Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423012, Республика Татарстан, Нурлатский район, д. Фомкино,ул.Школьная ,д.18 / 423012 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Мәктәп урамы, 18 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-52-81 |
| E-Mail: | Sfom.Nur@tatar.ru, fomkino@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Фомкинская cош» Нурлатского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сафиуллин Халим Салихович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 14 педагогов / укытучылар |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
20.05.2017

19 мая наша страна отмечает День пионерии. В нашей школе Праздник начался с торжественной линейки. В начале линейки председатели отрядов сдали рапорт. После линейки ребята в сопровождении взрослых отправились в поход. Там на месте организовали малый Сабантуй. Наследники и следопыты с огромным желанием участвовали во всех конкурсах. У всех было отличное настроение.
-
06.05.2017

Йөрәкләрдән-йөрәкләргә җитсен,
Эшлик, әйдә, бары изгелек.
Картлыгыбыз имин булсын дисәк,
Орлыгын чәчик хәзер, бүген үк.
8 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Әһлиуллина Гөлүсә Дамировна белән Тыл ветераны Гилязева Гөлсем әбигә йорт эшләрендә ярдәм иттеләр.
-
29.04.2017

28 апреля согласно годовому плану военно-патриотического воспитания МБОУ «Фомкинская СОШ», в целях совершенствования работы по патриотическому воспитанию молодежи, повышения общегосударственной значимости призыва граждан для обучающихся 10 - 11 классов нашей школы был проведен единый урок ко Дню призывника.
-
29.04.2017

18 апрель көнне 1-4 сыйныф укучылары озайтылган көн группсы тәрбиячесе Галлямова Г.Ф. җитәкчелегендә Халыкара кошлар көненә “Исәнмесез, кошкайлар” дигән чарада катнаштылар.
-
29.04.2017

Вчера в ГДК Нурлата состоялся гала-концерт фестиваля художественной самодеятельности трудовых коллективов среди организаций, предприятий и учреждений муниципального района “Фейерверк талантов”, который проводился по Постановлению от 16 января 2017 года №5 «О проведении фестиваля художественной самодеятельности среди предприятий, организаций, учреждений и сельских поселений города Нурлат и Нурлатского муниципального района». Наш коллектив, ансамбль «Гүзәл кызлар», успешно выступив в гала- концерте, получили диплом главы Нурлатского муниципального района и г. Нурлат.
-
Дәүсоветта кунакта 25.04.2017

Яраткан журналыбыз «Ялкын»ның “Яңа буын” балалар редколлегиясенә республикабызның иҗат белән шөгыльләнүче, китап сөюче укучылары керә. Әлеге төркемдә безнең мәктәпнең дүрт укучысы бар: Аяз Аглиуллин, Алия Гафурова, Ләйсән Шарапова һәм мин. Төркемдәгеләр үзара аралашабыз, һәркемгә идеяләрен тәкъдим итәргә, сорауларга җавап алырга мөмкинлек тудырылган.
19 нчы апрель көнне башкалага барырга мөмкинлек тапкан безнең редколлегия вәкилләре һәм “Лидерлар мәктәбе” катнашучылары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин белән Дәүләт Советы бинасында очрашуда булып кайттык. Мондый форматтагы чара беренче тапкыр моннан 20 ел элек нәкъ менә Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашудан башланган булган икән. Очрашуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Атлас кызы Ратникова да катнашты.
Без Парламент үзәге буенча экскурсиядә булдык, парламент музее, утырыш залларын карадык һәм парламент журналистлары өчен булдырылган шартлар белән таныштык.
Очрашуны “Ялкын” журналының баш мөхәррире Илназ абый Фазуллин башлап җибәрде, партламент җитәкчесенә 20 ел элек узган очрашудан фото, “Ялкын” журналының 1997 нче елгы декабрь саны һәм балалар редколлегиясеннән истәлекле бүләкләр тапшырды.
Элек минем боларның барысын телевизор экраныннан гына күргән булды. Ә ул көнне безнең һәркайсыбызга үз өстәлен әзерләп куйганнар, әйтерсең без үзебез – депутатлар! Минем исем-фамилиям кечкенә бейджикта түгел, өстәл өстендәге язуда әллә кайдан күренеп тора! Искиткеч тәэсирләнеп кайттым мин ул очрашудан.
Фәрит Хәйрулла улы зур кеше булса да, гади, бик итәгатьле икән. Аның белән сәгатьләр буе хоккей турында да, сәясәт турында да сөйләшеп була, тавышын тыңлап туймассың. Очрашу барышында Дәүләт Советы Рәисе безнең сорауларга бик теләп җавап бирде. Иптәшләрем уңыш сере, сәясәт турында кызыксындылар. Фәрит Хәйрулла улының яраткан ризыгы, ял сәгатьләрен ничек уздыруы турында да белдек. Мин аңа: "Сезнен фикерегезчә, хәзер мәктәпләрдә нинди фәннәр житми яки артык?"- дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем. "Хезмәт дәресләрен күбрәк укытсалар, яхшы булыр иде, чөнки бала тормыш итәргә өйрәнергә тиеш. Шулай ук физкультура дәресендә укучылар ешрак чаңгыда шусыннар,"- дип тәкъдим итте ул. Әйе, хак сүзләр. Юкка гына халкыбыз да: “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” һәм Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” димәгән бит.
Кыскасы, очрашу бик күңелле узды. Шундый файдалы, күңелле очрашу оештырганы өчен "Ялкын"ыма аеруча олы рәхмәт.
Нямаева Алинә, Нурлат районы Фома урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.
-
Исәнмесез, кошкайлар 18.04.2017

18 апрель көнне 1-4 сыйныф укучылары озайтылган көн группсы тәрбиячесе Галлямова Г.Ф. җитәкчелегендә Халыкара кошлар көненә “Исәнмесез, кошкайлар” дигән чарада катнаштылар.
-
Аулак өй 14.04.2017

13 нче апрель көнне 8 нче сыйныф укучылары педагог – оештыручы Билданова Ф.В. җитәкчелегендә “ Аулак өй “ күренешен сәхнәләштереп татар халкының милли йолалары, уеннары белән таныштырдылар.
-
10.04.2017

8 нче апрель көнне мәктәбебезгә кунаклар килде – “Казан утлары” һәм “Сабантуй” журналлары исеменнән язучы Алмаз Гыймадиев, танылган артист Алмаз Хәмзин.
45 минут эчендэ Алмаз Хәмзин кызык сүз белән, җырлары белән шатландырды, ә Алмаз Гыймадиев табышмаклар әйтте. Барлык концертта булучы укучыларга “Сабантуй” һәм “Казан утлары” журналының яңа саннары тапшырылды. Барлыгы тамашаны 70 дән артык укучы, 15 ләп укытучы карады.
-
10.04.2017

31 нче март көнне, Нурлат шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваль – конкурсының муниципаль этабы үтте.
Конкурста алты номинация билгеләнгән иде: хореография, халык җыры, халык җыры ансамбле, инструменталь ансамбль, әдәби уку, мода театры. Безнең укучыларыбыз Шарафутдинова Әдилә, Хисматова Зәринә Һәм “Балачак” ансамбле бик уңышлы чыгыш ясадылар. Шарафутдинова Әдилә нәфис сүз буенча 1 урынны яулады, ә “Балачак” ансамбле үз номинациясендә II урынга лаек булды.














