муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423197, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Акбуре, ул. Комсомольская, д. 30/423197, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Акбүре авылы, Комсомол урамы, 30 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-483-62-12 |
| E-Mail: | shkola-akbure@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Акбуринская ООШ" |
| Руководитель: | Латыпов Харис Харрасович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 17 ученика/бездә 17 укучы укый |
| У нас учат: | 10 преподователи/бездә 10 педагогик хезмәткәр укыта |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Профсоюзлар көне белән! 24.09.2013

Хөрмәтле профсоюз членнары, профсоюз активистлары!
Сезне барыгызны да Профсоюз көне белән котлыйм! Сезгә саулык-сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм һәр өйгә бөтенлек телим! Киләчәктә һәркемгә көчле, үсешкә һәм бөтенлеккә йөз тоткан бердәм профсоюз оешмаларының яклавын тоеп эшләргә һәм яшәргә язсын!
-
"Татарстанда милләтләр кроссы-2013" 23.09.2013

Елның елында сентябрь аенда “Милләтләр кроссы - 2013” старт ала. Россиякүләм үткәрелгән әлеге чарада олысы да, кечесе дә бик теләп катнаша. Менә быел да Яңа Чишмәдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спортны популярлаштыру, район халкын физкультура һәм спортка тарту максатыннан – якшәмбе, 22 сентябрь көнне район үзәгендә Бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан “Татарстан кроссы-2013” старт алады.
-
Ата-аналар комитеты җыелышы. 20.09.2013

19 сентябрь көнне Яңа Чишмә урта гомуми мәктәбендә наркотикларга каршы, ата-аналар комитеты әгъзалары җыелышы булып узды. Җыелышта Яңа Чишмә урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Иляшкина И.Ю., табиб нарколог Сабирова Ф.Р, укытучы-психолог Усманова Л.А., Яңа Чишмә прокурор булышчысы Галимов Р.М. чыгышлары тыңланылды, видеолар күрсәтелде. Соңыннан рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.
-
"Наркотиксыз тормыш!" 18.09.2013

16 сентябрьдән 18 октябрьгә чаклы республикада наркотиклар куллануга каршы айлык үткәрелә. Аның девизы – "Наркотикларсыз тормыш". Мондый айлык үткәрү – проблеманың гаять кискен булуына, кисәтү чараларын активлаштыру кирәгенә ишарә. 16 сентябрь көнне ЦРБ да бу акциягә багышланган семинар үтте. Бу семинарда ЗДВРлар, ФАПлар, методистлар, наркологлар, психологлар катнашты. Анда наркоманиягә кагылышлы видеофильмнар күрсәтелде, шулай ук нарколог һәм психолог чыгышлары тыңланылды. Брошюралар тарадылды.
-
"Чисталык дәресе" 16.09.2013

Татарстанда игълан ителгән Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы кысаларында табигатьне саклауга багышланган чаралар башланып китте.
16 сентябрь көнне 5-9 сыйныф укучылары катнашында “Чисталык дәресе” акциясенә кушылып экология сәгате үткәрелде. 2013 ел – экологик культура һәм әйләнә тирәлекне саклау елы. Акциянең максаты – үсеп килүче яшь буынның экологик белемнәрен арттыру, туган ягыбыз табигатенә сакчыл караш уяту, экологик үзаң тәрбияләү, республикада өзлексез экологик белем бирү системасын үстерү.
Биология, химия укытучысы Халиуллина В.М. иң беренче төзелгән – Баргузин тыюлыгы турында, Байкал күле - аның табигате, экологик проблемалары турында сөйләде. “Байкал, аның табигате” видеофильмы күрсәтелде.
2,3,4 cыйныфта “Чисталык дәресе” “Әйләнә-тирә дөнья” дәресендә “Табигатьне саклау” темасы белән интегральләштереп үткәрелде. Дәрестә табигатьне саклау турында сөйләшенде, балалар викторина сорауларына җавап бирделәр. Укытучы Валиуллина Г.Т. 2013 елның Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елы булуы һәм Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министрлыгы эшчәнлеге белән таныштырды. Презентацияләр күрсәтелде.
5 нче сыйныф җитәкчесе Насырова Р.Х. Татарстан Республикасындагы “Кызыл китап”ка кергән үсемлек, хайваннар белән таныштырды. “Кызыл китап” укучыларда зур кызыксыну тудырды.
-
КОТЛЫЙБЫЗ!!! 12.09.2013

