Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
1 яртыеллыкны йомгаклау линейкасы 24.12.2021

Бүген гимназиябездә l яртыеллыкка, 2 нче чирек тәмамлануга йомгак ясалды. Шул уңайдан линейкалар гөрләп утте.
-
Үзәк чыршы ачу тантанасы 24.12.2021

Чыршы, чыршы без сине,
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матурырак
Бизәлгәнсең бу юлы.
8-11сыйныф укучылары бүген "Казан- гаилә үзәге" каршында урнашкан чыршы ачылышына бардылар. -
23.12.2021

Бүген 4В сыйныф укучылары әйләнә-тирә донья дәресендә үзләренең "Күңелгә якын җирем" дип исемләнгән темага карата проект эшләрен якладылар. Балалар һәр ясалмага бик күп тырышлык һәм вакыт түккән, ләкин, нәтиҗәсе бу хезмәтне аклый. Афәрин укучылар!!!!!!!!
-
ЮХИДИ инспекторы белән очрашу 20.12.2021

Бүген гимназиядә ЮХИДИ инспекторы белән очрашу оештырылды.
ЮХИДИ инспекторы Ямалов Марсель Зиф улы юл йөрү куркынычсызлыгына, урамда дөрес хәрәкәтләнүгә игътибар итәргә икәнен аңлатты, әңгәмә барышында балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. -
Ел укытучысы -2022, район күләм конкурс 20.12.2021

Укытучы һөнәре гомер-гомергә мактаулы һәм шул ук вакытта авыр хезмәтләрдән санала. Үзеңнең тәҗрибәңне әле мөстәкыйль тормышка аяк басып кына килүче балаларга тапшыра белү – ул талант. Шул талантыңны башкалар алдында ачып бирү һәр укытучының да көченнән килмәскә дә мөмкин. Укытучыларныӊ һөнәри осталык бәйгеләре елдан-ел күбрәк укытучыларны үзенә тарта. «Ел укытучысы – 2022» бәйгесе кысаларында гимназиябез укытучылары Сабирова Гөлчәчәк Мансур кызы, Мөбәрәкова Флюза Рузаль кызы укытучылар белән осталык дәресләрендә эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, гимназиябездә укучылар өчен дәрестән тыш чара күрсәттеләр. Шулай ук бәйгедә катнашучылар укытучы һөнәренә багышланган эссе яздылар, «Самопрезентация» дигән конкурста үзләренеӊ эш алымнары, нәтиҗәләре турында сөйләделәр.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә, үзенчәлекле, мавыктыргыч дәрес әзерләгән, үзенә генә хас педагогик алымнарын башкаларга кызыклы итеп күрсәтеп-аңлатып бирә алган һәр укытучы җиңүче булып танылды. Зур конкурсны югары дәрәҗәдә оештырырга булышкан мәктәп җитәкчесенә һәм коллективына, катнашкан укытучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез. -
"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" 17.12.2021

17нче декабрь көнне Дуслык йортында "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" тәмамлануга багышланган тантаналы чара узды. Концертта безнең гимназия укучысы Гафарова Мәликә дә катнашы.
-
16.12.2021

Жиһанга ап-ак карлы, сихри кыш килде. Яна елга да санаулы көннәр калып бара. Күңел могҗиза көтә. Шушы көннән башлап гимназиябездә "Әкияти кыш" дип исемләнгән бәйгебез башланып китте. Укучыларга өйгә эш итеп, кул астында булган материаллардан яңа ел поделкалары әзерләп килергә бирелгән иде. Нәтиҗәләре киләсе атна башында билгеле булачак.
Барыгызга да уңышлар укучылар! -
Яшь экологлар-табигать сакчылары 13.12.2021

"Яшь экологлар-табигать сакчылары" дип исемләнгән Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән "Юлбарыс һәм аның семьялыгы" дигән темага карата 2б сыйныфында дәрес үткәрелде. Дәрестә актив катнашканнары өчен укучылар сертификатлар белән дә бүләкләнделәр.
-
12 декабрь Россия Федерациясе Конституциясе көне 13.12.2021

1993 елның 12 декабрендә бөтен халык сайлауларында Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителә һәм шул ук елның 25 декабрендә ул үз көченә керә.
Шушы уңайдан 9А сыйныфы укучылары дәрестән тыш чара уздырдылар. -
"Ватан геройлары" 13.12.2021

2А һәм 2Б сыйныф укучылары "Ватан геройлары” көненә багышланган сыйныф сәгатендә бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, Советлар Союзы геройлары, Бөек Ватан сугышында катнашкан балалар-геройлары турында белделәр.
Укучыларда Ватанның тарихи үткәнен хөрмәт итү, батырлык эшләгән кешеләргә хөрмәт, горурлык хисе тәрбияләнде.
9 декабря в России отмечают День Героев Отечества. Эта памятная дата была установлена Государственной Думой Российской Федерации 26 января 2007 года. Статус высшей военной награды Российской Федерации был возвращен ордену Святого Георгия в 2000 году. День героев Отечества включен в закон "О днях воинской славы и памятных датах России".
День 9 декабря был выбран не случайно. До 1917 года он был посвящен чествованию заслуг георгиевских кавалеров. В настоящее время страна чествует Героев Советского Союза, кавалеров ордена Святого Георгия и ордена Славы, Героев Социалистического труда, Героев Российской Федерации.










