслим кызы" муниципаль проекты старт алды. Барлык сыйныфларда мини-проектлар буенча сыйныф сәгатьләре узды, алга максатлар, бурычлар билгеләнде. "Мөслим төбәге - тарихи сәхифәләр", "Татар халкының милли гореф-гадәтләре", "Без - бер тату гаилә", "Белемле кеше - бай кеше" һ.б. бик кызыклы әңгәмәләр узды. Фәннәргә кызыксынуларны билгеләү өчен, 10 нчы сыйныф укучыларыннан анкета алынды.
-
"Яшь армиячеләр" сафы тулыланды 10.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, "Экстремизмга - Юк!" исемле айлык һәм "Куркынычсызлык декадасы" кысаларында бүген 8 нче сыйныф укучылары "Яшь армиячеләр" бөтенроссия хәрәкәте сафларына кабул ителделәр.
-
Ата-аналар контроле / Родительский контроль 10.09.2021

Мәктәптә балаларның көндәлек туклануын оештыру мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.
-
Мәктәпкүләм эвакуация 08.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм "Экстремизмга - Юк!" айлыгы, "Куркынычсызлык ункөнлеге" кысаларында гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту максатында мәктәпкләм эвакуация үткәрелде. 123 нче янгын сүндерү участогыннан килгән вәкил укучыларга үзенең киңәшләрен бирде.
-
Тәнәфестә - уеннар 08.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында әйдаман кызларыбыз тәнәфес вакытында уеннар оештыруны башлап җибәрделәр.
-
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы - һәркемгә 08.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, "Куркынычсызлык ункөнлеге" кысаларында 1 нче сыйныф укучыларына "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесе Әлмәтт территориаль идарәсенең Сарман районы профиль бүлекчәсе начальнигы юл йөрү кагыйдәләре һәм тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрнең киемнәрендә махсус яктырткыч элементлар булырга тиешлеген аңлатты һәм мультфильм күрсәтте.
-
Уен фестивалендә катнаштык 08.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Татарстан халыкларының традицион уеннары фестивале кысаларында 2-6 нчы сыйныф укучылары 8 сентябрь көнне "Курай" паркында" "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле оештырган "UEN FEST" исемле зур чарада катнашты.










