Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
| Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
| E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
| Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 472 обучающихся |
| У нас учат: | 50 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Туган телләр елы."Бәхетле хатын-кыз" 03.02.2021

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 8 нче а сыйныфы укучылары "Бәхетле хатын-кыз" исемле районкүләм чарада катнаштылар.
-
Туган телләр елы. "Әдәби марафон" финалистлары билгеле! 01.02.2021

2021 елның 1 нче гыйнварыннан алып 21 нче гыйнварга кадәр ВКонтакте һәм Инстаграм социаль челтәрләрендә XIV Әдәби марафон үтте. 21 көн дәвамында катнашучылар кулларына китап һәм журналлар алып татарча әдәби әсәрләр, шигырьләр укыдылар һәм алардан иң кызыклы һәм файдалы, мәгънәле һәм уйландыра торган өзекләрне үзләренең аккаунтларында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып бардылар. Яңа елның беренче көненнән үк әдәби марафончылар, китап уку кебек яхшы гадәт тәрбияләү белән беррәттән, тайм-менеджментка (китап укырга вакыт табарга), игътибарлылыкка, гаделлеккә, төгәллеккә өйрәнделәр, тормышка карашларын киңәйттеләр, Интернет челтәрендә яңа дуслар һәм фикердәшләр таптылар. Бәйгенең оештыручылары - Татнетны үстерү фонды, Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан китап нәшрияты, шулай ук проектны билгеле бер дәрәҗәдә үз канаты астына алган Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе.
Мәктәбебездән әлеге марафонда катнашкан мөгаллимнәр Закирова И.И. һәм Җәлилова Г.И., 4 нче в сыйныфы укучысы Закиров Рөстәм, 9 нчы б сыйныфы укучысы Закиров Фәнзилнең бүген финалистлар исемлегенә керүе мәгълүм булды. Сезне чын күңелдән котлыйбыз! Алдагы марафонның 1 нче апрельдән башлануын хәбәр итәбез. Татар китабын сөючеләр сафы тагын да артыр дип өметләнәбез. Сез дә кушылыгыз!
-
Туган телләр елы. Бәйге дәвам итә! 01.02.2021

Бүген музыка укытучысы Ибраһимова Э.И. җитәкчелегендәге "Бәйрәм" вокаль ансамбле, 6 нчы а сыйныфы укучысы Хуҗагалиева Алия, 7 нче а сыйныфыннан Никогосян Наираларның этнокультур компонентлы мәктәп укучылары фестиваленең 2 нче этабына узулары билгеле булды. Кызларыбызны ихластан чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз, алдагы сынауларда тагын да зуррак үрләр яулавын телибез.
-
Семинар узды 29.01.2021

Мәктәбебездә инглиз теле укытучыларының семинары узды. Тәҗрибә уртаклашу барышында Сабитова Ч.Р. "Укытучының функциональ грамоталылыгы - ул укучыларның функциональ грамоталылыгын үстерү нигезе" дигән темага чыгыш ясады. "Сәламәт укытучы" муниципаль проектны гамәлгә ашыру максатыннан чакырылган кунаклар замана укытучыларының рухи сәламәтлеген формалаштырырга ярдәм итә торган мастер-класслар күрсәттеләр
-
Очрашу 28.01.2021

10-11 сыйныф укучылары Федераль җәзаларны үтәтү буенча уку йортыннан килгән вәкил белән очраштылар.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан шагыйрә белән очрашу 28.01.2021

28 нче гыйнвар көнне 5 нче в һәм 7 нче а сыйныфы укучылары үзәк китапханәдә шагыйрә Лилия Садриева белән очрашуда катнашты. Укучылар шагыйрәгә иҗаты буенча соралар яудырдылар. Лилия Яссировна үзенең матур шигырьләрен бүләк итте. Алар туган телне, туган якны, табигатьне яратырга, әти-әнинең кадерен белергә, хөрмәт итәргә өйрәтә. Әңгәмәдә иң актив катнашкан укучылар автографлы китапларга ия булды.
-
Блокада икмәге акциясе
27.01.2021
18 гыйнвардан 30 нчы гыйнварга кадәр “Блокада икмәге акциясе бара. “Мизгел” ЯҮ белгечләре “Мөслим туган як музее” белән берлектә Г. Тукай исемендәге урта белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен тарих сэгате уткәрделәр. Әлеге чарада һәр вакыйганың ничек башлануы һәм кешеләрнең блокаданың авыр көннәрендәге тормышы турында мәгълүмат җиткерелде, блокада Ленинградында булган балаларның истәлекләреннән мини кинофильм күрсәтелде.
Икенче интерактив өлешендә балалар Ленинград блокадасының бер көне атмосферассына керә алдылар. Балаларга 125 грамм икмәк таратылды, аннары командаларга бүленеп, алар Азбука Морзе сигналларын язып, йөк юлламасын ачыклый алдылар.
Өченче өлештә укучылар “Батырлар йортына” эксурсиягә бардылар. Аларга Тимкин Равиль Ленинград блокадысы турында эчтәлекле лекция сөйләде -
Брейнг-ринг
25.01.2021
22 гыйнвар көнне узган интеллектауль бәйге "Брейн-ринг" "Тукай ялкыны" командасы чыгыш ясады. Хафизова Зөлфия 29.01.21 узачак финал ярышларында катнашачак
-
Уңышыбыз
25.01.2021
Башкортстан Республикасы Туймазы районында узган волейбол ярышында катнашып мәктәбебез командасы 1 урынны яулады.
-
Хокук бозуларны кисәтү айлыгы
23.01.2021
Хокук бозуларны кисәтү айлыгы кысаларында Әтиләр Советы укучыларыбызның тәнәфестә үз-үзләрен тотуны күзәттеләр, вакытны файдалы уздыру турында сөйләштеләр, ял почмагындагы уен мәйданчыкларын ныгыттылар










