Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Габдулла тукай тууына 135 ел 19.04.2021

Гимназиябездә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 еллыгына багышланган шигьри, әдәби бәйге булып узды. Соңыннан, гимназиябез директоры Садыков Равил Хасанович җиңүчеләребезне грамота белән бүләкләде.
-
Тоталь диктант 2021 10.04.2021

Бүген гимназиябездә Пашкова С. Ф., Шәрәпова Р. М., Галеева Р. З., Елезарова Ю. Н. җитәкчелегендә 10 нчы сыйныф укучылары "Тоталь диктант" яздылар.
-
Изгелек кылыйк 08.04.2021

Елның нәкъ менә шушы фасылында, язын, кошлар гаҗәеп могжиза - оя кора торган урыннарына кайтыр өчен меңнәрчә чакрым араларны узып, Ватаннарын яратуларын күрсәтә. Һәр язда күчмә кошларның тавышлары туган җиргә мәхәббәт җырына әверелә.
2б сыйныф укучысы Шәфигуллин Данис та изгелек эшлим дип, канатлы дусларыбызга нинди күркәм оя ясап килгән.
-
Космик хыяллар 08.04.2021

Бүген гимназиябездә һәрбер сыйныф, "Юрий Гагариннын беренче очыш ясавына 60 ел" булуына дәрестән тыш чара уздырдылар. Укучыларга презентация күрсәтелде.
-
Г. Тукай конкурсы. Нәтиҗәләр. 31.03.2021

8 нче сыйныф укучысы Тимеров Мөһәммәт, Габдулла Тукайның тууына 125 еллыгына багышланган шәһәр конкурсында беренчелекне яулады. Афәрин! Аны шушы җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Линейка 21.03.2021

Менә ниһаять көтеп алынган линейкабыз да 2-3 сәгатҗ эчендә узды да китте. Укучыларны конкурсларда катнашып алынган грамота, дипломнар белән бүләкләделәр. Күрегез әле үзләрен, барысының да йөзләрендә елмаю балкый. Афәрин укучылар!
-
Инспектор белән очрашу 21.03.2021

Каникул алдыннан юл кагыйдәләре буенча инспектор белән очрашу.
-
Афәрин! Афәрин! 21.03.2021

Район күләмендә уздырылган шахмат турнирында 2б сыйныф укучысы Җәләлетдинова Ралинә 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз! Афәрин!
-
"Ел укучысы - 2021 " 18.03.2021

18 нче март көнне ЦВРда район күләмендә "Ел укучысы - 2021" традицион бәйге булып узды. Бәйге иң яхшы укучыларны барлауны, шәкертләрнең буш вакытын файдалы оештыруны максат итеп куйды.
Безнең гимназиядән дә 10 нчы сыйныф укучысы Гыйлметдинов Искәндәр үзен сынап карарга булды. Әлегә нәтиҗәләр билгеле түгел, шулай да аңарга уңышлар теләп калабыз! Хәерле сәгатьтә!
-
Семинар 2021 18.03.2021

17 - 18 нче март көннәрендә гимназиядә директор һәм директор урынбасарлары өчен практик - семинар булып узды. Укытучыларыбыз үзләренең укыту тәҗрибәләрен генә түгел, укучыларыбызның татар телендә саф, матур итеп сөйләшә белүләрен дә күрсәттеләр.










