Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
27 нче октябрь Дуслык һәм татулык дәресе 27.10.2016

27 нче октябрь көнне 7А сыйныфы укучылары ТР Халыклар Дуслыгы йортында Дуслык һәм татулык дәресендә катнаштылар. Биредә алар бер- береңә карата түземлелек, сабырлык тәрбияләү нигезләренә төшенделәр. Төрле уеннарда катнашып, матур концерт программасы карап, ял итеп кайттылар.
-
Сынап карау имтиханы 25.10.2016

25 нче октябрь көнне 9 нчы сыйныф укучылары математика фәненнән сынап карау имтиханын яздылар.
-
"Литературный дворик" 19.10.2016

Сегодня в гимназии был проведен "Литературный дворик" по творчеству С.А.Есенина. В мероприятии активное участие приняли учащиеся 11 класса. На протяжении всего мероприятия ребята рассказывали о жизненном и творческом пути С.А. Есенина, также прозвучали такие стихотворения, как «Вот уж вечер. Роса», О Мать моя, Россия, Русь», «Какие печальные вести», «Мир таинственный», «Ты меня не любишь», «Заметался пожар».
-
"ФДБСын гамәлгә кертү шартларында татар теле һәм әдәбият укытуның актуаль проблемалары" Республика семинары 17.10.2016

17 нче октябрь көнне гимназияда “ФДБСын гамәлгә кертү шартларында татар теле һәм әдәбият укытуның актуаль проблемалары” дип аталган Республика семинары булып узды. Биредә Татарстанның төрле почмакларыннан килгән кунакларга татар теле һәм татар әдәбиятыннан ачык дәресләр, дәрестән тыш чаралар һәм концерт программасы күрсәтелде.
-
Чисталык атнасы 14.10.2016

1-15 октябрь көннәрендә гимназияда әйләнә - тирәне чистарту атналыклары уза. Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз гимназия территориясен чүп-чардан арындырып, тирә- ягыбызны ямьләндерүгә зур өлеш кертәләр.
-
"Минем яраткан укытучым" 13.10.2016

13 нче октябрь көнне гимназиябездә укучы Хайруллина Самира (2А сыйныфы), Салаватуллин Илназ (3А сыйныфы) һәм Гарифуллина Элина (10 сыйныф) "Минем яраткан укытучым" V Республика конкурсының район этабында уңышлы чыгыш ясадылар. Укучыларыбыз үзләренең нәфис сүз осталыкларын күрсәтеп, кунакларда җылы тәэсир калдырдылар. Самира 1 нче урынга, Илназ һәм Элина 3 нче урынга лаек булдылар. Афәрин, укучылар!
-
Галимҗан Гыйльманов белән очрашу 08.10.2016

8 нче октябрь көнне гимназиябездә Татарстан Яңа Гасыр телеканалы белән берлектә күренекле шагыйрь һәм язучы Галимҗан Гыйльманов белән очрашу булды.Гимназия укучылары Галимҗан Гыйльманов язган шигырь һәм җырларны башкарып киттеләр. Кичә җылы атмосферада узды.
-
“ФДБСын гамәлгә кертү шартларында татар теле һәм әдәбият укытуның актуаль проблемалары” дип аталган Республика конференциясе 04.10.2016

4 нче октябрь көнне гимназиядә “ФДБСын гамәлгә кертү шартларында татар теле һәм әдәбият укытуның актуаль проблемалары” дип аталган Республика семинары булып узды. Биредә Татарстанның төрле почмакларыннан килгән кунакларга татар теле һәм татар әдәбиятыннан ачык дәресләр, дәрестән тыш чаралар һәм концерт программасы күрсәтелде.
-
Өлкәннәр көне 30.09.2016

Бөтен дөнья буенча 1 нче октябрь Өлкәннәр көне буларак бәйрәм ителә. Казаныбызда әлеге көн уңаеннан күп кенә чаралар оештырылды. Безнең гимназия өлкәннәрне 30 нчы сентябрьдә үк котлый башлады, алар өчен укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән концерт программасы һәм чәй табыны әзерләнде.
-
Җинел атлетика буенча ярыш 30.09.2016

Район куләмендә үткәрелгән җинел атлетика буенча ярышлар










