Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Иглайкинская средняя общеобразовательная школа Нурлатского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Яңа Иглай урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423007, Республика Татарстан, Нурлатский муниципальный район, с. Новое Иглайкино, ул. Чапаева, д. 22 / 423007, Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Яңа Иглай авылы, Чапаев урамы, 22 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-36-19 |
| E-Mail: | Snig.Nur@tatar.ru, iglai1979@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Иглайкинская СОШ" |
| Руководитель: | Галеева Лилия Гаязетдиновна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 48 / Бездә укыйлар: 48 укучы |
| У нас учат: | 14 / Бездә укыталар: 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Иглайкинская средняя общеобразовательная школа Нурлатского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Яңа Иглай урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшыру 15.09.2018

15 нче сентябрь көнне, Яңа Иглай авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә, мәдәният дәресе кысаларында “Мин яратам сине, Татарстан!” дип исемләнгән мәгълүмати чара уздырды. Китапханәче башлангыч сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге” белән эшләү кагыйдәәрен искә төшерде, туган ягыбыз тарихына багышланган сораулар бирде. Чара ахырында мәктәп китапханәчесе М.Ю. Галимова укучыларга көндәлекләр тапшырды.
-
“Милләтләр кроссы”нда катнаштык 15.09.2018

Традициягә әверелгән "Милләтләр кроссы"н быел да куанып каршы алдык. Йөгерүдә мәктәбебезнең 16 укучысы, укытучылары актив катнашты. Сәламәт яшәү рәвешенә омтылышның янә бер үрнәге бу.
-
Всероссийский экологический субботник «Зеленая Россия» 15.09.2018

15 сентября учащиеся 9-10 классов нашей школы приняли участие во Всероссийском экологическом субботнике «Зеленая Россия» по наведению чистоты и порядка на территории родника. Ребята очистили клумбы от травы и сухой листвы, собрали мусор, убрали старые ветки деревьев, подмели дорожки. Судя по боевому настрою и отличному настроению, ребята были готовы приложить все усилия для того, чтобы территория вокруг родника засияла чистотой.
-
Мини-футбол ярышы старт алды 14.09.2018

14 нче сентябрь көнне мәктәбебез базасында мини-футбол буенча куст ярышы үтте. Ярышта 5 команда катнашты. Беренчелекне Киекле мәктәбе укучылары, икенче урынны – Андреевка, өченче урынны Урта Камышла командалары яулады. Аларга финал ярышларында уңышлар телибез.
-
Тимурчылар командасы хәрәкәттә 08.09.2018

Мәктәбебездә тимурчылар командасы эшләп килә. Алар тыл һәм хезмәт ветераннарыбызның ел буена вак эшләрен эшләргә булышып торалар. Менә 8 нче сентябрь көнне дә 10 нчы сыйныф укучылары ветеран укытучыбыз Сабитова Салия Минсафа кызына бәрәңге алышуда ярдәм итәргә бардылар.
-
1 нче сентябрь - Белем көне 01.09.2018

Мәктәбебез өч ай буе ял итеп, көч туплаган укучыларын кабаттан бергә җыйды. Илебезнең барлык мәктәпләрендә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башланды. Белем бәйрәме уңаеннан үткән тантанада укучыларны һәм укытучыларны мәктәп директоры Л.Г. Галеева, Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы Ф.С. Гайнуллин һәм мөхтәрәм кунаклар котладылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр, беренче сыйныфка керүче тугыз укучыга бүләкләр тапшырдылар. Ветеран укытучы Р.Г. Разяпова да, бәйрәмдә катнашып, укучыларына, хезмәт куйган коллективына изге теләкләрен җиткерде. Быел тугызынчы сыйныфка баручы унбер укучыга да матур теләкләр теләнде. Укучылар укытучыларына, әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен шигырь, җыр аша җиткерделәр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
-
Общероссийское родительское собрание с участием Министра просвещения Российской Федерации О.Ю. Васильевой 30.07.2018

-
Сау бул, мәктәп! 25.06.2018

23 нче июнь көнне мәктәбебездә 11 нче сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе үтте. Быел мәктәпне 6 укучы тәмамлады. Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре, укытучылар чакырулы иде. Бәйрәм башында мәктәбебез директоры Галеева Л.Г. укучыларга аттестат тапшырды, укытучылар, әти-әниләр үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Кичә җыр-бию, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Кадерле балалар, сезгә бары тик изге теләкләр генә телибез, һәрберегез үз юлыгызны табыгыз, теләгән максатларыгызга ирешегез! Ак юллар сезгә!
-
Паркка экскурсия 11.06.2018

Бүген, ягъни 11 нче июнь көнне, “Улыбка” мәктәп яны лагерена йөрүчеләр Нурлат шәһәренең үзәк паркына экскурсиягә бардылар. Балалар андагы аттракционнарда атындылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Экскурсия балаларның күңеленә хуш килде. Көне дә кояшлы, матур булды, әйтерсең ул да балаларга кушылып сөенде.
-
Пушкинский день в пришкольном лагере «Улыбка» 06.06.2018

Сегодня прошли культурные мероприятия, посвященные творчеству великого поэта и писателя А.С. Пушкина, литературе и русскому языку. Дети иллюстрировали сказки А.С. Пушкина, участвовали в конкурсе чтецов стихотворений поэта, с увлечением разгадывали кроссворд по сказкам писателя. Была организована книжная выставка, посвященная жизни и творчеству поэта.












