Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru; gim2_chelny@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 821 учащихся/ 821 укучы |
| У нас учат: | 50 педагогов/ 50 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
"Татарча диктант" Бөтендөнья белем бирү акциясе -2019 19.10.2019

“Татарча диктант” белем бирү акциясе “2014–2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” Дәүләт программасы нигезендә уздырыла.
19 октябрьдә “Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия” мәйданчыгында уздырылган акциядә 240 кеше катнашты. Катнашучылар арасында гимназия укытучылары, укучылары, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары, билгеле шәхесләр дә бар иде: Яр Чаллы шәһәре мәгариф һәм яшьләр идарәсе башлыгы Хуҗин Нияз Рөстәмович, Татарстан Республикасының атказанган артисты Гөлдәния Хәйруллина,"Болгар" җыр һәм бию ансамбле солисты Хаматшин Нияз,"Чаллы ТВ" телерадио-компаниясе дикторы Хабибуллина Роза Факилевна, журналист Ханова Ләйсән Зәкияновна,язучы, драматург Сәлимҗанов Рафис. Иң өлкән катнашучы Калимуллина Нәзирә Мәхмүтовна, пенсионер,78 яшь, иң яшь катнашучы - Вәлиева Наилә, укучы, 10 яшь."Татарча диктант" Бөтендөнья белем бирү акциясенә ОТЧЕТ
Фотоларны Медиатека-Фотогалерея-"Татарча диктант" Бөтендөнья белем бирү акциясе -- альбомында карый аласыз
-
«Альфа-2» 18.10.2019

Команда нашей гимназии «Альфа-2» заняла второе место на первом этапе в соревнованиях по преодолению военизированной полосы препятствий.
Последующие этапы соревнования будут проходить в течении всего года.
Надеемся, что команда, как и в прошлом году, займёт суммарно 1 место за все остальные этапы. -
Шәһәрне яшелләндерү һәм чистарту айлыгында катнашабы 12.10.2019

Шәһәрне яшелләндерү һәм чистарту айлыгы бара. М. Вахитов исемендәге 2 гимназия укучылары да айлыкта актив катнашалар. Укытучы Хазиева А.М. һәм Шәйдуллин Р.С. җитәкчелегендә 7б классы укучылары 33 комплексны җыеш-тыруда катнашты. Башка класслар да үзләренә беркетелгән участокларда күмәк хезмәт куялар. Кипкән яфракларны җыялар, агачларны кышка әзерлиләр, туфракны казып куялар, җыелган чүпне машинага төяп озаталар. 19 октябрь көнне оештырылачак өмәгә эшләре дә күп калмады.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Харисова Э.М.
-
Татарча диктант Яз! 12.10.2019

2019 елның 19 октябрендэ 13:00 - 2 нче санлы Мулланур Вахитов исемендәге татар гимназиясендә татарча диктант яздырыла.
“Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе.
Рәхим итегез! -
Котлыйбыз! Поздравляем! 12.10.2019

В 2019 году Минобрнауки РТ учредило гранты профессионального роста школьных учителей по нескольким номинациям: «Старший учитель», «Учитель-мастер», «Учитель-наставник», «Учитель-эксперт». Среди 708 педагогов, получивших гранты, есть и учителя нашей гимназии.
Учитель татарского языка и литературы Нурисламова Эндже Азгамовна стала обладателем гранта «Учитель - эксперт», учитель музыки Шайгарданова Лейсан Зуфаровна - «Учитель - мастер».От всей души поздравляем наших учителей и желаем дальнейших успехов!
-
ТАССР-100 ел! 10.10.2019

