муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423197, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Акбуре, ул. Комсомольская, д. 30/423197, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Акбүре авылы, Комсомол урамы, 30 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-483-62-12 |
| E-Mail: | shkola-akbure@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Акбуринская ООШ" |
| Руководитель: | Латыпов Харис Харрасович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 17 ученика/бездә 17 укучы укый |
| У нас учат: | 10 преподователи/бездә 10 педагогик хезмәткәр укыта |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
4 нче сыйныфта тест. 13.12.2013

Бүген 4 нче сыйныф укучылары рус теленнән мониторинг тикшерү эшләрен башкардылар. Тестта барлык укучылар да катнаштылар.
-
Кар шәһәрчеге ясау. 13.12.2013

Һәр сыйныф укучылары үзләренең җитәкчеләре белән Яңа елга әзерләнү максатыннан, кар шәһәрчеге төзүдә актив катнаша. Саф һавада эшләү һәм уйнау бик күңелле һәм файдалы!
-
"Ветеранда кунакта" 12.12.2013

-
Россия Конституциясе көне белән! 12.12.2013

Егерме ел элек бу көнне Россия Конституциясе кабул ителде. Төп закон Кеше хокукларын һәм ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституциядә сәламәтлекне ныгытуга, белемгә, сүз ирегенә хокуклар регламентланып кына калмаган, ә гарантияләнгән. Конституциябезнең төп принциплары илебезнең тотрыклы үсешен, дәүләтнең нигезле икәнен гарантияли. Россиядә барлык законнар Конституциягә каршы килмәслек итеп эшләнә. Төп закон кабул ителгәннән соң узган 20 елда илебез, республикабыз, шул исәптән районыбыз социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси үсештә зур үзгәрешләр кичерде. Икътисадтагы уңышларыбыз яңадан-яңа башлангычлар һәм аларны гамәлгә ашыру өчен уңай мөмкинлекләр ача. Конституция нигезендә мөһим социаль программалар гамәлгә ашырыла, тормышыбызга яңа технологияләр актив үтеп керә, гражданнарыбызның иҗади сәләтләрен ачу, төрле милләт вәкилләренең татулыгын, дуслыгын ныгыту өчен шартлар тудырыла. Хокукларыбыз безгә бурычлар да йөкли. Барыбыз да күпмилләтле илебезнең киләчәге өчен җаваплылык тоеп, Конституция нормаларын белергә, ихтирам итәргә һәм үтәргә бурычлы.
Хөрмәтле авылдашлар! Сезне ихлас күңелдән Конституция көне белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, иминлек, бәхет, күңел көрлеге һәм матур тормыш телибез. Илебезнең төп Канунының һәр маддәсе үтәлсен, Конституция халыкка хезмәт итсен.
-
4 нче сыйныфта тест 10.12.2013

Бүген 4 нче сыйныфлар математикадан мониторинг тикшерү үттеләр.
-
Инвалидларны хөрмәтләп. 09.12.2013

Ел саен 1-10 декабрьдә Республикабызда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көннең төп максаты – физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемасына дәүләт һәм җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү.
Шул уңайдан Акбүре мәктәбе дә бу ункөнлектә катнашып, үзеннән өлеш кертте. Мәктәп ашханәсендә инвалидлар өчен табын әзерләнгән иде. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Галия Миншина аларның һәрберсе турында бик җылы итеп сөйләде, мәктәп укучыларыбыз Шәйдуллина Динә һәм Шәйдуллина Ландыш Сөлчә Баш авылы мәдәният йорты җитәкчесе Ильхамия Фәтхетдинова, җыештыручы Галия Нуриева иң матур җырларын багышладылар, авыл җирлеге Җәүдәт Залалетдиновның ярдәме белән әзерләнгән кунак өстәле дә мулдан иде. Бәйрәм азагында инвалидлар исеменнән атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Әхметов улы ризык әзерләгән мәктәп пешекчеләренә, мәктәп директорына, матди ярдәм күрсәткән химаячеләргә, мәдәният хезмәткәрләренә, аеруча Җәүдәт Залалетдиновка рәхмәтләрен җиткерде.
-
Профориентация эше. 06.12.2013

4 нче декабрь көнне 5-9 сыйныф укучылары Акбүре авылы мед.пунктына ( ФАП )ка экскурсиягә бардылар. Анда аларга фельдшерыбыз Валиуллина С.И. СПИД, ВИЧ, наркотиклар турында сөйләп, аңлатып, күрсәтеп китте. Шулай ук гриппка каршы профилактик чаралар буенча киңәшләр бирде.
-
Ява карлар, яңа карлар… 03.12.2013

Ява карлар, яңа карлар –
Кышның ак гөлләре.
Якты булсын, ап-ак булсын
Илемнең көннәре.
Ишетелеп торсын җирдә
Балалар көлгәне.
Ява карлар, яңа карлар,
Ак – гомер юллары,
Дәвам итсен гомер буе
Тынычлык еллары.
Яңгырасын җир өстендә
Тынычлык җырлары.
-
1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне 02.12.2013

-
"Мирасчылар" 29.11.2013










