Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru; gim2_chelny@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 821 учащихся/ 821 укучы |
| У нас учат: | 50 педагогов/ 50 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
ПОЗДРАВЛЯЕМ! КОТЛЫЙБЫЗ! 18.10.2017

ЮНАРМЕЙСКИЙ ОТРЯД учащихся 9-11 классов занял I место в ВОЕННО - СПОРТИВНОЙ ИГРЕ "ЗАРНИЦА", проходившей в рамках всероссийского детско-юношеского военно-патриотичнского движения "ЮНАРМИЯ", городской военно-патриотической программе "ЗВЕЗДА". Объявляем благодарность учителям физической культуры Хабибуллину Ильнуру Рафаилевичу, Хайруллину Назфату Ашрафулловичу за подготовку учащихся. МОЛОДЦЫ!
-
Хәтер көне 16.10.2017

Казан шәһәре тарихына иң тирән булып кереп калган һәм татар халкы тарафыннан әлегә иң актив билгеләнеп уза торган "Хәтер көне", 1552 елның 15октябрь көнендә Казан ханлыгы башкаласы булган Казанны Русия патшалыгы гаскәрләре алганда, шәһәрне яклаганда хәлакъ булганнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Татарстанда ул 1989 елдан башлап үткәрелә.
Әлеге вакыйгадан гимназия укучылары да читтә калмады. 16нчы октябрь иртәсендә актлар залына җыелган 7-10нчы сыйныф укучылары тарих укытучысы Каюмов Ринат Габдрахман улы җитәкчелегендә “Хәтер көнен”нә багышлап әзерләнгән бик тә эчтәлекле чарада катнаштылар. Чарада Факил абый Сафин сүзләренә Ринат абый Сабирҗанов иҗат иткән, әлеге вакыйгага махсус атап язылган, “Хәтер көне” җыры яңгырады. Шулай ук укучы кызларыбыз тарафыннан шигырьләр укылып, тарих һәи җәмгыять белеме укытучысы Гибадуллина Ильмира Илһам кызы бай эчтәлектәге мәгълумат җиткерде. Татар милләтенә, теленә, диненә битараф булмаган һәркем күңеленә үтеп керерлек иде әлеге чарада яңгыраган хәбер сүз. Гимназия директоры Әюпова Фирдүсә Фәнәвис кызы һәм чараның кунагы Факил ага Сафин тарафыннан укучыларыбызга әйтелгән сүзләр дә чын мәгънәсендә уйланырга мәҗбүр итә. Чыннан да үткәнен белгән, хәтерләгән халыкның гына киләчәге өметле һәм бар. Шуны онытмасак иде.
-
КВН 14.10.2017

13 нче октябрь көнне шәһәребездә мәктәп укучылары КВН командаларының фестивале булып узды. Фестивальдә барысы 40тан артык конманда катнашып, араларында татар телендә, рус телендә шулай ук кыска НОН-стоп форматында чыгыш ясаучы командалар да булды. Шулар арасында безнең гимназиябезнең “Демокрит Стелит” командасы чыгыш ясап 3нче призлы урын яулады. Чын күңелебездән егетләребезне җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба яңа үрләр, зур җиңүләр телибез.
-
“Сөмбелә килә - юл бир!” 13.10.2017

Ел фасылының кайсын гына алма, һәрберсе үзенчә күңелле. Көзгә генә күз салыгыз әле, меңләгән төсләр белән янып, күзләрне иркәли, муллыгы белән күңелләрне җылыта. Шундый матур көннәрнең берсендә гимназиябез актлар залына да “Сөмбелә” үзе аяк басты. Һич ялган түгел, Сания Маликовна Закирова җитәкчелегендәге 4а сыйныфы укучылары чын мәгънәсендә көзге тамаша күрсәттеләр. Әлеге бәйрәмдә Сөмбелә дә, Уңыш бабай да, Көз кызы да катнашты. Җыр-биюләр, кызыклы сораулар белән үрелеп барган бәйрәм кичәсе һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
О проведении Дня правовой помощи гражданам 10.10.2017