Хөрмәтле коллегабыз Вәлиуллин Вәсил Вәлиҗан улын чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз.!!! Сезгә ныклы сәламәтлек, эшегездә, гаиләгездә тынычлык теләп калабыз.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
-
"Сэламәт гаиләдә-сәламәт балалар" 04.09.2013

Бүген мәктәбебездә "Сәламәт балалар - сәламәт гаиләдә" дигән тема астында "бердәм дәрес"ләре, класс сәгатьләре, эстафеталар үткәрелде. Бу чарада барлык класслар да, хәтта әниләр дә актив катнашты.
-
"Экстремизмга-Юк!"
03.09.2013
Бүген илебездә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан безнең дә мәктәптә “Экстремизмга-юк!” исеме астында дәресләр узды.
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме белән! 02.09.2013

Хөрмәтле укучыларыбыз, укытучыларыбыз!
Бу дөньяда без барыбыз да мәктәп бусагасыннан үткән кешеләр. Авыл мәктәбеме, шәһәр мәктәбеме, укытучы өе бусагасымы - мөһим түгел. Иң мөһиме - без барыбыз да тумыштан белемгә омтылабыз. Күзләрне ачып беренчесен дөнья белән таныша башлыйбыз, куллар белән тотып, авызга кабып карыйбыз.
Кеше белемсез яши алмый. Бу - табигый күренеш. Һәр алган белем, һәр яңалык бездә иксез-чиксез шатлык уята. Кайда гына яшәсәк тә, кем генә булсак та - без көннән-көн күбрәк белем туплый барабыз.
Әмма белемне туплау, акыл иясе булу өчен көннәр генә җитми. Алынган белемнәрне тәртипләп җыеп туплап бара белү - үзе бер осталык. Шуңа күрә инде ерак гасырларда ук иң мөхтәрәм, иң акыллы кешеләр укытучылар булып киткәннәр. Мәктәпләр барлыкка килгән. Гасырлар уза барган саен мәктәптә бирелә торган белемнәрнең дәрәҗәсе арта барган.
Бүгенге заман мәктәбе заманча технологияләр белән җиһазландырылган, анда югары белемле мөгаллимнәр эшли, укытуның үз методикалары һәм системалары бар. Бүгенге мәктәпне тәмамлаган укучылар корыч атларны җигә, интеллектуаль машиналар белән идарә итә, катлаулы мәсьәләләрне чишә ала. Беренче сыйныфка укырга килгән балаларның барысы да диярлек әлифбаны белеп, укырга һәм язарга өйрәнеп килә.
1 сентябрь - Белем бәйрәме. Белем булган җирдә җиңү бар, белемле кешеләр булган җирдә һәр авыр мәсьәлә секунд арасында чишелә.
Мәктәп бусагасыннан атлап керү - безнең һәрберебез өчен дә зур шатлык булып калсын, алган белемнәрнең, аны өләшкән укытучыларның, белем алу өчен мөмкинлекләр булдырылган мәктәпләрнең кадерен белеп яшик. Алган белемнәребез иман китерсен, мәктәптән белем алып кайткан һәр көн хәтеребездә иң яхшы истәлек булып гомерлеккә саклансын.
Чын күңелдән 1 сентябрь - Белем бәйрәме белән котлыйбыз!
-
Нечкэбил района в республике 30.08.2013
Уважаемые родители, учителя и учащиеся! Из Новошешминского района учительница Утяшкинской СОШ Борисова Лилия Гилемхановна принимает участвие в Республиканском этапе конкурса "Нечкәбил" . Просим Вас голосовать и поддержать Лилию Гилемхановну. Ссылка для голосования http://www.nechkebil.ru/voting?layout=category









