Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru; gim2_chelny@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 821 учащихся/ 821 укучы |
| У нас учат: | 50 педагогов/ 50 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 13.02.2020

ТАССРның һәм Татарстан китап нәшриятының 100 еллыкларына багышлап уздырылган "ХӘТЕРГӘ УЕЛГАН КИТАП" Бөтенрәсәй бәйгесендә катнашып ПРИЗЛЫ урын алган 9нчы сыйныф укучысы ХАШИМОВА АЛЬБИНАны һәм җитәкчесе ВӘЛИЕВА СУФИЯ ВӘСИЛ кызын чын күңелдән котлыйбыз!
-
КОТЛЫЙБЫЗ! ПОЗДРАВЛЯЕМ! 11.02.2020

Поздравляем ПРИЗЕРА республиканской олимпиады школьников по русскому языку для учащихся школ с родным (нерусским) языком обучения - ученицу 11 класса ШАЕХОВУ АЙЗИЛЮ! Выражаем благодарность учителю русского языка Зухуровой Айгуль Рамилевне за подготовку ученицы к олимпиаде.
-
Волейбол ярышы 10.02.2020

07.02.2020 ел ТАССР ның - 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан волейбол ярышы үткәрелде. Ярышны Әтиләр советы Укучылар советы белән берлектә оештырды. Ярышның максаты бер яктан гимназия тормышын җанландыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау булса, икенче яктан тәрбияви максаттан чыгып үткәрелде. Ярышта 3 команда: әтиләр командасы, укучылар командасы һәм укытучылар командасы катнашты. Ярыш киеренке барды. Берсе дә тиз генә җиңелергә теләмәде. Ләкин җиңү һәрвакытта көчлеләр ягында. 1 урынга гимназия укытучылары командасы чыкты. 2 нче, 3 нче урыннарны гимназия укучылары командасы белән әтиләр командасы бүлеште. Һәр команда дипломнар белән бүләкләнде. Бу ярыш барысында да уңай тәэсир калдырды. Ярышта катнашучылар да, җанатарлар да яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар.
-
“Алтын куллы” оста 06.02.2020

М. Вахитов исемендәге 2 нче гимназиягә 25 нче гыйнвардан 5 нче февральгә кадәр Фоат абый Закировның иҗат күргәзмәсе унаштырылды. Ул ТАССР ның 100 еллыгына багышланды. Күңел халәтен чагылдырган бу күргәзмәдә останың төрле елларда иҗат ителгән кул эшләнмәләре урын алган иде. Тумышы белән Саба районы Сабабаш авылыннан булган Фоат абыйның зәвык белән башкарылган эшләренә сокланмаган кеше калмагандыр. Үз авылы мәчете, туку станогы, бала арбасы, уфалла арбасы, кечкенә велосипедлар, мотоцикллар, төрле эш коралларының кечкенә макетына карап остазның “алтын куллы” икәнен чамалау кыен түгел. “Биредә куелган экспонатлар чиреге генә әле. Үз гомеремдә бүләккә дип төрле музейларга, аерым шәхесләргә бүләк ителгәннәрен санап бетерерлек түгел. Хәтта җырчы Габделфәт Сафинга “Уфалла арбасы”н җырлаганнан соң уч төбенә генә сыярлык итеп ясаган уфалла арбасын бүләк иттем, халык дәррәү килеп кул чапты”-, ди Фоат абый.
Фоат абый Закировка бирелгән төрле дәрәҗәдәге дипломнар, мактау сүзләре үз эшенең остасы икәнен тагын бер кат дәлилли. -
ОБЪЯВЛЕНИЕ о приеме в 1-й класс 06.02.2020

Прием заявлений в 1 класс на 2020-2021 учебный год в гимназии №2 закончился.
Набрано 90 учащихся.
Сформировано 3 класса.
-
Профессиональләр әзерләгән чыгыш! 04.02.2020