ТАССРның 100 еллыгына багышланган класстан тыш чараларга старт бирү.
9 октябрь көнне гимназиядә ТАССРның 100 еллыгына багышланган класстан тыш чараларга старт бирелде. Ул 9-11 класс укучылары өчен оештырылды. Чараны гимназиянең тарих укытучысы Каюмов Ренат Гап-драхманович әзерләде. Татар дәүләтчелеге тарихына күзәтү ясалды. ТАССР төзелүнең әһәмияте һәм республиканың бүгенге көндә тоткан югары дәрәҗәсе дәлилләнде. Алдагы очрашуны Казан шәһәре тарих галимнәрен чакырып оештырырга планлаштырабыз.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Харисова Э.М. -
Лучшие педагоги Комсомольского района 10.10.2019

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Суфия Васил кызын Яр Чаллы шәһәре Комсомол районы мәктәпләре арасында иң яхшы укытучылар Мактау тактасына кертелүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләкчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Лучших педагогов Комсомольского района занесли на Доску почета!
За достижение высокого профессионального мастерства, личный вклад в решение актуальных задач образования и воспитания 20 педагогов занесены на Доску почета «Лучшие педагоги Комсомольского района». Среди них и наш учитель татарского языка и литературы Валеева Суфия Василовна. Поздравляем! -
Картаймагыз әле, ветераннар! 09.10.2019

2 гимназия үзенең ветеран укытучылары һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган хезмәткәрләре белән горурлана. Ветераннар, лаеклы ялда булсалар да, һәрвакыт мәктәп тормышы белән кызыксынып торалар, аралашып яшиләр. Һәр класс бер яки ике ветеранга шефлык итә. Сыйныфларда ветеран почмаклары булдырылган. Анда педагог турында бай материал тупланган.
8 октябрь көнне ветеран укытучыларны кунакка чакырдык. Гимназиядә вете-раннарны укучылар советы каршы алды. Алар һәр педагогка ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, класс ата-аналар комитетлары әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.
Укытучы Хаматова Л.Б. җитәкчелегендәге 3а класс укучылары алкышлар астында ветераннарны Актлар залына озаттылар. Кунаклар өчен чараны 9б, 9в класс җитәкчеләре Нурисламова Э.А. һәм Вәлиева С.В. әзерләде. Зал гимназия тарихы музее итеп оештырылган. Һәр экспонат бер хәтирәне искә төшерә. Өстәлдә хатлар. Аларны мәктәпне төрле елларда тәмамлап чыккан һәм бүгенге көндә зур дәрәҗәләргә ирешкән укучылары юллаган. Бер генә укытучыны да онытмаган алар. Театральләштерелгән тамаша концерт номерлары белән чиратлашып барды.
Гимназия директоры Гарифуллин А.Х.котлады. 2013-2019 елларда директор булып хезмәт куйган Әюпова Ф.Ф. ветераннарны котларга махсус килгән. 95 яшьлек Солтанова Анна Ивановна һәм Зәйнуллина Фәһимә Гыйльмиевна, 55 еллык педагогик стажга ия Дәүләтшина Халидә Муллахметовна, очрашудан канәгать калып, коллективка үз рәхмәт сүзләрен җиткерделәр Кичә ахырында күмәкләшеп фотога төштек. Җылы очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.
Соңыннан укучылар үз ветераннарын классларга чакырдылар. Очрашуга килә алмаган укытучыларны укучылар өйләренә барып котладылар.Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Харисова Э.М.
Фото1 Фото2 Фото3 Фото4 Фото5 Фото6 Фото7 Фото8 Фото9 Фото10 Фото11 Фото12
-
Укытучылар көне белән! 04.10.2019

Хөрмәтле укытучылар һәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм! Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә иҗади уңышлар, игелекле укучылар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телим. Тормышның һәр мизгеленнән ямь табып, балаларыгызның, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп яшәгез!
Гимназия директоры Гарифуллин Айдар Хәкимҗан улы
-
"Самый классный классный" - "Иң яхшы класс җитәкчесе" 02.10.2019

"Иң яхшы класс җитәкчесе" шәһәркүләм бәйгесенең номинанты - Фаттахова Алсу Миннимухаметовнаны чын күңелдән котлыйбыз! Киләкчәктә дә зур уңышлар телибез!














