Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зиреклинский лицей Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 423185, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Зиреклы, ул. Молодежная, д. 14 |
| Телефон: | +7(843)-483-86-90 |
| E-Mail: | zirli@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Зиреклинский лицей" НМР РТ |
| Руководитель: | Хаметвалеев Айрат Минвалеевич |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 49 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зиреклинский лицей Новошешминского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
"Зарница - 2016" 25.02.2016

Районкүләм "Зарница"спорт уенында безнең лицей командасы да бик актив катнашты.Визитка бәйгесендә - 2 урын, төз ату бәйгесендә Шакирова З -1 урын,Кадыров Б -2 урын,көч сынашуда Валеева А -1 урын,противогаз киюдә Мустафин Р- 3 урынны алды.
-
Патриотик җырлар бәйгесе. 24.02.2016

Бүген һәр сыйныф арасында патриотик җырлар башкару буенча хорлар бәйгесе уздырылды.Бик көчле ярышлардан соң,җиңүчеләр билгеләнде.
1 урында- 1-4 нче сыйныф укучылары,5 нче сыйныф һәм 11 нче сыйныф.
-
Ветераннарны котлау. 23.02.2016

23 нче февраль -Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәп укучылары авылдагы сугыш ветераннарын бәйрәм белән тәбрик иттеләр.
-
Ватанны саклаучылар көне. 23.02.2016

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан авыл Мәдәният йортында әтиләр, абыйлар һәм бабайлар өчен бәйрәм концерты уздырылды.Барлык укучылар да әлеге чарада катнаштылар,үзләренең әтиләренә җылы теләкләрен юлладылар.
-
Бәйрәм белән,Ватанны саклаучылар!
22.02.2016
Бүгенге уку көне өлкән укучылар Советы берлеге җитәкчелегендә әзерләнгән бәйрәм концерты белән башланып китте.Җырлы биюле тамаша ир - егетләргә багышланган матур котлаулар,шигырьләр белән үрелеп барды.Бәйрәм "Ватанны саклау - һәркемнең изге бурычы" шигаре белән тәмамланды.
-
Туган тел көне. 21.02.2016

Бүген бөтен җәмһүриятебез Туган тел көнен билгеләп уза.Шул уңайдан безнең мәктәптә дә "Туган телем - иркә гөлем" исемле чара уздырылды.Укучылар матур итеп туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр,зирәклектә көч сынаштылар.
-
Стройда йөрү бәйгесе. 20.02.2016

Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан һәр сыйныф арасында стройда дөрес итеп йөрү бәйгесе уздырылды.Бәйге нәтиҗәләре буенча
беренчелекне 4 нче сыйныф укучылары, 6 нчы сыйныф һәм өлкән сыйныфлар арасында 10 нчы сыйныф укучылары яулады.
-
Төз атучылар бәйгесе.
20.02.2016
Айлык кысаларында пневматик автоматтан иң төз атучылар бәйгесе уздырылды.Егетләр арасында 1 урында - Кадыров Б,2 урында - Зарипов М, 3 урында - Тушнинский А. Кызлар арасында 1 урында - Шакирова З ,2 урында - Гордина А,3 урында - Габутдинова К.Афәрин !!!
-
Шашка һәм шаһмат бәйгесе. 19.02.2016

Айлык кысаларында укучылар арасында шашка һәм шаһмат уйнаучылар арасында бәйге уздырылды.
-
"Ягез әле,егетләр!" 16.02.2016

Айлык кысаларында 7-11 нче сыйныф егетләре арасында төрле ярышлар,бәйгеләр үткәрелде.Егетләр үзара көч сынаштылар,җитезлектә,өлгерлектә бер - берсе белән узыштылар.Бәйге ахырында иң уңган,иң көчле,иң җитезләргә бүләкләр тапшырылды.






