Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
| Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
| E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
| Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 472 обучающихся |
| У нас учат: | 50 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Туган телләр елы. Парламент дәресләренә әзерләнәбез 09.02.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 15-20 нче февраль көннәрендә мәктәпләрдә "Татарстан - уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәниятләр һәм телләр төрлелеге - республиканың төп байлыгы" темасы астында парламент дәресләре узачак.
Бүген мәктәбебезнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Җәлилова Г.И. тарих, җәмгыять белеме һәм хокук, туган тел укытучылары өчен Дәүләт Советында уздырылган семинарда катнашты. Анда дәресләрне дәресләрне үткәрү тематикасы һәм методикасы турында фикер алышынды.
Мөгаллимнәр алдында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәгариф һәм фән министры И.Хадиуллин, мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Адгамова, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департамының милли сәясәтне гамәлгә ашыру адарәсе башлыгы Д.Мостафин, тәҗрибәле укытучылар чыгыш ясады, бәйге җиңүчеләре бүләкләнде, Дәүләт Советы бинасы буйлап экскурсия оештырылды.
-
Туклануны контрольдә тотабыз 06.02.2021

Әти-әниләр укучыларның мәктәп ашханәсендә туклануын һәрдаим контрольдә тоталар. Шундый контрольләрнең берсе бүген әниләр тарафыннан үткәрелде.
-
Ел укучысы - 2021 05.02.2021

Лицей базасында "Ел укучысы - 2021" конкурсының финал туры узды. 4 а сыйныфы укучысы Мөхәммәтова Р. 1 урынга лаек булды. Уңышлары белән котлыйбыз
-
Брейн-ринг 05.02.2021

Брейн-ринг уеннарының финал турында укучыларыбыз Хафизова З. һәм Мурзаханов И. катнашып, мәктәптән тыш эшләр үзәгенең грамоталары һәм истәлекле бүләкләрен алдылар
-
Ватаным - ул мин 05.02.2021

10 а сыйныфында "Ватаным - ул мин" темасына тәрбия сәгате үтте. Укучылар белән Ватан төшенчәсенә нәрсәләр керүе хакында әңгәмә уздырылды. "Мәктәбем - тарих битләрендә" дигән тема буенча кызыклы сөйләшү булды.
-
Ватаным минем 05.02.2021

4 а сыйныфында "Ватаным минем" дигән тема астында сыйныф сәгате узды. "Туган җирең өчен ни бирергә әзер?" дигән сорауга кызлар үз җавапларын тәкъдим иттеләр.
-
Тагын бер уңышыбыз 05.02.2021

Мәктәбебезнең укучылар командасы мәктәп спорт клублары арасында үткәрелгән Бөтенрәсәй спорт уеннарының муниципаль этабында катнашып 1 урынга лаек булдылар. Җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Ватанпәрвәрлек 05.02.2021

10 б сыйныфы егетләре Ә.Еникинең "Әйтелмәгән васыять" хикәясе буенча бик җанлы әңгәмә кордылар. Ватанпәрвәрлек төп күрсәткечләренең берсе - ата-баба җиренә, тәрбияләп үстергән халкына, туган теленә, сакланып калган гореф-гадәтләренә ихтирамлы караш тәрбияләү икәнлегенә тагын бер инандылар.
-
Аралашу проблемалары 05.02.2021

"Аралашу проблемалары. Төрле конфликтлар һәм аларны хәл итү юллары" темасына тәрбия сәгате узды.
-
Туган телләр елы. Спектакль карадык. 03.02.2021

Бүген, Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, бер төркем укучыларыбыз сыйныф җитәкчеләре белән бергәләп, З.Басыйрова ис. Мөслим мәдәният йортында Т.Миңнуллин ис.Татар дәүләт драма театрының ике спектаклен карадылар. 2 нче сыйныфлар өчен "Нинди матур көн" спектакле куелса, 6-10 нчыларгә А.Баймөхәмәтовның "Калдырма, әнкәй" әсәре буенча режиссер Р.Ганиев тарафыннан куелган спектакле куелды.










