Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423012, Республика Татарстан, Нурлатский район, д. Фомкино,ул.Школьная ,д.18 / 423012 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Мәктәп урамы, 18 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-52-81 |
| E-Mail: | Sfom.Nur@tatar.ru, fomkino@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Фомкинская cош» Нурлатского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сафиуллин Халим Салихович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 14 педагогов / укытучылар |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
26.09.2017

Быел мәктәп яны участогында күп тордәге җиләк- җимеш һәм яшелчәләр үстердек. Менә ниһаять барлык яшелчәлэрне җыеп алыр чак җитте.Быел көннәрнең җылы ,шул ук вакытта яңгырлы булуы мул уңыш җыеп алырга ярдәм итте.Балалар да шатланышып бакчада эшләделәр, чөнки өстәлләрдэ ел әйләнәсендә витаминлы салатлар бер дә бетми. Хезмәт кешене чыныктыра, ә балалар шуны аңлапмы бик теләп хезмәт куйдылар.
-
Осенней недели добра 26.09.2017

Второй день «Осенней недели добра».Задача этого дня оказание помощи различным категориям детей, нуждающимся в помощи, привлечение внимания к проблемам детей.Воспитатель группы продленного дня Галлямова Г.Ф. провела занятие по теме « Мы все разные, но мы вместе». В ходе занятия они познакомились с понятием «толерантность». С помощью игр дети узнали, что они самые уникальные и неповторимые.
-
Халыкара тынычлык көне 22.09.2017

Бүген, 21нче сентябрь көнне, Россиянең барлык мәктәпләрендә Халыкара тынычлык көненә карата акция үткәрелде. Фома урта мәктәбе укучылары да бу чарада теләп катнашты.
-
Фома урта мәктәбенең яңа буын варислары. 21.09.2017

Бу көннәрдә Фома урта мәктәбендә варисларга кабул итү юнәлеше буенча төрле чаралар үткәрелде. Балалар оешмалары анда актив катнаштылар.
-
Сәламәтлек көне 15.09.2017

13 сентябрь мәктәптә “Сәламәтлек көне” дип игълан ителде. Шул уңайдан 1- 11 нче сыйныф укучылары җиңел атлетика буенча ГТО нормаларын тапшырдылар. Укытучылар да читтә калмады, алар иң беренчеләрдән булып 1 км га чаптылар. Урамдагы кояш йөрәкләрне җилендереп торды. Барлык балалар да бу көннән канәгать калдылар.
-
15.09.2017

13 сентябрь көнне Нурлатта укытучыларның җәйге спортакиадасы булып узды. Безнең мәктәп данын якларга укытучылар барды.Гирфанова Ралия һәм Сулейманова Раилә аркан тартуда катнаштылар.Раилә апа I урын яулады. Галлямова Гөлүсә белән Садртдинова Рузилә 100 м га йөгерүдә, Замалеев Айрат ату буенча көчләрен сынадылар. Котлыйбыз!!!!
-
ПРИКАЗ О порядке проведении социально-психологического тестирования обучающихся общеобразовательных организаций Республики Татарстан и мониторинга психологической безопасности образовательной среды
14.09.2017
Во исполнение Межведомственного (всероссийского) плана организации профилактической работы в сфере немедицинского потребления наркотиков на 2017 и плановый период 2018 и 2019 годов от 14 июня 2017 года №8/6-8326, Подрограммы-3 «Профилактика терроризма и экстремизма» на 2014 – 2020 годы» на 2017 год Государственной программы «Обеспечение общественного порядка и противодействие преступности в Республике Татарстан» п р и к а з ы в а ю:
-
Сакла (http://sakla.ru) - портал по безопасности дорожного движения 13.09.2017

Уважаемые родители и учащиеся!
Приглашаем вас на интернет-портал "Сакла". Проект «Сакла» направлен на создание уникальной интерактивной детской среды по обучению правилам дорожного движения. Цель – формирование навыков безопасности у детей от 4 до 11 лет и, как следствие, снижение детского травматизма на дорогах Республики Татарстан и воспитание в будущем законопослушных участников дорожного движения. В рамках проекта ребенок сможет познакомиться с интерактивной обучающей онлайн игрой «Город безопасного детства», мультимедийными обучающими модулями «Сакла» и серией мультфильмов «Дозорные дорог». В 2017-2018 учебном году учащиеся 5 классов станут участниками образовательно-воспитательного проекта "Дневник безопасности школьника", который функционирует в рамках проекта "Сакла". -
Слет активистов ДОО и ШУС, посвященное 95-летию Пионерии
28.05.2017
23 мая в Центре детского творчества прошел районный слет ДОО и ШУС, посвященное 95-летию Пионерии. В рамках слета были организованы мастер-классы, тематические выступления. Были подведены итоги и лучшие представители ДОО Нурлатского муниципального района получили из рук зам.руководителя исполнительного комитета Л.Н.Маняпова грамоты и ценные призы.
-
27.05.2017

