Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
| Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
| E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
| Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 472 обучающихся |
| У нас учат: | 50 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
ГТО нормалары тапшырабыз 01.06.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, Балаларны яклау көне уңаеннан "Хыял" мәктәп яны лагерена йөрүче балалар спорт мәктәбе тренеры Мадьяров И. катнашында ГТО нормалары тапшырды
-
"Җәяүлеләргә - яшел юл" 01.06.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Балаларны яклау көне уңаеннан Сарман юл иминлеге дәүләт инспекциясе белән берлектә "Җәяүлеләргә - яшел юл" исемле чара оештырылды.
-
"Дустыма - ягымлы сүз" акциясе 01.06.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан "Дустыма - ягымлы сүз" республикакүләм акциясе узды. 5 нче а сыйныфы укучылары асфальтта рәсем ясадылар. (сыйныф җитәкчесе - Хәлиуллина Л.М.)
-
Укучының мәдәни көндәлеге 01.06.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында 3 нче б сыйныфы укучысы Миргалимова Эльвина, "Укучының мәдәни көндәлеге" республикакүләм проектында катнашып, "Иң яхшы мәдәни көндәлек" бәйгесендә җиңү яулады һәм Казанда узган бүләкләү тантанасында катнашты. Әлеге тантанада Эльвинаның әнисе - мәктәп китапханәчесе Миргалимова А.И. "Самый культурный родитель" бәйгесе җиңүчесе дип табылды һәм диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз.
-
"Сөйкемле шүрәле" 01.06.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында 4 нче б сыйныфы укучысы Сабитова Диана "Сөйкемле шүрәле" республика бәйгесендә катнашып, җиңүче булды. Котлыйбыз!
-
"Күңелле балачак" флешмобы 01.06.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Балаларны яклау көне уңаеннан "Хыял" мәктәп яны лагере укучылары белән "Күңелле балачак" флешмобы үткәрелде.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 29.05.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, "Сәламәт укытучы" муниципаль проекты һәм "Сәламәт булу-бәхет" мәктәп проекты кысаларында борынгы Болгар шәһәрендә экскурсиядә булдык.
-
Изучаем родной край 28.05.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан һәм туган якны өйрәнү максатыннан 5 нче сыйныф укучылары Алабуга шәһәрендә экскурсиядә булдылар.
-
Ижау шәһәрендә булдык 26.05.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан һәм туган якны өйрәнү максатыннан 6 нчы а һәм 7 нче а сыйныфы укучылары Ижау шәһәрендә экскурсиядә булдылар.
-
Җитәкчеләр очрашты 26.05.2021

Туган телләр елы кысаларында 25 май көнне Мөслим районында барган эш белән танышу өчен Азнакай, Актаныш, Апас, Арча, Әтнә, Балык Бистәсе, Балтач, Биектау, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Минзәлә, Саба, Сарман, Тукай , Теләче, Ютазы районнары башлыклары Мөслим муниципаль районы башлыгы Муллин Рамил Хәмзә улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Әхмәтов Марат Готыф улы җитәкчелегендә эшлекле сәфәр белән Мөслимдә булдылар. Кунаклар Җәмигъ мәчете, Мәктәптән тыш эшләр үзәге, Балалар сәнгать мәктәбе, Киләчәк (Сабантуй) паркы, Туган як музее, Мөслим китапханәсе, Кояшкай балалар бакчасы, Шәхесләр музее, Батырлар музее, Тукай скверы белән танышканнан соң, йомгаклау өлешендә Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә эшлекле киңәшмә үткәрделәр. Мәктәп белән танышкач, яңача эшләнгән татар теле кабинетында туган тел дәресен, музейны карадылар. Мөслим муниципаль районы башлыгы Муллин Рамил Хәмзә улы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Урынбасары Әхмәтов Марат Готыф улы киңәшмәдә чыгыш ясадылар, район башлыклары фикер алышып, тәҗрибәләрен уртаклаштылар.