“Иң тату сыйныф” бәйгесенең финал этабы Яр Чаллы шәһәренең “Шәһәр балалар һәм яшьләр Иҗат Сарае №1” дә узды. Татарстан Республикасының төрле шәһәр һәм район үзәкләреннән килгән 27 команда ике көн дәвамында сәхнәдә “көч сынашты”. Ике көн дәвамында профессиональ дәрәҗәдә әзерлекле ата-аналар комитеты командалары бай эчтәлекле заманча визиткаларын, проект эшләрен һәм җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр.
Әлеге бәйгедә безнең Яр Чаллы шәһәреннән ике команда катнашты: “Гимназия №77” һәм “М.Вахитов исемендәге гимназия№2” командалары.
Ярышның беренче көнендә ата-аналар командалары визиткалар аша үзләренең эшчәнлекләрен якладылар. Безнең гимназиянең җиденче сыйныф ата-аналар комитеты тәкъдим иткән визитка башка командаларныкыннан заманча проблеманы гаҗәеп оста ачуы белән аерылып торды. Бишенче мәктәбен алыштырган, үзен беркемгә кирәксез дип уйлаган укучыга һәм эшкә чумган, бала тәрбияләүдә киңәшкә мохтаҗ гаиләгә сыйныф ата-аналары ярдәм кулы суза. Гаҗәеп кызыклы ситуациягә корылган тамаша!
Икенче чыгыш - музыкаль номер. Безнең гимназия командасы Яр Чаллыга багышланган рэп башкарды, шунысы үзенчәлекле: җырның текстын үзләре язганнар, уен коралларында шушы ата-аналар советы әгъзасы Вәлиев Марат Минсабирович оештырган “Ике яр” төркеме музыкантлары һәм вокалистлар Гатауллина Рәмзия, Ханова Ләйсән, Шәйдуллина Эльвира, Вәлиева Ләйсән, Ризатдинов Алмаз иде. Бу кадәр иҗадилык башка командаларда булдымы икән, ай-һай! Ата-аналар командасы өчен җанатар булып килгән гимназия укучыларының залдан җырның кушымтасын җырлавы концертның башлангычына күтәренке рух өстәде.Дәвамы эчке биттә...
-
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына - 75 игелекле гамәл. 03.02.2020

М. Вахитов исемендәге 2 гимназиянең Хаматов Алик җитәкләгән укучылар советы “Бөек Җиңүнең 75 еллыгына - 75 игелекле гамәл” исеме астында бик күп чаралар оеш-тыра. Шуларның берсе – “Ирбис тәпие” дигән этләр приютына мәрхәмәтлелек ярдәме күрсәтү. Иң элек укучылар атна дәвамында этләр өчен төрле кирәк-ярак, азык-төлек тупладылар. 1а сыйныфыннан Хөснетдинова Ләйлә, 8а сыйныфыннан Газизова Айсилә, Гомәрова Самира, Кәбирова Аделина, 8б сыйныфыннан Садыйкова Алсу, Фәсхетдинова Зөһрә, 9в сыйныфыннан Шәехова Гөлнара, Мөнәвирова Аишә, Минаева Альбина, 9г сыйныфыннан Хәйруллин Камил, 10 а сыйныфыннан Хамитов Маратлар бу эштә иң актив булдылар.
Ял көне булуына да карамастан, 13 укучы әти-әниләре белән бергә этләргә 6 машинага төялеп төрле кирәк-яраклар тутырылган капчык-янчыклар белән “Ирбис” приюты ягына юл тотты. Менә 70 кә якын эт тәрбияләнгән приютка да килеп җиттек. Көне дә укучыларның бу игелекле гамәлләрен хуплагандай җылы, матур. Дүрт аяклы дусларга җылы карашларын, иркәләү - назлауларын кызганмадылар гимназистлар, бәйдән ычкындырып йөртеп тә килделәр, уйнаттылар да.
Эт - кешенең дусты, тугры юлдашы. Бөек Ватан сугышы елларында җиңү таңын аттыруда дүрт аяклы дусларыбызның да өлеше зур булуын һәрвакыт истә тотсак иде. Мондый мәрхәмәтле гамәлләребез киләчәктә дә бик күп булыр әле.
Педагог- оештыручы Г.Х. Билалова -
Белдерү! 1 нче класска кабул итү 30.01.2020

2020/2021 уку елына 1 класска өч класс ачыла (барлыгы 90 бала). Гаризалар кабул ителә.
-
ПОЗДРАВЛЯЕМ! 29.01.2020

Ученик 4 класса нашей гимназии Муслимов Тимур 24-26 января 2020 года принял участие во Всероссийском турнире по тхэквондо «President Cup 2020», который проходил в городе Москва и занял III место.
Поздравляем! Молодец, Тимур! Желаем дальнейших успехов! -
Белдерү! 27.01.2020

1 нче февраль (шимбә көнне) 12:00 сәг. мәҗлесләр залында мәктәпне тәмамлаган укучылар белән очрашуга көтеп калабыз.
Рәхим итегез!