Дөньяны үзгәртергә сәләтле кешеләр
Мәктәбебез укучылары Әһлиуллин Аяз һәм Гафурова Алия республика күләмендә оештырылган “Үз юлым – Своя строка” иҗади конкурс-лабораториясендә катнашып, Айгөл Әхмәтгалиева һәм Халисә Ширмән остаханәләрен уңышлы тәмамлаулары турындагы таныклыкка ия булдылар. Бүләкләү тантанасын алып барган шагыйрә Йолдыз Миңнуллина Аязны игълан иткәндә “Тубылгытау халык язучысы” дип, Алияне “Ялкын” журналының классик язучысы” дип шаяртып та алды.
Бәйрәмне проектның төп оештыручыларыннан берсе булган “Ялкын” журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин ачты. Ул әлеге бәйгенең тарихта беренче тапкыр шундый форматта уздырылуын билгеләп үтте. “Апрель башында икенче этабына старт бирелгән конкурс-лабораториядә укучылар ай буена, дүрт төркемгә бүленеп, язучы җитәкчеләре ярдәмендә проза әсәре язу серләрен өйрәнде, онлайн рәвештә остазлары белән аралашып торды, һәм һәркайсы хикәя язып тапшырды. Бәйгегә килгән утыз өч гаризаның утызы әлеге юлны батырларча уза алды. Бу - укучылар өчен бик кирәкле тәҗрибә туплау, матур истәлек, хатирә булды”,- диде И.Фазуллин. Бәйрәмдә катнашкан һәр остаз яшь язучыларының уңышлары турында сөйләде, киңәшләр бирде, бүләкләр тапшырды.
Аннары сүзне конкурс-лабораториянең оештыручы булган ТР Язучылар берлеге әгъзалары алды. Казыйлар шурасы рәисе - Тукай премиясе лауреаты, язучы Нәбирә Гыйматдинова проектның географиясен киңәйтергә, нигезләмәсенә үзгәртүләр кертергә тәкъдим итте. Катнашучыларга нинди генә һөнәрне сайласалар да, каләмне ташламаска дип киңәш бирде. Айгөл Әхмәтгалиева балаларның хыяллана белүләренә сөенгәнлеген әйтте. Әти-әниләргә, укытучыларга балаларны табигать белән ешрак аралаштырырга мөмкинлек табарга кушты. Лаборатория барышында очраган кимчелекләр белән таныштырды. Язучы остаханәсендә катнашкан һәр балага китабын бүләк итте. Шагыйрә Халисә Ширмән дә үз төркемендә бик сәләтле укучылар эшләгәнен хәбәр итте. “Сез – дөньяны үзгәртергә сәләтле кешеләр”, - диде ул яшьләргә һәм укучыларга әлеге лабораториядә катнашырга юнәлеш биргән түзем, тырыш укытучыларга да бик рәхмәтле булуын белдерде. Рус телендә язучылар төркеме җитәкчесе – “Идел” журналы редакциясе корректоры Альбина Гомәрова әлеге кичәдә катнаша алмады, әмма ул бик кызыклы һәм файдалы видеомөрәҗәгать җибәргән булып чыкты.
Проектның тагын бер оештыручысы - Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Аның рәисе Тәбрис Яруллин алты җиңүчегә Финляндия татарларыннан акчалата премия өләште. Ул мондый конкурс, әйбәт проза татарга бик кирәк, алга таба да бу эшне дәвам итәргә дигән тәкъдимне хуплады. Оештыручы «Калеб» яшьләр җыеныннан Айгөл Абдрахманова эчкерсез елмаю белән барлык катнашучыларга да бүләкләрне ташып торды.
Бәйрәмне ябар алдыннан, остаханәдә катнашкан укучылар һәм аларның укытучылары лабораторияне оештыручыларга һәм кирәк чакта киңәш белән ярдәм иткән, җитешсезлекләрне күзгә карап әйткән язучы-остазларга рәхмәт әйттеләр. Телебезне еракка танытырга, прозаны үстерергә ярдәм итәчәк әлеге проект дәвамлы булсын иде дип сорадылар. Әйе, мондый проектны барыбыз да хуплыйбыз. Ул укучыларга гына түгел, безгә, укытучыларга да бик файдалы булды.
Гөлүсә Әһлиуллина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы














