муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423197, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Акбуре, ул. Комсомольская, д. 30/423197, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Акбүре авылы, Комсомол урамы, 30 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-483-62-12 |
| E-Mail: | shkola-akbure@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Акбуринская ООШ" |
| Руководитель: | Латыпов Харис Харрасович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 17 ученика/бездә 17 укучы укый |
| У нас учат: | 10 преподователи/бездә 10 педагогик хезмәткәр укыта |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
"Мәктәп Укучылар Думасы" советы җыелышы. 11.02.2013

Бүген Район Балалар Думасының депутаты Нурхаметова Лилия Мәктәп Балалар Думасының җыелышын үткәрде. Җыелышта МБД ның әгъзалары белән 14 февраль көнне Акбүре мәдәният йортында үткәреләчәк "Гашыйклар көне"нә багышланган кичә программасы каралды. Программага өстәмәләр кертелде.
-
"Лыжня Татарстана - 2013" 11.02.2013

10.02.2013 көнне Акбүре мәктәбе укучылары, коллективы, Акбүре авыл җирлеге һәм авыл мәдәнияты катнашында “ЛЫЖНЯ ТАТАРСТАНА – 2013”булып узды. Башлангычлар 500 мм. га, кызлар 2 км. га, ә малайлар 3 км. га ярыштылар. Башлангыч сыйныфлардан 1 урын - Нуриев Рәзилгә, 2 урын - Шәйдуллина Динә, 3 урын - Хасаншина Әнисәгә, 5-7 сыйныфлар арасыннан 1 урын- Нуриев Рәфис, 2 урын - Муратов Руслан, 3 урын - Шәйдуллина Ландышка, 8-9 сыйныфлар арасыннан 1 урын - Сәхәбетдинов Ирек, 2 урын - Зәләлетдинов Ирек, 3 урын - Шакиров Ниязга. Шулай ук укытучылар арасыннан, Насырова Резидә һәм Харисова Гүзәл актив катнаштылар. Бәйрәмнең азагы авыл мәдәният йортында чәй эчүләр һәм нәтиҗәләр чыгару, укучыларга медальләр һәм дипломнар өләшенеп, бергә фотоларга төшү белән тәмамланды..
-
"Созвездие-Йолдызлык-2013" 08.02.2013

Безнең мәктәп укучылары 7нче февраль көнне Шахмай авыл мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык-2013" конкурсында уңышлы гына чыгыш ясадылар. Менә алар:
Номинация "Конферанс"урта группа Валиуллина Зөлфия - 2 урын;
Номинация "Вокал-соло" урта гр. Шайдуллина Динә - 3 урын;
Номинация "Хореография" урта гр., бию коллективы "Таката";
За активное участие в номинации "Вокал- соло" урта гр. Шайдуллина Алсу. Валиуллина Зөлфия "Конферанс" номинациясе белән зональ турда ,Чистайда катнашачак. Аңа уңышлар телибез һәм катнашкан укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!!!
-
Күңелле ял иттек! 07.02.2013

6.02.13 көнне мәктәп балалары "ОЛИМП" спорт-сәламәтләндерү үзәгендә күңелле ял итеп кайттылар.
-
КОТЛЫЙБЫЗ!!! 05.02.2013

2.02.13 көнне мәктәбебезнең тарих укытучысы Валиуллин В.В. һәм 6 сыйныф укучысы Валиуллин В.В. Түбән Камада II Республика эзләнү - тикшеренү конференциясендә катнашып 3 урын алып, Рәхмәт хаты һәм Диплом белән бүләкләнделәр. Аларны шушы зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!!!
-
"Жить, помня о корнях..." 01.02.2013

Бөек Ватан сугышы чорында Сталинград янында фашист илбасарларын тар-мар итүгә 2 февраль көнне җитмеш ел тулу уңаеннан безнең мәктәпнең тарих укытучысы Валиуллин В.В. "Жить, помня о корнях..." республика турына үтте һәм 02.02.2013 көнне Түбән Кама шәһәрендә үтәчәк конференциядә катнашачак. Аларга уңышлар телибез!!!
-
"Күңелле ял иттек!" 29.01.2013

Бүген дәресләрдән соң башлангыч сыйныф укучыларына районнан кинофильм күрсәттеләр. Балаларга бик ошады.
-
Игътибар!!! 26.01.2013

Бүген 26.01.2013 ел көнне сәг. 18.00 да Акбүре мәдәният йортында "Студентлар белән очрашу" кичәсе була. Программада концертлар, ярышлар, викториналар каралган. Бәйрәмгә рәхим итегез! Көтеп калабыз.
-
Студентлар көне 24.01.2013

25 көнне сәг.17.00 да Яңа Чишмә районында су коену бассейны "Жемчужина" хөрмәтле студентларыбызга һәм 11 нче сыйныф укучыларына бушлай бәйрәм үткәрәләр. Бәйрәмдә төрле конкурслар, бүләкләүләр каралган.
-
"Чисталык дәресе" 16.01.2013

Бүген мәктәптә - “Чисталык дәресләре” узды. Дәресләр әйләнә-тирә мохитне саклау һәм республикада экологик культураны күтәрү проблемаларына багышланды. Акциянең максаты - укучыларны кеше сәламәтлегенә экология тәэсирен аңлауга юнәлтү, чүпне классификацияләргә өйрәтү.









