Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423974, РТ, Муслюмовский район, с.Тойгильдино, ул.Центральная, д.9. |
| Телефон: | +7(855)-563-46-15 |
| E-Mail: | sstoy.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тойгильдинская ООШ» |
| Руководитель: | Фархутдинов Айнур Рустамович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 25 учащихся и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган флешмоб 15.02.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбендә, Муса Җәлилнең 115 еллыгы уңаеннан, укучыларыбыз аның шигырьләрен сөйләп - флешмоб оештырдылар. Һәрбер сыйныф укучысы да әлеге флешмобта актив катнашты.
-
"Изге Вәли" көне 13.02.2021

Укучыларыбыз "Изге Вәли" көненә әзерлекне башладылар.
-
"Татарстан чаңгы юллары - 2021" 13.02.2021

13 нче февраль көнне Төйгелде авыл җирлегендә "Татарстан чаңгы юллары - 2021" дип аталган массакүләм чаңгы ярышлары узды.
-
Шефлык эше дәвам итә 12.02.2021

Укучыларыбыз шефлык эшенә актив йөриләр.
-
"Аулак өй" проекты 11.02.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 11 нче февраль көнне “Аулак өй” муниципаль проектының чираттагы утырышы Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбендә узды. ”Аулак өй” нең темасы - «Хатын-кызның күрке – яулык» . Чарада 41 кеше катнашты. Ул хатын-кызларыбызның милли баш киеме – яулык, шәлләр турында булды. Зал күзнең явын алырдай аллы-гөлле бизәкле яулык, шәлъяулык, шәлләр белән бизәлде. Оештырылган чарада авылыбызның китапханәчесе Нурия Бахтегараева катнашты. Ул хатын-кызларның күркәмлеге, тормыштагы алыштыргысыз роле, әниләрнең бөеклеге турында сөйләде. Туган телебез – татар телен, халкыбызның милли йолаларын, гореф-гадәтләрен балаларга, оныкларга җиткерү, өйрәтеп калдыру да хатын - кызның изге вазыйфасы, бурычы дип атады. Чара азагында яулык бәйләү буенча мастер - класс үткәрелде. Айсылу Минабудтинова төрле яулык, палантинны матур итеп чөеп куярга, бәйләргә өйрәтте. Чара бик җылы шартларда узды.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 10.02.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәбебездә 9 нчы февраль көнне күренекле язучы, шагыйрь, прозаик, публицист, җәлилче-галим, мөгаллим, җырлар авторы, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәнәфи Бәдигыйның “Муса Җәлил поэтикасы” дигән китабын тәкъдир итүгә багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Кичәдә 22 кеше катнашты. Хәнәфи Бәдигый әсәрендә, шагыйрьнең әдәби әсәрләренең, сәнгати, идея-эстетик, лингвостилистик үзенчәлекләре һәм аларның татар поэзиясен, сәнгатен үстерүдәге әһәмиятен тикшерү-өйрәнүгә багышлаган.
-
"Искиткеч әйдәман" 10.02.2021

10 нчы февраль көнне 8 нче сыйныф укучысы Мингазова Диләрә "Искиткеч әйдәман" дип исемләнгән конкурсның муниципаль турында катнашып - "Иң креатив" номинациясендә җиңү яулады.
-
1 нче классларның каникуллар башланды 08.02.2021

-
"Театральное лукошко" 08.02.2021

Мәктәбебез тәрбиячесе Насифуллина И.М. районда узган "Театральное лукошко" бәйгесендә катнашып - 1 нче урынга лаек булды.
-
"Туклану контроле" 06.02.2021

Укучыларның туклануын контрольдә тоту рамкасында әти-әниләр мәктәп ашханәсенә килеп, ризыкларны тикшереп карый алалар.















