Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Киләчәк лабороториясе" күргәзмәсендә 28.09.2023

Бүген 10 нчы сыйныф укучылары "Киләчәк лабороториясе" күргәзмәсендә булып кайттылар. Әлеге күргәзмә «Россия- минем тарихым» тарихи паркында Казан ярминкәсе территориясендә оештырылды. Чараның төп максаты - укучыларны төрле һөнәрләр һәм тармаклар белән уен формасында таныштыру, һөнәр сайлау вариантларының күптөрлелеген күрсәтү.
-
Туризм көне- Иске Татар бистәсенә эксурсия 27.09.2023

Туризм көне безнең илдә 1983 елның 27 сентябреннән билгеләп үтелә. Безнең гимназиябезнең дә алдынгылары тәрбия буенча директор киңәшчесе Мансурова Г.Ә. белән бу көнне файдалы итеп үткәрергә тырыштылар. Алар бергәләп маршрут төзеп Иске Татар бистәсенә эксурсиягә барып кайттылар. Укучылар сәяхәтләрен Юнысов мәйданыннан башлап, Г.Тукай, Ф. Кәрим, К.Насыри, Ш.Мәрҗәни урамнарында урнашкан сәүдәгәр йортлары, Мәрҗәни, Апанай мәчетләренең тарихлары белән таныштылар. Кабан күле серләре турында да фикер алыштылар. Күңелле сәяхәтне "Түбәтәй"дә кыстыбый, өчпомаклар, мәтрүшкәле чәйләр белән тәмамлап куйдылар. Укучыларыбызның Казаныбыз турында белемнәре бар. Димәк, киләчәктә туризм юнәлешен үстерүгә мөмкинлекләр бар.
Видеога сылтама: https://vk.com/id715397316?z=video715397316_456239270%2F8c8ab6b25c4a6b2684
-
Горурланабыз! 27.09.2023

27 нче сентябрь көнне Изге Болгар җирендә урнашкан “Ак мәчет”тә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган дини бәйрәм чарасы уздырылды. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, диния нәзарәте җитәкчесе, хакимият органнары вәкилләре, Россия төбәкләре мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Әлеге чараны гимназиябезнең 7А сыйныфы укучысы Галиев Кәрим алып барды. Афәрин, Кәрим!!!
-
Мөһим сөйләшүләр- Россия Федерациясенең сайлау системасы 25.09.2023

Бүгенге дүшәмбе иртәсе дәүләт флагларын күтәрүдән, Рәсәй һәм Татарстан гимннарын җырлаудан башланып китте. Гомуми линейкадан соң «Мөһим сөйләшүләр» циклының чираттагы дәресе уздырылды. Укучылар белән "Россия Федерациясенең сайлау системасы" дигән темага сөйләшү үткәрелде.
-
Проект эшләре дәвам итә 25.09.2023

3В сыйныфы укучылары "Кешеләргә тапшырылган байлыклар" темасына проект эшләре башкардылар. Молодцы, укучылар!
-
"Туган тел" телеканалында кунакта 25.09.2023

Бүген 2А сыйныфы укучылары Шакирова Зилә һәм Бадаев Рамазан "Туган тел" телеканалында кунакта булып кайттылар. Укучыларыбызның чыгышын әлеге телеканалда укытучылар көненә багышланган "Бәйрәм концертында" күрә алачакбыз!
-
Җиңел атлетика кроссы 25.09.2023

Бүген Казан шәһәре Идел Буе районының гомуми белем бирү учреждениеләре арасында җиңел атлетика кроссы уздырылды. Әлеге чарада гимназиябез укучылары да актив катнаштылар. Молодцы!
-
Әтиләр көненә багышланган спорт ярышы 23.09.2023

Бүген Казан шәһәренең 35 нче лицеенда әтиләр көненә багышланган спорт ярышы булып узды. Ярышта безнең гимназиядән әтиле-уллы Бургановлар гаиләсе катнашты. Гимназиябезнең бар эшкә дә өлгер 3А сыйныфы укучысы Саматка һәм аның әтисенә ярышта бик яхшы күрсәткечләре, гимназиябез данын яклаганнары өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез!
Видеога сылтама: https://vk.com/id715397316?z=video715397316_456239268%2Fe6fa4a2a444eb9037e
-
DigitalSkills- 2023 22.09.2023

Бүген 8Б сыйныфы укучылары “Казан ЭКСПО” халыкара күргәзмәләр үзәгендә узучы “DigitalSkills” Цифрлы технологияләр өлкәсендә V тармак чемпионатында экскурсиядә булып кайттылар. Чарада алар өчен “Try-a-Skill” интерактив стендлар һәм профессиональ пробалар зоналарында экскурсияләр оештырылды. Укучыларыбызга әлеге экскурсия бик ошады
-
Юлда һәрчак уяу бул! 22.09.2023

Гимназиябездә "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" атналыгы дәвам итә. Укучылар белән төрле мавыктыргыч чаралар, викториналар үткәрелә.
Видеога сылтама: https://vk.com/id715397316?z=video715397316_456239266%2F99a082e03bfebb1e60










