Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423974, РТ, Муслюмовский район, с.Тойгильдино, ул.Центральная, д.9. |
| Телефон: | +7(855)-563-46-15 |
| E-Mail: | sstoy.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тойгильдинская ООШ» |
| Руководитель: | Фархутдинов Айнур Рустамович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 25 учащихся и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Республика конференциясе 26.03.2016

24 нче мартта Казан шәһәрендә Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның III республика күләм конференция узды. “20 гасырның икенче яртысы татар әдәбиятында әдәби-эстетик эзләнүләр” темасы буенча фәнни эш башкарып, 8 нче сыйныф укучысы Идиятуллин И.Д. лауреат дипломына ия булды. Укытучысы – Дәүләтова Р.Ф.
-
Региональ семинар 18.03.2016
15 нче март көнне Мөслим урта мәктәбендә география укытучыларының региональ семинары үтте. Анда безнең география укытучыбыз Шәяхмәтова Миләүшә "ФГОС заманында география дәресләрендә педагогик технологияләр" дигән темага чыгыш ясады. -
Региональ олимпиада 18.03.2016
Мөслим урта мәктәбендә 15 март көнне география фәне буенча региональ олимпиада үтте. Мәктәбебездән 8 укучы катнашты. 8 нче класс укучысы Идиятуллин Ильшат 2 нче урынны яулады (җитәкчесе Шәяхмәтова М.М.) -
Безнекеләр концертта 10.03.2016

9 март көнне Мөслим мәдәният йортында авыл җирлекләре смотр концертларының гала-концерты үтте. Анда безнең мәктәбебездән Багаутдинова Луиза, Марданова Сирина, Шәяхмәтова Миләүшә һәм 10 класс укучысы Хаҗиева Айзирә катнаштылар. Уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз!
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары 02.03.2016

26 нчы февраль көнне Тойгелде урта мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә УУГ формалаштыру һәм аларны бәяләү” темасына чираттагы семинары узды.
-
Йолдызлык - 2016 01.03.2016

25 нче февраль көнне Ташлыяр зонасында "Созвездие- йолдызлык-2016" фестивале үткәрелде. Мөслим турына Шәйхетдинова Алия вокал-соло номинациясендә үтте, диплом белән бүләкләнде. 7 класс кызлары Шәмсетдинова Зәйнәпкә, Сабирова Айсылуга һәм "Мир весёлого детства" бию төркеменә актив катнашулары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Җитәкчеләре Шәяхмәтова М.М.
-
Искә алу кичәсе 22.02.2016

20 нче февраль көнне авылыбыз мәдәният йортында баянчы авылдашларыбыз Яскәр һәм Мирзаһит агалар истәлегенә багышланган кичә үткәрелде. Кичәгә үзебезнең авылдан гына түгел, Михайловка, Югары Табын авылларыннан да баянчылар килгән иде. Шулай ук мәктәбебездән баянда уйный белүче укучыларыбыз Габдрахманов Рамиль һәм Шәяхмәтов Рөстәм үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
-
Музейда очрашу 20.02.2016

19 нчы февраль көнне Мөслим районы музеенда Минһаҗев Альберт ага белән очрашу узды. Ул укучыларны тал белән үрү осталыкларына өйрәтте. Безнең мәктәптән "Мир весёлого детства" түгәрәгенә йөрүче укучылар очрашуда катнашып, тал белән эшләү алымнарына өйрәнеп кайттылар. Җитәкчесе: Шәяхмәтова М.М.
-
География укытучылары семинары 17.02.2016
16 нчы февраль көнне Мөслим гимназиясе базасында регионара география укытучылары семинары үткәрелде. Семинарда Башкортостан республикасыннан һәм Актаныш районыннан кунаклар катнашты. Тәҗрибә уртаклашу буенча чыгышлар, ачык дәрес һәм мастер-класслар үткәрелде. Бу семинарда безнең мәктәбебезнең география укытучысы Шәяхмәтова М.М.катнашты. -
Мир весёлого детства 15.02.2016

"Гашыйклар көне" уңаеннан 12 нче февраль көнне "Мир весёлого детства" түгәрәге укучылары интернат мәктәптә концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Җитәкчесе Шаяхметова М.М.















