Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 142 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
31.05.2022

Бүген,мәктәбебез директоры укучылар өчен линейка җыйды.Укучыларны тагын бер кат куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Уку елы дәверендә конкурсларда катнашкан укучыларга грамоталар тапшырылды..Җәйге каникулларны хәвеф-хәтәрсез ял итеп , исән-имин уздырырга язсын.
Сегодня директор школы собрал учащихся на линейку.Еще раз ознакомил учащихся с правилами безопасности. Учащиеся, участвовавшие в конкурсах в течение учебного года, были награждены грамотами.Пусть летние каникулы вы проведете в безопасности и здравии
-
30.05.2022

Бүген балалар белән табигатькә экскурсиягә чыктык. Соңыннан бик күңелле генә “Йолдызлар яңгыры” дип исемләнгән музыкаль тапшыру булды.Дискәтүккә дә вакыт калды.
Сегодня мы с детьми отправились на экскурсию на природу. Потом была очень веселая музыкальная передача “звездный дождь”. Осталось время и на дискотеку
-
Спорт көне 29.05.2022

Балалар бу көнне бик зарыгып көтте. Кем генә яратмый икән ул спорт ярышларын. Гадәттәгечә иртәнге линейкадан, аштан, зарядкадан соң спорт мәйданына чыктык. Балаларны ике төркемә бүлде.Күпсанлы балалар соравы буенча спорт бәйрәме уздырырга булдык.Спорт мәйданы сабантуйны хәтерләтте.Балаларның тавышлары бөтен авылларны яңгыратты.Балалар спорт көнен лагерь барышында тагын уздыруларын сорадылар.
В этот день дети с нетерпением ждали. Кто только не любит эти спортивные соревнования. Традиционно после утренней линейки, обеда, зарядки вышли на спортивную площадку. Детей разделили на две группы. Проводились веселые эстафеты.Спортивная площадка напоминала Сабантуй.Детские голоса зазвучали по всей деревне.Ребята попросили провести День спорта в лагере еще раз.
-
Мәшләк мәктәбе музеена сәяхәт 28.05.2022

Бүген, лагерыбыз укучылары белән Мәшләк мәктәбенең музеена экскурсия ясадык. Музей җитәкчесе Вафина Валентина Ивановна андагы экспонатлар, музей тарихы белән таныштырды.
Сегодня, с учащимися нашего лагеря, мы совершили экскурсию в музей Машлякской школы. Руководитель музея Вафина Валентина Ивановна ознакомила посетителей с экспонатами, историей музея.
-
Спорт көне 27.05.2022

Бу көнне балалар зарыгып көтте. Кем генә яратмый икән ул спорт ярышларын. Гадәттәгечә иртәнге линейкадан, аштан, зарядкадан спорт залында күңелле эстафеталар уздырылды.Спорт мәйданы сабантуйны хәтерләтте. Уйнап арыганнан соң саф һавага чыктык
-
Исәнме, Каенкай! 25.05.2022

Бүген мәктәбебездә “Каенкай” ял лагере ачылды. Әйдаманнар куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырдылар. Балалар белән отрядларга бүлендек, исем, девиз, җыр, кричалка сайланды. Исән - сау гына ял итәргә язсын.Ялларыбыз күңелле һәм файдалы узсын!
Сегодня в нашей школе открылся лагерь отдыха “Березка”. Вожатые ознакомили с правилами безопасности. Ребятами делились на отряды, выбирали название, девиз, песню, кричалку. Пусть наш отдых будет приятным и полезным!
-
“Соңгы кыңгырау” бәйрәме 24.05.2022

Бүген барыбыз өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе.Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.Егерме дүртенче май көнне мәктәбебездә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булды. Тантаналы чарада район башлыгы Илдар Таҗетдинов, район суды рәисе Евгений Рябин, мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садыйков, Татарстан республикасы мәгариф министрлыгы вәкиле Айсылу Зыятдинова, Котлы Бөкәш авыл җирлеге башлыгы Рәшит Нәҗипов һәм район кулланучылар җәмгыяте рәисе Раил Бариев катнашты. Район башлыгы чыгарылыш сыйныф укучыларын соңгы кыңгырау көне белән котлады. "Алда сезне чыгарылыш имтиханнары һәм олы тормышыгызга керү сынаулары көтә. Сезгә уңышлар телим. Хыялларыгызга ирешегез. Чигенмәгез, көрәшегез», - диде ул үзенең мөрәҗәгатендә.
Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең беренче укытучылары Рәфидә Фәтхетдинова, Миләүшә Әхмәтханова, Резидә Хәмидуллинага рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. "Сез безне укырга өйрәттегез, безгә чын кешеләр булырга этәргеч бирдегез. Сез балачагыбызны матур гына түгел, эчтәлекле, файдалы да итә алдыгыз. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә, кечкенәләрне якларга, кешеләр белән аралашырга өйрәттегез. Без сезгә бик рәхмәтле!”.
Бәйрәм чарасы күңел күтәренкелеге белән тулы иде, Чыгарылыш сыйныф укучылары дулкынландыргыч җыр башкардылар һәм традицион рәвештә вальс һәм күңелле флешмоб биеделәр. Сыйныф җитәкчеләренә, ата-аналарга һәм мәктәпкә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. «2011 елның 1 сентябрендә ак бантиклы, ак алъяпкыч кигән нәни кызлар, кара чалбар һәм ак күлмәкле шук малайларның тәүге тапкыр мәктәпкә укырга килгәнен хәтерлим. Укучылар өчен дә, безнең өчен дә вакыт сизелмичә үтеп китте. Бүген сез олы тормыш бусагасында басып торасыз. Ышанычны аклагыз, максатларыгызга җитегез",- дип сәламләде укучыларны мәктәп директоры Нәкыйф Юнысович.
-
13.05.2022

Глава района, Ильдар Тазутдинов торжественно вручил ноутбуки директорам школ. «Современный учитель – это учитель шагающий в ногу со временем. Качественное школьное цифровое образование — это путь к успеху во взрослой жизни», - сказал Ильдар Тазутдинов. Руководитель офиса продаж «Рыбно-Слободский #1 » Ак Барс Банка Шамсевалиева Венера: «Для Ак Барс Банка благотворительность и спонсорская поддержка разных сфер экономики — это часть политики социальной ответственности. Под особым пристальным вниманием банка находится сфера образования»
Программа по обновлению ноутбуков в школах республики реализуется благодаря инициативе Президента Татарстана Рустама Минниханова и поддержке Ак Барс банка и направлена на цифровизацию сферы образования.
Этот проект банк осуществляет при поддержке Министерства цифрового развития государственного управления, информационных технологий и связи РТ, и тд... -
Георгий тасмасы 09.05.2022

8 май көнне мәктәбебез укучылары «Георгий тасмасы" Бөтенроссия акциясен үткәрүгә кушылды. "Георгий тасмасы» чыннан да, Җиңүнең төп символларының берсе. Бу тасмаларга карап, һәркем үз Героеын искә ала, чөнки Россиядә сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Җиңүчеләр турында тарихи истәлекләрне саклап калу безнең изге бурычыбыз .
-
09.05.2022

9 май көнне мәктәбебез коллективы районда уздырылган” Җиңү бәйрәмен” дә катнашты.












