Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Афәрин! Афәрин! 07.11.2020

Район күләмендә уздырылган "Татар кызы 2020" бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле! Зәйнуллина Диләрәне 3 нче урын алуы белән тәбрик итәбез! Аңа киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз. Афәрин!!!
-
Эй күңелле балачак! 02.11.2020

Менә ниһаять каникуллар да башланып китте! Бүгеннән гимназиябездә көзге лагерь эшли башлады. Бу мизгелне укучыларыбыз да, укытучыларыбыз да бик дулкынланып көтте. Лагерь ачылышына укучылар торле җырлар, биюләр һәтта төрле кызыклы уеннар да әзерләп килгән иделәр. Үз осталыкларын бик теләп дусларына җиткерделәр. Шуннан соң классларга таралып рәсем бәйгесендә катнаштылар. Укучылар анда да сынатмадылар. Афәрин укучылар! Лагерьның соңгы көненә кадәр шулай уйнап, тәмле ашап, күңелле яллар теләп калабыз сезгә!
-
Хеллоуин 31.10.2020

31 нче октябрь инглиз теле дәресләрендә "Хеллоуин" булып узды. Балалар бу бәйрәмгә төрле костюмнардан килгән иделәр. Үзләренең тел осталыкларын күрсәттеләр. Укучыларыбызга бу чара бик ошады.
-
Уңышларыбыз!!! 29.10.2020

13 нче октябрь көнне, башлангыч сыйныф укучылары арасында узган математика олимпиадасында "Магистр счета" дигән номинациядә 2 нче А сыйныфы укучысы Бадгиева Нәргизә җиңү яулап, диплом белән бүләкләнде. Бу җиңүдә зур өлешен керткән сыйныф җитәкчесе Хөснетдинова Резедә Фатыховнага да зур рәхмәтебезне әйтмичә булдыра алмыйбыз! Аларга бары тик яңадан- яңа җиңүләр яуларга язсын дигән теләктә калабыз! Афәрин!!!
-
Булганнан бар да була! 28.10.2020

1а сыйныф укучылары быел гына укырга керсәләр дә, бик нык активлашып киттеләр. Бу юлы инде алар әйләнә тирә дөнья дәресендә, үзләренең хайваннар дөньясына багышланган проект эшләнмәләрен лэпбук формасында оештырдылар. Бу дәрес барысының да күңеленә хуш килде. Дәрес бик күңелле узды. Афәрин укучылар.
-
Планетарий2020 26.10.2020

20нче октябрь көнне 3в сыйныф укучылары "Планетарий"га барып , үзләренә белемнәр туплап кайттылар. Галәм серләренә төшенеп, йолдызларга хозурланып утыру аларга бик ошады.
-
Игелек кыл да, суга сал! 26.10.2020

26 нчы октябрь көнне 4в сыйныф укучылары "Игелек" темасына үзенең газетасын чыгарды. Яхшылык кылыйк дуслар! Яхшылык җирдә ятмый!
-
проект эшләрне яклау 24.10.2020

1б сыйныф укучылары, беренче проект эшлэрен якладылар! Афэрин укучылар!
Защита проектов по математике " Математика в загадках, пословицах, поговорках" . -
Игътибар! Игътибар! 22.10.2020

Ниһаять гимназия күләмендә үткәрелгән "Көзге муллык" дип исемләнгән бәйгенең нәтиҗәләре билгеле булды! Нәтиҗәләр белән танышып үтик!
"Иң оригиналь кәрзин" номинациясендә: Алимов Сәид(2б), Фазуллин Риналь(2а), Чернов Артем(2а), Белозерова Алинә(4в), Насыров Әскәр(2а), Закиров Салават(2а), Халитова Камилә(3а), Бәдретдинова Хәмидә(2б), Галимҗанова Мәрьям(2б);
"Витаминнарга бай кәрзин" номинациясендә: Абязова Алия(2а);
"Иң зәвыклы кәрзин" номинациясендә: Хәйдәрова Мәдинә(2а), Вәгыйзова Самирә(2а), Хисамиева Нурия(1а), Давлетшина Әминә(3а), Менликиев Рамил(2а), Насыйбуллина Нәсимә(2а);
"Көзге әкият" номинациясендә: Хәйретдинова Әминә(2а), Хафизова Нәргизә(1а), Хөсәенова Алия(4а), Хәкимова Айсылу(1а), Исхаков Булат(1а), Загидуллина Нәзилә(4в), Шагитова Зәринә(2б), Айзатуллова Ләйлә(3б), Прибыльская Азалия(2а), Валькаева Мәликә(1а);
"Иң тәмле кәрзин" номинациясендә: Әхәтов Гөмәр(1в), Сабитова Дилия(2а), Галимянова Мәликә(3а);
"Иң кызыклы кәрзин" номинациясендә: Зарипова Рәзилә(4а), Бадгиева Нәргизә(2а), Насыров Данияр(1б), Гарипова Амира(1б), Низамова Алия(2а), Шәрипов Рушан(1б);
"Иң кызыклы композиция номинациясендә: Фәрхуллин Адель(1б), Алиулов Рамазан(1б), Гафарова Мәликә(1б), Залялутдинова Ралинә(2б);
"Иң купшы букет" номинациясендә: Жданова Диләрә(4б), Хисамова Нәзилә(1в), Курбангалеев Марсель(3в), Валеева Эльзана(2а), Гайсина Самина(4б), Набиуллина Азалия(2а), Галиева Динә(1а), Нурмөхәммәтов Шамил(4в), Хисамиев Ильяс(4б), Әхмәтгәрәева Гүзәл(2а) җиңү яуладылар!
Әфәрин укучыларыбыз! Әшләгән әшләрегез күз явын алырлык бик матур иде. Барыгызга да бик зур рәхмәт!!!
-
Көз - бөек рәссам. 22.10.2020

21 нче октябрь көнне 1а сыйныф укучылары "Көз- бөек рәссам" дип исемләнгән дәрестән тыш чара уздырдылар. Укучылар шул темага рәсем ясадылар, көз турында шигырләр укылды, табышмаклар әйтелде. Барысы да бик актив катнаштылар. Афәрин укучылар!










