Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Беренче кар бабай... 27.11.2020

Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын: - дип көлешә, көлешә 1а сыйныф укучылары да үзләренең беренче кар бабайларын ясадылар.
-
Без булдырабыз! 25.11.2020

Соңгы атнада укучылар олимпиадаларда актив катнашып, төрле урыннар яулыйлар. Шуларның берсе 4а сыйныф укучысы Халитов Кәрим, Winkid онлайн - олимпиада да катнашып, рус теле һәм әйләнә - тирә донья фәннәреннән җиңүче булды. Афәрин Кәрим!
-
"Яшь экологлар-табигатьнең яшь сакчылары" 21.11.2020

20.11 е көнне "Экологлар - табигатьнең яшь сакчылары" Бөтенроссия дәресе кысаларында 1Б сыйныфында "Экологик калейдоскоп" темасына дәрес узды. Балалар үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында белемнәрен киңәйттеләр, табигатьтә булган бәйләнешләр һәм әйләнә - тирә мөхитне саклау кирәклеге турында белделәр.
-
Афәрин Таһир! 20.11.2020

4а сыйныфы укучысы Нургалиев Таһир онлайн - олимпиада Winkid та катнашып, математика фәненнән призер, әйләнә-тирә дөнья фәне буенча җиңүче булды. Таһирны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Батыр берне, белемле меңне егар! 18.11.2020

Татар теленнән Республика күләмендә үткәрелгән "Эрудит" олимпиадасында, 3а сыйныф укучысы Хасанова Ләйсән ( укытучысы Насибуллина Г. Р.) "Призер" исеменә лаек булды. Афәрин!
-
Олимпиадалар... 14.11.2020

Шушы көннән шәһәр буенча олимпиадалар башланып китте. Иң беренче булып, укучылар үз көчләрен төрек теленнән сынадылар. Ә без аларга үз чиратында бары тик уңышлар теләп калабыз! Хәерле сәгатьтә!
-
Афәрин! Афәрин! 14.11.2020

Менә бит, 1 нче сыйныф кына димәгез! 1в сыйныф укучысы Шәрәфетдинова Лаяна башлангыч сыйныфлар өчен әзерләнгән "Техника чтения" дип исемләнгән олимпиада да призер булып, диплом белән бүләкләнде! Афәрин! Котлыйбыз! Тагын шулай яңа җиңүләр юлдаш булсын барыгызга да!
-
Без булдырабыз! 11.11.2020

Шушы көннәрдә 2 б сыйныф укучысы Гарифуллин Бәхтияр спорт ярышы "Кискбокс"та көрәшеп 3 нче урынны яулап кайтты. Булганнан бар да була инде! Киләчәктә дә зур үрләр яуларга язсын дигән теләктә калабыз! Афәрин!
-
Юлларда сак булыйк! 11.11.2020

Соңгы берничә елларда республикабызда һәм шәһәребездә автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте бик нык артты. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Күп кенә очракта бу куркыныч һәлакәткә балалар үзләре сәбәпче була. Шуңа күрә, ел саен мәктәпләргә ЮХИДИ хезмәткәрләре рейд үткәрә. Безнең гимназиягә дә алар бүген юл тоттылар. Барлык юл кагыйдәләрен дә укучыларыбызга аңлаттылар. Бу әңгәмәдә укучылар бик теләп катнаштылар.
-
Лагерь белән хушлашу. 07.11.2020

Ял лагерының 5 нче көне дә үтеп бара. Әле кайчан гына башланган иде... Инде соңгы көне. Һәр көнне иртәнге линейкаларга, зарядкаларга күнегеп тә беттек. Бер - беребез белән аралашып, чын дуслар булырга өлгердек. Көн дә ашханәдә бик яхшы итеп тукландык, анда эшләүче хезмәткәрләргә зур рәхмәт... Зур рәхмәт укытучыларга, көн дә төрле уеннар уйнатып, конкурслар оештырып торганнары өчен. Бу ял гомергә истә калырлык булды! - дип җиткерә укучыларыбыз! Без бик шатбыз сезнең өчен укучыларыбыз! Сез безнең горурлыгыбыз!










