Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 142 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
01.12.2020

1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Шушы уңайдан сыйныфларда сыйныф сәгатьләре уздырылды.
1 декабря-Всемирный день борьбы со СПИДом. По этому случаю в классах проводились классные часы.
-
01.12.2020

«Спидка каршы көрәш» -дигән тема астында мәктәп күләмендә акция оештырдык. Акциядә “Лидерлык нигезләре” һәм “SMS -балалар”түгәрәгенә йөрүче укучылар катнашты. Алар укучыларга һәм укытучыларга кызыл төстәге ленталар тактылар. Нәрсә ул СПИД ? СПИДтан котылу чарасы бармы?дигән сораулар биреп,аларга җаваплар да яздырдылар.Акция активистлары шундый гади юл белән дә бер-берсенә сәламәтлектән дә мөһимрәк бернәрсә була алмавын тагын бер кат исбатлап күрсәтә алды. Яшьлек – ул зур мөмкинлекләр чоры гына түгел, ә һәр кылган гамәлеңә җавап бирә торган вакыт та әле ул.
-
Кадерле әниләр! 28.11.2020

Сезне “Әниләр бәйрәме” белән тәбрик итәбез. Сез – безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар. Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - Әниләр!
Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк!Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!
Поздравляем вас с “Праздником матери”. Вы-наш покровитель, хранитель, вечное солнце, освещающее наш путь. Там, где вы находитесь, есть еда, есть тепло. Единственные самые дорогие, самые уважаемые, самые близкие люди - мамы! Пусть ваши дети всегда услышат только хорошие слова! Ведь мы знаем, что для матерей больше нет счастья! С праздником Вас!
-
Эколята 20.11.2020

Экология дөньякүләм әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Чөнки сулаган һавабыз, эчәр суыбыз пычрак, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. Табигать, бөтен тереклек зур куркыныч астында. Куе кара урманнар, яшел болыннар,тирән сулы елгалар кая китте? Бу сораулар һәркемне уйландыра. Менә шуның өчен бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешбез.Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында. Бүген география, биология һәм башлангыч сыйныф укытучылары ярдәмендә «Экологлар – яшь табигать сакчылары» -дигән темага дәресләр үткәрделәр. Дәрестә балалар үсемлекләр, хайваннар, кошлар турында искә төшерделәр. Укучылар бик кызыксынып видеороликлар карадылар. Сорауларга да актив җавап бирделәр.
Экология является одним из важнейших вопросов мирового значения. На сегодняшний день одной из самых больших проблем является охрана природы, экологическое воспитание детей. Ведь наш дышащий воздух, наша питьевая вода грязная, выращенные фрукты стали вызывать различные заболевания. Природа и все живое находятся под большой угрозой. Куда ушли густые темные леса, зеленые луга,глубоководные реки? Эти вопросы волнуют всех. Вот почему мы должны направить все наши усилия на сохранение природы, улучшение экологической ситуации.Будущее, целостность природы в руках человека. Сегодня при поддержке учителей географии, биологии и начальных классов провели занятия на тему «экологи – юные защитники природы». На уроке дети вспомнили о растениях, животных, птицах. Учащиеся с интересом посмотрели видеоролики. Активно ответили и на вопросы.
-
Якташ композиторыбыз Фәтхерахман Әхмәдиевның туган көне 17.11.2020

15 нче ноябрь көнне якташ композиторыбыз Фәтхерахман Әхмәдиевның туган көне. Шушы уңайдан аның истәлегенә багышланган сыйныф сәгате уздырылды. Тәнәфес вакытларында “Кояш гомере”, “Солдатлар”, “Ромашкалар”, “Җилләр исәләр” ,“Чистай вальсы”, “Яшисе килә” кебек җырлары яңгырап торды .Фәтхерахман Әхмәдиевнең җырларын, көйләрен үз заманында бөтен татар халкы яратып җырлаган, яратып тыңлаган һәм хәзер дә яратып җырлыйлар, тыңлыйлар.
-
Фәтхерахман Әхмәдиевка – 90 яшь. 16.11.2020

Ноябрь аенда якташыбыз, композитор Фәтхерахман Әхмәдиевның 90 яшьлек юбилее.Шушы уңайдан 16 нчы ноябрь көнне 2а,2б сыйныф укучылары белән аның истәлегенә багышланган сыйныф сәгате узды. Фәтхерахман Әхмәдиевның тормыш юлын, иҗатын үз эченә алган презентация белән таныштык.
-
Закрытие лагеря 06.11.2020

Бу көннең иң якты тәэсирләре - биюләр, биюләр, биюләр! Йомгаклау чарасы булып уеннар булды. Балалар яңа кызыклы уеннар уйлап таптылар һәм оештырдылар. Кайбер уеннарның шартлары һәм кагыйдәләре үзгәртелде. Күңелле һәм кызыклы килеп чыкты.
Самое яркое впечатление этого дня- танцы, танцы, танцы!
Заключительным мероприятием этого дня были игры. Дети придумывали и организовывали новые интересные игры. Переделывали условия и правила уже известных детских игр. Получилось весело и интересно. -
Татарча көрәш 06.11.2020

Бүген, лагерьда йөрүче балалар( тренерлары Гайфуллин И.Г җитәкчелегендә)
белән татарча көрәш бәйгесе. Бәйге, Котлы Бүкәш мәктәбендә укып чыккан авылдашыбыз Әкъмәлетдинов Илгиз истәлегенә багышланган иде. Биредә Котлы Бүкәш, Шомбыт командалары көч сынашты. Бәйгенең иганәчеләре,сыйныфташлары:Юнысов Р.Г, Сибгатуллин А.Ә
25 кг
1 урын-Гыйниятов Фәндәс (Шомбыт)
2 урын-Казаков Илназ (Котлы Бүкәш)
32 кг
1 урын –Бариев Ислам (Балык Бистәсе)
2 урын- Даминов Марсель(Котлы Бүкәш
40 кг
1урын- Зыятдинов Фаил(Котлы Бүкәш)
2урын-Гайфуллин Ислам (Котлы Бүкәш)
3урын-Шәрифуллин Гәдел(Шомбыт)
45 кг
1 урын-Гылметдинов Алмаз (Котлы Бүкәш)
2 урын-Гайфуллин Әмир(Котлы Бүкәш)
50 кг
1урын-Гыйниятов Фирзәр(Шомбыт)
2 урын- Шәрәфиев Илсаф(Котлы Бүкәш)
60 кг
1 урын-Хәсәнов Инсаф
2 урын-Шәйхетдинов Илһам.
Алга таба да егетләргә уңышлар телибез!
-
Лагерьда футбол көне 05.11.2020

Футбол уйнарга кайсы гына бала яратмый икән. Аның белән кызыксынмаучылар юктыр, мөгаен. Бүген лагерьда да футбол көне иде. Балаларның тренерлары Каюмов Б.Ә уеннарны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрә.
Какой бы ребенок не любил играть в Футбол. Наверное, нет тех, кто не интересуется ею. Сегодня в лагере тоже был день футбола.Тренер Каюмова Б.А. проводит игры интересно и увлекательно.
- Проверка пришкольных оздоровительных лагерей. 05.11.2020












