Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 142 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Бәйрәм белән, хөрмәтле ветераннарыбыз! 10.05.2016

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары! Сезнең барыгызны да бөек тантана,зур шатлык- Бөек Җиңүнең 71 еллык бәйрәме белән котлыйбыз!Илебез күгенең 71ел буена аяз булуы белән без сезгә бурычлы. Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын барыбызга да! Ватаныбыз, милләтебез өчен кылган батырлыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын !Күкләребез аяз, дөньяларыбыз имин булса иде! Бәйрәм белән сезне!
-
Җиңү бәйрәме 09.05.2016

Күңелләрдә яз аеның,
Бар шатлыгы,бар яме.
Күк йөзендә-күгәрченнәр,
Илдә- Җиңү бәйрәме.
“Җиңү бәйрәме”нә багышланган бәйрәм шундый шигъри юллар белән башланып китте.Бәйрәм Котлы Бүкәш мәдәният йорты каршында узды. Укучыларның җыр-биюләрен ,чыгышларын ветераннар да, авыл халкы да бик ошаттылар.Бәйрәм ахырында билгесез солдат һәйкәленә барлык оешма вәкилләре, мәктәп укучылары веноклар салдылар.
-
"Үлемсез полк" акциясе 07.05.2016

Бәйрәм көнне Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап, Халыкара "Үлемсез полк" акциясе үткәрдек. Акция сугыш ветераннарын хөрмәтләү, алар үткән данлы юлларны искә төшерү максатыннан үткәрелде. Укучылар укытучылар белән берлектә "Үлемсез полк" составында парадта алгы сафларда барачак ветераннарның фотопортретларын әзерләделәр. Дан Сезгә, хөрмәтле ветераннар!Безнең арада булмасагыз да, без Сезне хәтерлибез.
-
Первенство района по легкоатлетическому кроссу 06.05.2016

На базе Кутлу-Букашской СОШ 4 мая было проведен первенство района по легкоатлетическому кроссу среди учащихся общеобразовательных школ 1998 г.р. и моложе, посвященного памяти чемпиона Республики по бегу Гилемханову М.З. в рамках Всероссийского физкультурно – спортивного комплекса «Готов к Труду и Обороне»
-
Җиңү волонтерлары 29.04.2016

29 нчы май көнне районның “Яшьлек» стадионында “Җиңү волонтерлары” дип исемләнгән акция узды. Бу акциядә мәктәбебезнең “Робинзон” исемендәге волонтерлар төркеме катнашты.
-
Мы Поддерживаем Российское движение школьников! 29.04.2016

В школе прошла акция в поддержку создания Российского движения школьников «Дерево Дружбы». Учащиеся, члены детской общественной организации школы «Капелька, Ручеек, Водопад, во главе со своими учителями, педагогами посадили дерево. Фотографии с хештегом РДШ РТ загрузили на сайты своих организаций.
-
Бакчада эшләү 28.04.2016

Бүген, мәктәбебез белән мәктәп бакчасында эшләдек.
-
Чернобль фаҗигасен искә алу 27.04.2016

Бүген мәктәбебездә Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәтнең 30 еллыгына багышланган сыйныф сәгате булды.Сыйныф сәгатен физика укытучысы Сәләхиева Рузия Нуретдиновна алып барды. Ул Чернобыль трагедиясе нәтиҗәсен бетерүдә геройларча үз бурычын үтәгән Тәберде Чаллысы егете Гыйззәтуллин Илфат Иляс улы турында да сөйләп үтте..Шушы фаҗигане киметүдә Илфат абый зур көч куя һәм батырлыгы өчен орден һәм медаль белән бүләкләнә. “Бүген без бу һәлакәтнең үзәгендә кайнаган кешеләр турында искә алабыз. Алар миллионлаган кеше тормышын саклап калды. Чернобыль геройлары үзләре турында уйламыйча һәлакәт нәтиҗәләренә каршы көрәште. Бу вакыйгаларда катнашучыларга рәхмәт белдерәбез. Бу кешеләрне искә алу һәм бу фаҗигане кабатламаска омтылу – безнең бурыч”, - диде ул.
-
Тукай безнең күңелләрдә 26.04.2016

Апрель ае мәктәбебездә Тукай ае буларак игълан ителгән иде. Тукай шигырьләренә иллюстрацияләр ясау, шигырь укучылар бәйгесе, Тукайга багышланган бюллетеньнәр, шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган викторина, музейларына читтән торып экскурсия, әкиятләрен сәхнәләштерү кебек чаралар үтте.
Шагыйрьнең туган көнендә, 26 нчы апрель көнне, ” Тукай безнең күңелләрдә” исеме астында әдәби- музыкаль кичә үтте. Кичәдә 5-10 сыйныф укучылары актив катнашты. 7-а сыйныфы укучылары Гыйльмиева Айгөл, Шаһиәхмәтова Зиләләр кичәне үзенчәлекле итеп алып бардылар. Бәйрәмдә Г.Тукай турында истәлекләр, шигырьләр сөйләнде, әкиятләре сәхнәләштерелде. Бәйрәм эчтәлекле булды һәм күңелләрдә җылы хисләр калдырды.
-
Ветераннарның хәлен белдек. 26.04.2016

Мәктәбебез укучылары белән ТәбердеЧаллысы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Ханов Гәзиз һәм Вафин Шәрип абыйларга бардык. Социаль хезмәткәрләре белән берлектә капка төпләрен себердек, хәлләрен белдек. Ветераннарыбыз хәл белгән өчен үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.