25 октября 2017 года Уполномоченным по правам ребенка в Республике Татарстан совместно с республиканскими министерствами и ведомствами с 10.00 до 14.00 на базе Дома дружбы народов Татарстана (г. Казань, ул. Павлюхина, д.57) запланировано проведение Дня правовой помощи гражданам.
-
Без - җиңүче! 06.10.2017

Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия 2016/2017 нче уку елы нәтиҗәләре буенча "Татарстан Республикасынын иң яхшы белем бирү оешмасы" номинациясендә җиңү яулады.
-
“Гимназия биләмәләрендә көзге чистарту эшләре...” 27.09.2017

Көзнең үз матурлыгы булу белән бер рәттән, үз мәшәкате, үз эшләре дә җитәрлек. Җәй буе күзләрне хозурландырып торган яшел яфраклар, аллы-гөлле чәчәкләр шиңеп гимназиябез биләмәләрендә ярыйсы гына эш ясадылар. Гимназиябез укучылары хезмәт дәресләрендә, иртә белән һәм дәресләрдән соң үзләренә бүлеп бирелгән участокларда җыештыру эшләре башладылар. Күмәк көчтән эш курка, ди халык мәкале. Бердәм эшләгәч күңелле дэ, җиңел дә, тиз дә эшләнә.
-
«Толымнарың матур, кем үрде?!» 26.09.2017

Укучыларыбызның уку елы башыннан ук өс-баш, тышкы кыяфәтләрен тәртиптә йөртүләренә булышлык итү максатыннан 26нчы сентябрь көнне “Толымнарың матур, кем үрде?!” акциясе уздырылды. Әлеге чарага Яр Чаллы шәһәре Дәүләт педагогия университеты укытучысы, психология фәннәре кондидаты, рәсем сәнгате кафедрасы доценты Әлфия Рашитовна җитәкчелеге астында, сәнгать бүлеге студентлары килеп укучы кызларыбызга чәч үрү буенча мастер-класс күрсәттеләр. Көн дәвамына сузылган әлеге мастер-классларда кызларыбыз үзләренең чәчләренә матур причёскалар үрдерү белән бер рәттән, студентлардан чәч үстерү һәм аны карау буенча файдалы киңәшләр дә алдылар.
-
О мерах по организации питания 16.09.2017

18 августа 2017 года вышло постановление управления образования и по делам молодежи №4847 «О мерах по организации питания обучающихся муниципальных общеобразовательных организаций». В данном документе говорится, что с 1 сентября 2017 года освобождаются родители (законные представители), воспитывающих четверых и более несовершеннолетних детей, от оплаты за питание детей, обучающихся в муниципальных общеобразовательных организациях.
Ссылка на документ: /upload/storage/org1488/files/Постановление О мерах по организации питания обучающихся муниципальных общеобразовательных организаций.pdf
Закон «Об образовании в РФ» Статья 37. Организация питания обучающихся http://www.consultant.ru/document/cons_doc_LAW_140174/e5372d6d5b4babeec9319080838dea4cf2f7661e/
-
“Аңлаучы укытучы 2017” 14.09.2017

Укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү, эшчәнлек сыйфатын үстерү максатыннан Шәһәр укучылар советы Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты мәгариф һәм яшьләр белән эшләү бүлеге ярдәме белән “Аңлаучы укытучы 2017” бәйгесен игълан итте. Әлеге бәйгедән гимназиябез укучылары һәм ата-аналары да читтә калмады. “Аңлаучы укытучы 2017” исеменә лаек дип табылган һәрбер укытучы турында мәгълумати стендлар, газеталар гимназиябез диварын бизәде. Һәрбер укучы һәм ата-ана бәйгедә катнашучы укытучының биографиясе, кызыксынулары, уңышлары турында укып таныша алды. Бәйге ахырында яшерен тавыш бирү юлы белән җиңүче ачыкланды. “Аңлаучы укытучы 2017” исеме иясе - Зухурова Айгөл Рамил кызы.














