Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
"Ел укытучысы- 2017"
22.11.2016
21 нче ноябрьдән алып, 6 нчы декабрьгә кадәрле вакыт аралыгында Ханова Энҗе Илдүсовна (1 нче категорияле химия- биология укытучысы) «Ел укытучысы—2017»конкурсында катнашты. Биредә ул үзенең барлык иҗади сәләтен, методик эшләнмәсен, дәрес, дәрестән тыш чара үткәрү алымнарын күрсәтеп, үзенең эшчәнлегенә, балалар белән эшләүдәге ысулларына анализ ясап, жюри алдында чыгыш ясады. Без аңа, лаеклы, призлы урын теләп калабыз.
-
Инглиз теленнән диагностик тестирование 22.11.2016

22 нче ноябрь көнне 4, 6, 8 нче сыйныфларда инглиз теленнән диагностик тестирование узды.
-
Тамчы - шоу 14.11.2016

14нче ноябрьдә безнең укучылар: Халиуллина Гөлинә, Сиразетдинова Эльвина, Гараева Исламия "Тамчы - шоу" Халыкара танып белү бәйгесендә катнаштылар. "Белем һәм иҗат" номинациясендә I урын яуладылар (укытучы Вәлиәхмәтова Г.М.). Без аларны котлыйбыз! Әфәрин!
-
"Иң яхшы кабинет" конкурсы 14.11.2016

14 нче ноябрь көнне югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Насибуллина Гөлфия Растамовна “Иң яхшы кабинет” конкурсында катнашып, жюриларны үзенең методик эшләнмәләре, уку-укыту әсбаплары, җиһазлары белән таныштырып үтте. Нәтиҗәләрен көтеп калабыз.
-
Всероссийские проверочные работы по русскому языку 10.11.2016

С целью повышения качества обучения по образовательным программам начального, основного общего и среднего общего образования были проведены Всероссийские проверочные работы по русскому языку 9 ноября во 2 классах и 10 ноября в 5 классах.
-
Балалар иҗтимагый оешмасы семинары 09.11.2016

9 нчы ноябрь көнне гимназиябезнең “Әйдәп баручы” һәм “Дуслашу” оешмаларың активистлары 5А сыйныфы укучысы Вәлиәхмәтова Динә һәм 8Б сыйныфы укучысы Дерякова Олеся район күләмендә узган балалар иҗтимагый оешмасы семинарында катнаштылар. Биредә алар Идел буе районының балалар оешмасы җитәкчесе Гатина Н.Г. ның чыгышын тыңлап, яңа уку елына план һәм “Дуслык” оешмасының эшләү моделе белән танышып кайттылар.
-
“Укытучының иҗади эшчәнлеген үстерү” педсовет 09.11.2016

9 нчы ноябрь көнне гимназиябездә “Укытучының иҗади эшчәнлеген үстерү” темасына педсовет узды. Биредә укыту эшләре буенча директор урынбасары Назмиева Венера Хатиповна беренче чиреккә нәтиҗә ясап, укучыларның өлгереш сыйфаты белән таныштырып узды,”Гаилә һәм мәктәп: куркынычсызлык территориясе” шәһәр күләмендә узган ата- аналар җыелышында алган мөһим мәгьлүмат белән уртаклашты. Башлангыч сыйныф укытучысы Хәмзинә Рәмзия Рәлифовна үзенең эшчәнлегендә иҗади алымнарны куллану ысуллары турында чыгыш ясады. 1, 5, 10 классларының сыйныф җитәкчеләре укучыларның адаптация чорының узу нәтиҗәләре белән таныштырдылар.
-
“Балалар - балаларга” шәһәр белем бирү проекты 08.11.2016

8 нче ноябрь көнне 5Б сыйныфы укучылары С. Сайдашев исемендәге концерт залында узган “Балалар - балаларга” шәһәр белем бирү проектында катнаштылар. Балалар концерт программасы карап, күтәренке кәеф белән кайттылар.
-
"Дикий" спектакле 04.11.2016

4 нче ноябрь көнне, каникуллар вакытында, безнең күңелле, тату 6А сыйныфыбыз Яшь тамашачылар театрына барып, искиткеч матур "Дикий" спектаклен карап кайттылар. Спектакль укучыларга бик ошаган, укучыларыбыз истәлеккә сүрәтләргә дә төшкәннәр. Алар мондый чыгуларның күбрәк булуын телиләр.
-
“Алтын әтәч” региональ балалар иҗаты бәйгесе 29.10.2016

29 нчы октябрь көнне гимназиябезнең 3А сыйныфында укучы Юнысов Таһир һәм Салаватуллин Илназ “Алтын әтәч” региональ балалар иҗаты бәйгесендә катнашып, “нәфис сүз” номинациясендә искиткеч чыгыш ясап, 2 нче һәм 3 нче урыннарга лаек булдылар. Укучыларга һәм аларны әзерләгән Насибуллина Гөлфия Растамовнага зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.










