Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423974, РТ, Муслюмовский район, с.Тойгильдино, ул.Центральная, д.9. |
| Телефон: | +7(855)-563-46-15 |
| E-Mail: | sstoy.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тойгильдинская ООШ» |
| Руководитель: | Фархутдинов Айнур Рустамович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 25 учащихся и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
"Әлифба" бәйрәме 04.03.2015

1 класста "Әлифба" бәйрәме узды. Укучылар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар, уеннар уйнадылар.
-
Тойгелде: җуелмас тарих 27.02.2015

Мәктәп укучылары авылыбыз тарихы язылган "Тойгелде: җуелмас тарих" дигән китапны тәкъдим итү чарасында катнаштылар. Бу китапны чыгаруда башлап йөрүче Хафизов Ш.С. , китап авторлары Миләүшә һәм Әсгать Закировлар белән очрашу булды. Авылыбыз аксакаллары тарихта эз калдырган истәлекләре белән уртаклаштылар.
-
Табигатькә сәяхәт 26.02.2015

10 класс укучылары класс җитәкчеләре Габдуллина С.Җ. җитәкчелегендә кышкы табигатькә экскурсиягә чыктылар. Төрле спорт ярышларында көч сынаштылар, таудан шудылар.
-
Аҗаган уены 26.02.2015

Инде күп еллар буена мәктәбебездә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлап Аҗаган уены утә. Анда укучылар төрле спорт ярышларында көч сынашалар, ике командага бүленеп байрак эзлиләр. Быел да бәйрәм бик оешкан иде, Вәлиәхмәов И. командасы җиңү яулады.
-
Туган тел көне 25.02.2015

1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
Бүген - Халыкара туган тел көне. Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.
Безнең мәктәбебездә дә Туган тел көне билгеләп үтелде. Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтова Рушания Фатих кызы һәм авылыбызның китапханә мөдире Бахтегараева Нурия оештырган чара уен-конкурс формасында бик күңелле узды.
Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр белән беррәттән бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора.
“И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы!” Шагыйрьнең бу сүзләре һәркемнең йөрәгендә. Тукай һәм Пушкин, Низами һәм Хузангай, Тарас Шевченко һәм Янка Купала, Шато Руставели һәм Салават Юлаев. Бу бөек сүз осталары – милли шигърият классиклары – туган телнең бөтен гүзәллеген, аһәңен тирәнтен белеп, үз халкының рухи байлыгына, тарихи үткәненә һәм киләчәге хакындагы якты хыялларына дан җырладылар.
Туган тел көне – һәрвакытта да тынычлык, дуслык һәм татулык бәйрәме булсын!
-
Ватанны саклаучылар көне 20.02.2015

11 класс укучылары класс җитәкчеләре Шәяхмәтова Миләүшә җитәкчелегендә Ватанны саклаучылар көнен табигать көчагында билгеләп үттеләр. Төрле спорт ярышлары оештырдылар, чанада шудылар.
-
Игра-конкурс "Инфознайка" 19.02.2015

Учащиеся нашей школы кажый год участвуют В Всероссийском игре-конкурсе по информатике "Инфознайка". В 2015 году конкурсные задания были очень интересными и полезными. Участники приглашают остальных учащхся присоедиться к ним и завоевать вершины конкурса
-
Шамаил язу күнекмәләре 18.02.2015

17 нче февраль көнне 6 класс кызлары сәнгать укытучысы Шәяхмәтова Миләүшә җитәкчелегендә шамаил язарга өйрәнү күнекмәләре алу өчен авыл библиотекаре Бәхтәгараева Нурия апалары янына бардылар. Алар шамаил чигү осталыкларына өйрәнү дәресләрен башлап җибәрделәр.
-
Помоги первокласснику безопасно прийти в школу 13.02.2015

Ученик нашей школы Мингазов И.И. занял 3 место в республикансом конкурсе "Помоги первокласснику безопасно прийти в школу" в номинации "Видеоклип", руководитель: Шаяхметова М.М.. Организатор конкурса: Государственная инспекция безопасности дорожного движения МВД по Республике Татарстан. Победителей поздравляем и желаем дальнейших удач в работе и учебе.
-
Студентлар белән очрашу 10.02.2015

6 февраль көннетрадицион студентлар белән очрашу булды. Студентлар мәктәбебезнең 10-11 класс укучыларына имтиханнар бирү һәм уку йортларына керү буенча киңәшләрен бирделәр. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Кичәне оештыручылар: класс җитәкчеләре Шәяхмәтова М.М. һәм Габдуллина С.Җ.















