муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423197, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Акбуре, ул. Комсомольская, д. 30/423197, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Акбүре авылы, Комсомол урамы, 30 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-483-62-12 |
| E-Mail: | shkola-akbure@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Акбуринская ООШ" |
| Руководитель: | Латыпов Харис Харрасович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 17 ученика/бездә 17 укучы укый |
| У нас учат: | 10 преподователи/бездә 10 педагогик хезмәткәр укыта |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Күңелем минем япь-яшь калыр, һич картаймас; Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас. " 26.04.2013

Һәр елны Г.Тукай туган көнендә мәктәбебездә "Шигырь бәйрәме" үткәрелә. Быел да бәйрәм күңелле үтте. Укучылар Г.Тукай шигырьләрен матур, сәнгатьле итеп сөйләделәр.
-
"Эш беткәч уйнарга ярый!" 26.04.2013

5 нче сыйныф укучылары Г.Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигырен сәхнәләштерделәр.
-
Мәктәпләрдә Парламент дәресләре үтте. 25.04.2013

Парламент сәгатен 1 категорияле тарих һәм җәмгыять белемнәре укытучысы Вәлиуллин В.В. үткәрде. Чараның темасы: Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең дәүләт символлары. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символларының тарихы турында слайдлар күрсәтелде. Укытучы Татарстан Республикасының яңа гимн тексты белән таныштырды. Чара Россия һәм Татарстан гимннарын тыңлау белән төгәлләнде.
-
Һәйкәл тирәсен җыештыру 24.04.2013

24 апрель көнне мәктәбебезнең 5,6 нчы сыйныф укучылары һәйкәл тирәсен җыештырдылар, себерделәр, чүп-чарларны җыйдылар.
-
Зирекле музеенда шигырь бәйрәме 23.04.2013

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латыйпова Рәмзия Минвәли кызы җитәкчелегендә бер төркем укучылар: Вәлиуллина Зөлфия Вәсил кызы, Шәйдуллина Ландыш Рәмис кызы, Фәтхетдинов Илнур Хамзә улы Зирекле музеенда үткәрелгән "Шигырь бәйрәме"ндә катнаштылар. Алар туган як, экология темасына багышлап иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр.
-
Язгы өмә. 20.04.2013

20 нче апрель көнне укучылар, укытучылар, мәктәптә эшләүче хезмәткәрләр өмәдә тырышып эшләделәр. Юл буйлары, мәктәп тирәсе, авыл чүп - чардан чистартылды. Мәктәп дирекциясе зур оешканлык белән тырышып эшләгән өмәчеләргә зур рәхмәтен белдерә.
-
"Чисталык - сәламәтлек ул" 17.04.2013

Апрель ае керде исә чисталык темасы бөтен җитдилеге белән калка. Бу аңлашыла да – кышын кар безнең шапшаклыкны күпмедер яшерсә, язын бөтен чүп-чар күз алдына чыга. Шуңа да апрель ае башыннан республикада чисталык икеайлыгы игълан ителә.
Авылыбыз урамнарын, мәктәп территориясен кышкы кар астында яшеренеп яткан чүп-чардан арындыра башладылар: бүген агымдагы елның беренче чистарту өмәсе – “санитар чәршәмбе” се үтте. Бу өмәдә 1-9 нчы сыйныфлар һәм мәктәп педколлективы бик актив катнаштылар.
-
"День пенсионных знаний" 11.04.2013

"Пенсия белеме көне" уңаеннан югары сыйныфларда тәрбия сәгатьләре, ә башлангыч сыйныфларда әңгәмәләр үткәрелде. Укучылар үзләрен борчыган сорауларына интернеттан, брошюралардан төрле мәгълүматлар таптылар һәм видеолар карадылар.
-
ГИА га әзерләнү өчен Интернет-тест 11.04.2013

8 апрель һәм 10 апрель көнне 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән, математикадан Интеренет - тестирования эшләделәр.
-
Территорияне кардан чистарту 06.04.2013

Акбүре мәктәбе укучылары мәктәп территориясендәге карларны чистарттылар.









